Гаиләне йотучы дию турында

Агачларны, йортларны, кешеләрне кабып йотучы дию төшегезгә кергәне бармы? Кермәсә, бәлки шуңа охшаш албастылар, галәмнән килгән гыйфритләр тасвирланган куркыныч кино караганыгыз бардыр. Менә мин дә, «гаилә» дигән җылы, йомшак төшенчәнең хәтер чүплегенә ташлануын күзаллыйм да, шул халәттә сискәнеп китәм.

Ничек инде алай булсын ул? Гаилә – дәүләтләр таркалганда да, үзенә тартып торырлык бер җылы почмак лабаса. «Сөт калыр, Ватан китәр!» – дигәнме әле шагыйрь? Ватан дигәне – дәүләт, сәясәт булса, «сөт» төшенчәсе нәселне, туганлыкны, җанны тартып торучы образ. Ә бер кан тамчысында ата-бабаларның дистәләгән буыннары чагыла кебек. Үз туганың, әткәң-әнкәң тамырларынннан аккан кан бит ул! Газиз балаң, шул баланы дөньяга китерүче ир белән хатын, әти-әни була ич ул гаилә дигән нәрсә?! Бер дә чит-ят түгел. Менә шул гаиләдән бизәләр, ваз кичәләр, дип уйлаганыгыз бармы?

Мин дә һич алай уйламас идем, ләкин тормыш үзе уйлата. Казанда «Кояш белән ай» дигән гаилә үзәген оештырып йөрүче Айгөл Нурисламованы интервьюга чакыргач, татар яшьләре әйдәманы Тәбрис Яруллин гаҗәпләнүен яшермәде:
– Гаилә турында сөйләп, кемне шаккатырмакчы буласыз? – ди бу. – Хәзер гаиләнең форматы үзгәрә, – ди заманча татар шәһәр мәдәниятен күтәреп йөрүче егетебез. Заманча карашлар, чит илләрдә яшәү шундый тәэсир калдырган, күрәсең.
– Ничек бетсен, ди? Менә син, гөл кебек хатыныңны, интернетта атна саен балкып торган малаеңны кешегә биреп җибәрәсеңме соң?
Шулай дип авызын томаладым Тәбриснең. Ә үземнең җанга корт төште. Бәлки, яшьләр минем белән шаярып сөйләшәдер. Ләкин шул хак: хәзерге кешенең яшәү рәвеше, идеаллары элеккечә түгел. Өйләнмичә картаючылар бар. Җенестәшләр мәхәббәтен әйтеп тә тормыйм. Күпләр язылышмыйча да тора. Кайберәүләр язылышып та, туй үткәч үк, бер-берсеннән бизә. Яки төрле йортларда, бер-берсеннән ерак шәһәрләрдә гомер итәләр. Һәм… бик күпләр аерылыша. Аерылыша да, тагы өйләнә. Еш кына шуны күрәм: берәү үз хатынының элеккеге ирдән тапкан баласын тәрбияли, аңа күнегә, ә үз баласы элеккеге гаиләсендә, үги әти карамагында. Кемнән кем бизә, кемгә күнегә, кем кемгә кирәгрәк – Ходай үзе генә беләдер.

Өйләнмичә генә, рәхәтләнеп ирекле тормыш кичерүчеләр бәхетлеме икән? Беркем алдында хисап тотасы юк, туйсаң, үпкәләсәң, «гудбай» дип чыгып китәсең. Теләгән кешегә синең ишегең һәм күңелең ачык. Шәп бит! Бала-чагалар бармы, аларны кем үстерә, анысын уйлап тору юк.

Алдарак искә алган гаилә үзәге, атаклы психолог Геннадий Голубевны Казанга чакырып китергәч, ике-өч ханым белән сөйләшеп, берничә видеоәңгәмәне интернетка элдем. Гаилә мәсьәләсе хәтәр икән ул. Аны һәркем үзенчә аңлый. Кызыксыну зур. Шуңа күрә, психолог белән әңгәмә үзенә күпләрне җәлеп итте. Психологик ярдәм, киңәшү өчен язылучылар арта, моның очен табибка зур акчалар түлиләр, имеш. Ярдәм итәдерме ул җан тынычлыгын эзләүчеләргә, юкмы – моны әйтә алмыйм.

