Футболга килегез! Бушка керегез!

7 май көнне “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” — “Уфа” матчына билетлар бушлай таратылачак. Бу хакта “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Матч Казанда узачак футбол буенча Дөнья Чемпионатына әзерлек буларак тест режимында уздырыла.

“Без шәһәрне һәм стадионны Дөнья Чемпионатына әзерлибез. Казанга шәп командалар киләчәк. Һәр уенда аншлаг көтелә, чит ил җанатарлары күп булачак”, — диде Владимир Леонов.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры 7 май көнне стадионга килгән җанатарлар стадионның 55% ны тутырырга тиеш дип саный.

“Безгә стадионның тулы булуы мөһим, шуңа “Рубин” командасы белән уенның бушлай булуын сөйләштек. Теләгән һәр кеше дә матчка эләгә ала. Моның өчен уен көнне 10:00 сәгатьтән башлап кассалардан билет алырга кирәк булачак”, — диде ул.

7 май көнне “Казан-Арена” стадионына эләгү өчен җанатар билетлы булырга тиеш. Искәртеп узабыз, тест матчына эләгү өчен җанатар паспорты кирәк түгел.

4

Алмаз Шиһабетдинов, Татар-информ

Комментарий язарга