Көрәш Сарае янмаган (ФОТО, ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда бүген «Ак Барс» Көрәш Сарае янамы икән әллә?» дигән борчулы сорау туды. Әлеге хәлгә менә шушы фото «гаепле» булды.

«Ул-бу булмадымы?» дип, без «Ак Барс» Көрәш Сарае базасында формалашкан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек. «Берни ишетмәдем, берәр нәрсә булса, кабинетта утырмаган булыр идем инде», дип елмаеп җавап бирде Азат. Мөгаен, Казансу буендагы камышлар янгандыр, дип уйлап куйдык.

Дөрес, үзенең әллә ни елмаерлык хәле юк икән. Ранис белән көрәшкәндә аягын авырттырганы күренеп торды. Иң соңыннан табибларга да мөрәҗәгать итте. «Связки», дип аңлатты Азат. Сүз уңаеннан, Ранис белән Азатның көрәшен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Дворец

Комментарий язарга