Гаилә башлыгы

Зариф компьютер каршында утыра. Җитди кыяфәт белән экранга текәлгән. Уң кулы клавиатуралар өстендә йөгерә, сулы белән  лимонлы чәй ясалган бокалын тоткан.

Әлфинур, идән юып йөргән җиреннән, тураеп, билен язып алды. Ничек тә, иренә комачауламый гына, ул утырган төшне сөртеп аласы иде бит.

– Әтисе…  – дип ягымлы гына эндәште яшь хатын. – Аякларыңны күтәреп торсаңчы…

Зариф канәгатьсезлек белдерде:

– Как всегда… – дип мыгырданды ул экраннан күзен алмый гына. – Мин югында ярамый идеме?

– Ярар, бәгърем, ярар…  соңрак юармын, – дип шундук чигенде тегесе.

Соңарып кына кияүгә чыкты Әлфинур. Дус кызлары итәк тутырып бала-чага үстергәндә ул һаман әти-әнисе сыртында яши бирде.

Булачак иренә таләпләре зур түгел иде аның: чибәр, акыллы, зур зарплаталы, машиналы, фатирлы булса шул җиткән. Шушы биш пунктны контрольдә тоткан Әлфинур өчен кияүле булу срогы никтер кичектерелә килде. Көннәрдән бер көнне кыз утызның аргы ягына аяк басты. Менә шуннан соң теге пунктлар берәм-берәм коела башлады инде. Тора-бара баштагы икесе генә калды.

Зарифны көтмәгәндә очратты ул. Апасының балаларын курчак театрына алып барган иде Әлфинур. Шунда таныштылар. Зариф – яшь, өметле актер, Әлфинурның күзләренә гаҗәеп чибәр һәм акыллы булып күренде. Туйны тиз тоттылар. Авылда әнисе белән генә үскән егетнең сукыр бер тиене дә юк булып чыкты: туй чыгымнарын Әлфинур ягыныкылар тулысынча үзләре күтәрде – төпчек кызлары, ниһаять, башлы-күзле булды бит! Әлфинурга әтисе алып биргән «Лада-Гранта» ачкычы да шул ук көнне Зарифның кесәсенә күчте.

– Ашарга берәр нәрсә бармы?.. – Яшь ир эшеннән аерылмый гына кухняда кайнашкан хатынына кычкырды.

Тегесе шундук ире янына йөгереп чыкты:

– Син яраткан балык ашы, җаным. Второйга макарон белән кәтлит.

– Кәтлит туйдырды инде. Кичкә пицца яки суши заказать итик әле.

– Ярар, бәгърем…

Әлфинур кер үтүкләргә тотынды. Һай, нинди бәхетле ул! Янәшәсендә терәк булырлык акыллы, чибәр ире бар! Гаилә башлыгы! Шартласыннар ахирәтләре көнләшеп! Ул арттан килеп, шыпырт кына Зарифын кочып алды. Тегесенә бу ошамады бугай, «комачаулыйсың…» дип мыгырданып хатынының кулын читкә алып куйды.

Беразга гына тынлык хасил булды: һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде.

– Машинаны яңартасы иде… – дип тынлыкны бозды Зариф экраннан күзен алмый гына. – Механика туйдырды. Автомат кирәк.

– Әтигә әйтеп карармын, – диде Әлфинур наз тулы күзләре белән иренә төбәлеп. – Дачаны сатарга җыеналар иде. Биреп торырлар.

– Хе… Биреп торырлар… Ә ничек түлибез аннары?

– Берәр ничек түләрбез әле, җаным… икебез дә эшләп торабыз бит!

– Хе…

Зариф бүтән сүз әйтмәде. Яшь ир дөньясын онытып экранга төбәлгән иде. Менә ул гәүдәсен турайтты, компьютер тычканын оста гына итеп бөтереп алды да,  зур көпшәсен төбәп, ыжгырып үзенә таба килгән танкка атып та җибәрде! Танк бер урында зырлап әйләнеп торганнан соң дөрләп яна башлады. Зариф урыныннан сикереп торып «урра!» кычкырды.

Комментарий язарга