Гаҗәеп җәй: сәлам, Америка!

Америка дигәч кешенең башына иң беренче нәрсә килә? Әлбәттә ул – Нью-йорк, Лос Анджелес, Голливуд, Майами һ.б. Һәрберебезнең анда барып, шушы шәһәрләрне, танылган җирләрне күреп кайтасы киләдер. Америкада төшерелгән кинолар буенча без анда ничегрәк яшәгәннәрен, нәрсәләр бар икәнен күз алдына китерә алабыз: юлдагы сары полосалар, бөтен җирдә диярлек яшел чирәм, гади кешеләр, бәйрәмдәге кызыл стаканнар, күңел ача белән торган студентлар.

Менә миңа да Америкада 4 ай үткәрергә мөмкинлек туды. Студентлар өчен «Work and Travel» дигән программа бар, мин шуның буенча бардым. Бу программаның максаты – студентларны АКШдагы тормыш белән таныштыру, анда легаль рәвештә эшләп карарга мөмкинлек бирү.

Хәзер мин сезгә анда бару турындагы этапларны әйтеп китәм:

1) Башта сезгә шул программа белән студентларны җибәрә торган агентлык табырга кирәк. Казанда алар әз димәс идем: ЦМО, StarTravel, GlobalVision, Smart Panda һ.б.

2) Агентлыкка барасыз, инглиз телен белүгә сөйләшү (собеседование) үтәсез  һәм килешү төзеп, программа өчен беренче взносны түлисез.

3) Шуннан сезгә алар эш эзли башлыйлар, сез үзегезгә ошаган эшне сайлыйсыз һәм Америкадагы эш бирүче белән собеседование үтәсез, болар барысы да инглиз телендә. Аннары сиңа алдылармы сине эшкә яки юкмы икәнне әйтәләр, әгәр алмаган булсалар, тагын шулай башка эш табып, яңадан собеседование үтәсез.

4) Ярар, сезгә эш таптылар ди. Аннан соң нәрсә? Эш тапкач сез программаның икенче өлешен түлисез һәм Мәскәүдә уза торган виза интервьюсына әзерләнәсез. Сезгә Мәскәүгә барып, Америка консулы белән кара-каршы сөйләшәсе булачак, ул сезгә сораулар бирә, сез җавап бирәсез. Аларны алдалап булмый, чөнки барысы да психологлар.

5) Виза аласыз һәм Америкага очасыз. Шуннан соң инде сезнең иң рәхәт, күңелле җәегез башлана. Үземнеке ничек узганын мин сезгә хәзер сөйләп китәм.

Виза алганнан соң, 2017 елның маенда мин экзаменнарны, зачетларны иртәрәк тапшырып, чемоданнарны тутырып Америка Кушма Штатларына җыена башладым. Минем самолет 27 май көнне иде.

Шулай итеп, мин 27 майда Казаннан киттем, һәм 28 майда Вашингтонга төштем. Мин анда абый каршы алды һәм үз шәһәренә алып китте. АКШ турында беренче тәэсир мондый булды: чиста һәм тигез юллар, пикап машиналар күп, бөтен җирдә яшел чирәм, өйләр күбесенчә бер этажлы гына, машина йөртүчеләр бер-берсен хөрмәт итәләр.

Ярар, 7 сәгать юл үткәннән соң без абый белән аның шәһәренә, ягъни Питтсбурга килеп җиттек, Пенсильвания штаты.

1 нче июнь көнне минем эш көннәрем башланды. Башта бик авыр булды, аеруча инглиз теле белән. Бер әйбер аңламый идем, шундый тиз сөйләшә барысы. Татарларны тиз сөйләшә диләр, америкалыларны тыңлап карагыз башта. Сүзләрен яртысын әйтеп бетермиләр кебек. Ләкин тора бара ияләнәсен, үзен дә сөйләшәсен, курыкмый башлыйсын.

Мин «Potenza» дигән пиццерияда пицца ташучы булып эшләдем. Юк, мин сәпит яисә мопед белән түгел, ә машина белән ташыдым. Күбегезнең анда юлда йөрү безнекеннән аерыламы дигән сораулары бар. Артык нык аерылмый, ләкин барыбер әзрәк үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, светофор кызыл янганда уң якка борылырга ярый, ләкин ансы да бөтен җирдә түгел. Ярамаган җирләрдә «no turn on red» дигән знак тора. Шулай юк киселешләрдә 5-10 метр саен «стоп» сигнал тезелгән.

Полицейскийлар шулай ук аерыла. Көндез алар юлда бик әз, ә төнлә инде һәр борылыштан килеп чыгалар. Контроль бик нык, штрафлар күләме дә зур, шуңа күрә анда барлык машина йөртүчеләр бер берсен хөрмәт итеп тәртипле генә, закон бозмыйча йөриләр. Курыкмыйча йөрисен, сине һәрчак саклаячаклар. Ул яктан барысы да яхшы. Закон көчле.

Америкада сиңа бөтен кешегә барыбер. Ничек киенәсен, нинди машинада йөрисен, кайда эшлисен – аларына игьтибар итмиләр. Хет шунда кибеткә пижама белән чык, сиңа берәү дә Россиядә кебек әллә ничек карап куймаячак, аларның бу ягы шулай ук шатландыра. Әгәр инде сиңа берәр нинди ярдәм кирәк икән, булышам дип кенә торалар.

Ашауга килгәндә, шуны сиздем – АКШда яшәүчеләр өйләрендә ашарга пешермиләр. Алар рестораннарга баралар, яки өйләренә генә ашау чакырталар.. Бик күп пицца ашыйлар, үзем шул өлкәдә эшләгәч, миңа ул ачыктан ачык күренә иде.  Кайда гына барсаң да  русча әйткәндә “чаевой” калдыру гадәткә кергән, әгәр калдырмыйсын икән, ресторанда эшләүче официантлар, шул ук пицца ташучылар син аларны хөрмәт итмисен дип уйларга мөмкиннәр.

Эштә 3 ай ярым эшләгәннән соң мин сәяхәтемне башладым. Сәяхәт дип әйтү инде ул Нью-йорк белән Ниагар водопадына гына барып кайту. Американың Көнбатышына гына барып җитә алмадым (Калифорния яклары), анда баруны икенче килгәндә максат итеп куйдым.

Шулай итеп мин 24 сентябрь көнне 3 самолет белән туган ягыма кайттым һәм студент тормышымны дәвам иттем.

Уйланып торучы студентларга әйтәсем килә: барыгыз, күрегез, студент чагыгызны файдалы итеп үткәрегез! Анда мөмкинлекләр укып бетергәч булмаячак. Һәр яңа җир ул кешегә нидер бирә, яңа әйберләргә өйрәтә. Ходай тарафыннан бирелгән һәр шансны дөрес итеп куллана белсәгез сез бик бәхетле булачаксыз!

Рузэл Рузэл1

 

Комментарий язарга