“You are our friend”: дөнья чемпионаты берләштерә

“Россиялеләр безгә карата бик дустанә мөнәсәбәттә”: чит ил җанатарлары шул гыйбарәләре белән бик тиз арада негатив стереотипларны юк итеп ташлыйлар. Дөньяда барган сәясәт, илләр арасындагы четрекле ситуацияләр футбол буенча дөнья чемпионатына берничек тә йогынты ясый алмавына күңел сөенеп туя алмый.

Чемпионатның Латин Америкасы йолдызы Наталия Орейро башкаруындагы рәсми булмаган гимнында җырланылганча, бүген һәркем бердәм, футболга мәхәббәт белән бәйләнгән.

Үземә «Казан-Арена» футбол стадионында волонтерлык иткән вакытта (әлегә нибары ике генә матч узуга карамастан) шактый күп сандагы чит ил җанатарлары белән танышырга, аларга ярдәм итәргә, аралашырга, дуслашырга мөмкинлек туды. Киемнәре, гадәтләре, телләре, тән төсләре төрле булса да, аларның һәммәсе шулкадәр ягымлы, аралашучан, көләч йөзле тоелалар. Казанда узган беренче Франция һәм Австралия җыелма командалары арасындагы уенга килгәндә, башымда бер уй иде: инглиз телендә артык катлаулы сорау бирә башласалар — “беттем”, ярдәмгә кемне чакыра алуларыма кадәр планлаштырып куйдым. Чит телне гамәлдә кулланырга, үзләштерергә теләү — бер нәрсә, ә бит монда мин тиз арада чит ил кунакларына ярдәм итәргә тиеш. Ләкин беренче җанатарлар — французлар белән әңгәмә кора башлауга ук барлык курку шунда югалды да. Романтика эзләп юкка гына Парижга бармыйлар икән: бу ил җанатарлары сүз башлар алдыннан һәрвакыт берәр комплимент ясап кына торалар. Футбол башланганчы, вакыт табып, шоколад та китереп бирәләр, фотога да бик теләп төшәләр — минем өчен футбол бәйрәме шулай башланды. Өстәвенә, нибары өч сүздән торган француз сүзлек запасымны яңа танышларым тагын ике фразага баеттылар, алмашка миннән дә рус телендәге гыйбарәләрне өйрәтүемне сорадылар. “Кызып киткәч”, татарча “сәлам”ен дә әйтергә өйрәттем әле!

Французлардан сан ягыннан артыграк булган австралиялеләр исә чын җанатарлар бәйрәме оештырдылар. Стадионның ачык сары төс белән капланган өлеше уен буена шаулап-гөрләп торды. Австралия җыелма командасының җиңелүенә карамастан, бу илдән килгән кунаклар күтәренке кәеф белән йөрделәр, волонтерларга үз илләренең символы — көнгерә формасындагы шарлар бүләк иттеләр. Нәкъ менә алардан беренче булып “Без Россияне яратабыз!” фразаларын ишеттек. Австралиялеләрне Казан-Арена янында гына түгел, шәһәрнең кайсы урынында гына очратсаң да, һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәтәләр.

Иран иленнән килгән кунаклар үзләренең җыелма командалары өчен ни рәвешле җан атулары белән игътибарны җәлеп иттеләр. Футбол карарга килгән унбер меңнән артык Иран кешесе шулкадәр бердәм эш иттеләр. Зур-зур барабаннар, көчле тавышлы быргылар, келәмнән дә зуррак флаглар, фарсы телендәге җырлар — боларның һәммәсен стадион янында иртәнге сәгать тугыздан ук күрергә-ишетергә мөмкин иде. Шунысына игътибар иттем: һәр (!) Иран җанатары милли киемнән яки илләренең символикасы төшкән футболкалар кигән иде.

Испания кунаклары үзләренең күңелле биюләре, җырларына волонтерларны да өйрәттеләр. Нибары өч меңгә якын җанатар булуына карамастан, стадионда испаннарның барлыгын сизмәү мөмкин түгел иде. Бер төркем хәтта — футболистлар, ә икенчесе хөкемдарлар булып киенеп тә килгәннәр. Шундый җанатарлар белән матч тәмамланганнан соң туп тибеп уйнамау гөнаһ булыр иде, мөгаен. Шуңа күрә стадиондагы футбол берничә минуттан испан музыклары астында җанатарлар белән волонтерлар арасында урамда дәвам итте.

Дөнья чемпионаты берләштерә. Ике матч булган вакытта гына да ничәмә-ничә чит ил кунагыннан ишетелде: “You are our friend” (“Сез — безнең дустыбыз”). Безне бер мәхәббәт берләштерә: футбол белән сулыйбыз, футбол белән яшибез!

Комментарий язарга