Футболлы балачак

Ниһаять, ул безгә дә килеп җитә. Зарыгып көтелгән яз турында түгел сүзем. Әйе, футбол буенча дөнья чемпионаты безнең илдә тарихта беренче тапкыр уза. Миллионнарның яраткан спорт төре булса да, һәрбер диярлек ир заты малай чагында, егет вакытында туп типсә дә, безнең ил җыелма командасының Европа чемпионатларында да, дөнья чемпионатларында да зурдан кубып куандыра алганы юк әле. Бу юлы да өметләр алай искитәрлек түгел.

Әмма без футбол бәйрәменең үзебездә узуына, планетар масштабтагы йолдызларны үз күзләребез белән күрә алуыбызга шатланырга тиештер. Әзерлек һәм үткәрүгә чыгымнарны онытып булса да.

…Футбол белән үземне белә башлаганнан бирле кызыксынам. Иң беренче яшел чирәмдә туп тибеп йөргән вакытлар мәктәпкә кергәнче үк булды. Урам уртасындагы зур мәйданда олылар җыелган. Без – бала-чага да шулар арасында чуалабыз. Әле дә күз алдымда: озын гәүдәле (малай-шалайга бар абыйлар да шулай күренә, әлбәттә) Рәис абый туп белән миңа каршы килә. Аяк астына кереп, тапталсам тапталдым, әмма тупны читкә тибәргә өлгердем.

Әле шул футбол өебезнең янып китүенә дә сәбәпче була язды. Үземнән дүрт яшькә кечерәк Рөстәм энекәшне карыйм. Әйе, минем дә урамга чыгып туп тибәсем килә. Нәрсәдер эшләттем дә, футболга чыгып киттем. Ә энекәш… кулына шырпы алган. Көзге каршында савытта матур букет булып торган коп-коры камышларга ут терткән. Ярый әле әни кайтып кергән. Миңа исә, футболдан арып-талып кайткач, кычыткан ачысын татырга туры килде. Шул вакыйга истәлеге булып көзгенең бер читендәге каралган өлеше калды…

90нчы елдагы дөнья чемпионатын тонык кына хәтерлим. Легендар Диего Марадона өчен, ягъни Аргентина җыелма командасы өчен җанатканымны беләм. Ләкин финалда алар ФРГ командасына 0:1 исәбе белән оттырдылар. Чемпионаттан соң өйгә килгән “Футбол” журналының урта битләрдәге постер (Кубокны Руди Феллер күтәргән иде) бүлмәдәге стенада шактый эленеп торды әле. Шул елның истәлеге булып Россия җыелмасы (ул вакытта БДБ дип аталды бугай) уенчысы Олег Саленконың Камерун капкасына керткән биш тубы калды. Ошбу рекордны әлегәчә беркемнең дә кабатлаганы юк.

Ә менә 1994, 1998 еллардагы дөнья чемпионатларында без үзебез дә уйнаган кебек тәэсир калды. Чөнки… Ничектер футбол җене ул елны бөтен авылга кагылды кебек. Әллә безнең буын шундый идеме, белмим, әмма яз җитеп, әрәмәлектә кар эрүгә бер төркем малайлар белән көрәкләр тотып төштек тә, “стадион” ясап куйдык. Әйе, көрәкләр белән футбол кырының читләрен кырып чыктык. Шуннан берничә чакрым ераклыктагы Чәчәби агачлыгына барып, юкә агачлары күтәреп кайттык. Шуларны чистартып, киптереп, нәкъ зур футболдагы размерда капкалар ясадык. Болары беткәч, мәйдан тирәсенә берничә эскәмия дә урнаштырдык әле.

Шуннан башланды. Дөнья футболы йолдызлары дөнья чемпионатына әзерлек алып барганда, без инде форма җыеп өлгергән идек. Үзара да уйнаштык, ГАЗ-53гә төялеп, күрше авыл командаларын да тар-мар итеп кайттык, хәтта моңарчы футболда беренчелекне бирмәгән чуваш авылы егетләренә дә лаеклы каршылык күрсәтә алдык. Тиздән дөнья чемпионаты да башланды. Авыл егетенә телевизор карау сирәк эләгә, шулай да карый идек без ул матчларны. 94тә финалда Бразилия белән Италия уйнады. Берсендә – Ромарио, Бебето, Дунга, Роберто Карлос… Икенчесендә төп йолдызлар – Роберто Баджо, Франко Барези… Күпләр Ромарио белән Бебето “кальчо”ны тар-мар итеп ташлар дисә дә, төп вакыт уртак нәтиҗәгә тәмамланды. Ә пенальтилар сериясендә исә нәкъ менә Баджо белән Барези үз мөмкинлекләреннән файдалана алмады, Ромариолы Бразилия дөнья чемпионы булып калды.

98дә йолдызлар командасы булып Франция җыелмасы торды. Дүрт елдан соң без дә инде бераз олыгайган, акыл керә башлаган. Күрше авылларга йөреп тормадык, җәйге каникулларда гына институт-университетлардан җыелып (һәм үзебезнең алмашка сокланып – дүрт ел эчендә үсеп тә җиткәннәр бит), әрәмәгә төшә башладык. Клубка чыгар алдыннан. Ләкин дөнья чемпионатына барыбер форманы җыярга өлгердек. Телдә бер үк исемнәр: Бартез, Джоркаефф, Папен, Зидан, Дюгарри, Десайи, Анри, Трезеге… Әйтерсең, безнең авылда туып, безнең белән бергә чөгендер үстергәннәр дә, безнең белән иген урганнар! Финалда алар шул ук Бразилияне бирелдерде. Исәп – 3:0. Әлеге уенда Зәйнетдин Зидан ике туп кертә алды.

Тагын дүрт елдан исә безгә акыл тәмам кергән иде бугай инде. Исемнәр, йолдызлар белән шашу булмады. Ләкин әнә шул югарыда аталган исемнәрне барыбер кабатлый идек әле. Хәер, 2002 елда инде укулар беткән, күпләр эшли башлаган иде. Ә яшьләр белән артык мавыгасы (сынатасы?) килмәде. Авылга кайтып, әрәмәгә төшкәләсәк тә, үзебезне капкада гына күрсәтергә тырыша идек. Футбол кыры буйлап йөгереп йөрисе юк бит:)

…Әйе, футбол буенча дөнья чемпионатларында әнә шундый зур исемле йолдызлар уйный. Быел исә алар Россиягә, шул исәптән Казанга да киләчәк. Шулай ук яңа исемнәр, яңа геройлар. Безнең яшьлек йолдызлары исә чакырылган кунак рәвешендә генә килә. Еллар уза, геройлар алмашына, әмма футболга мәхәббәт сүрелми.

Футбол буенча дөнья чемпионаты Русиянең 11 шәһәрендә 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак.

Казанда узачак матчлар:

16 июнь – Франция-Австралия

20 июнь – Иран-Испания

24 июнь – Польша-Колумбия

24 июнь – Көньяк Корея-Германия

30 июнь – 1/8 финалы

6 июль – чирекфинал

02c35db4f65386fb371e91913107f564

Комментарий язарга