Ирне – Кояш, хатынны Ай дип игълан итүче Айгөл Нурисламова, ничек тә гаиләләрне саклау ягын каера. Геннадий Голубев исә, бер яклы гына фикерләми. Кайвакытта сакланыр тоткасы калмаган гаиләләр була, алар аерылса да ярый, ди. Хәер, болай да аерылу үләте киң таралган икән: быел Казанда май аенда гына 1965 бала туган. Йөз сиксән сигез баланың әтиләрен билгеләгәннәр (күрәсең, классик гаиләдә туган балалар түгелдер). Шундый сан да бар – сигез баланы уллыкка (яки кызлыкка) алганнар. Сиксән кеше исемен алыштырган. Һәм, ниһаять, Казанда май аенда гаиләләр саны динамикасы. Өйләнүчеләр: өч йөз туксан сигез пар. Аерылучылар: дүрт йөз егерме өч. Таркалган гаиләләр саны егерме биштән артыграк. Димәк, ялгыз картаючыларны исәпкә алмаганда да, бәхетсезләр, шәхси тормышта газап чигүчеләр аз түгел.

Бу хәлләрне һәркем үзенчә аңлатыр. Элекке заманнарда алай булмаган, дияр. Чөнки гаиләдә яшәп, дөнья көтү – гомер итүнең табигый ысулы саналган. Торыр җир, ашау-эчү, кием-салым табу, кеше арасына чыгу гаиләле кешегә җайлырак. Кайберәүләр кагып-сугылып яшәсә дә, яратмаса да, чыдагандыр инде шунда! Ә хәзер ничек? Хатын-кызның күбесе ялгыз калудан курыкмый. Ул хәтта исерек яки булдыксыз ирдән котылгач, яхшырак та яши. Әйбәт кенә эше булса, әти-әниләре, туганнары ярдәм итсә, ул һич нужа күрми. Күңеленә яткан кеше очраса торып китәргә мөмкин, болай гына очрашырга…

Ирләр дә югалып калмый. Ашау-эчү кибеттән яки ашханәдә. Үзе яраткан ашны ир кеше тәмлерәк тә пешерә. Хатын белән талашып, балыкка, сәфәргә барырга рөхсәт сорап торасы юк. Дөресен әйткәндә, унбиш минут саен тикшереп, кычкыргалап торучы, ирдән үзен өстенрәк тотучы хатыннардан котылырга тырышучыларны аңлап була. Ә инде хатын хәллерәк, дәрәҗәлерәк гаиләдән икән, акчаны күбрәк тапса (монысы да еш очрый), иргә баш бирми инде ул. Ир кеше аның изүенә чыдый алмыйча, шешәгә тотына яки кайтмый йөри башлый. Аннан соң суд, күзгә карашмыйча гына җавап бирү яки читтән торып аерылу…

Мондый хәлгә китергән сәбәпнең иң яманы – фатир, яшәү шартлары булмау, акча җитмәү, нужа аркасында аралар бозылу. Нәтиҗә шул – балалар аз, булганы тулы булмаган гаиләдә үсә, яки ярым үги була. Аларның чырае боек икән, шунда ук күзгә ташлана. Ә сез мәхәббәт, диярсез…

Мәңгелек сөю, хыяллар, бердәнбер кешеңне эзләү, табу… Ә ул инде башка белән кушылган. Җырларның, шигырьләрнең сиксән биш проценты шул турыда. Хыянәт бар, ялган бар, гап-гади азгынлык, эчкечелек… Кайнар мәхәббәтнең гомере алты айдан өч елга кадәр дәвам иткәнен, аннан соң инде уртак бала, хуҗалык итү, ихтирам кебек стимулларның алга чыгуын белүчеләр күп түгел. Яшьлек үтә, сөю хисләре суына, гашыйкларча исерүдән айну башлана. Уртак максат юк икән, ничек бәйле-тышаулы хәлдә яшәп булсын ди? Кемдер моны аңлатырга тиештер, әмма андый мөгаллим очрамый шул.

Бу хакта сөйлисе дә килми. Үзегез карагыз инде, проблемаларны яшь вакытта, нәрсәнедер төзәтеп булган чакта хәл итегез.

Баланың тормышы, сагышлы күз карашы барысыннан аянычрак. Аңа әти дә, әни дә кирәк, гаилә кирәк. Күптән түгел тугызынчы сыйныфта укучы бик сәләтле бер кызны күрдем. Әтисен белми, дөресрәге, очрашканы юк, ул бик начар кеше, дип аңлата ул кызыкай. Атна буе шуны уйлап йөрдем, йокылар качты. Нинди була икән ул «бик начар кеше?» Әгәр субъектив бәя генә булса? Бәлки, ару гына кешедер. Ә бәлки ул, чыннан да, начардыр. Ләкин ул кызның хаклыгы тынычландырмый. Балага гаилә кирәк, үзенең әнисе, әтисе! Һәм…өлкәннәргә, җитлеккән кешенең әти-әниләренә дә гаилә тормышы: улы, кызы, оныклары кирәк.

Әби белән бабай, картәти белән картинәй гаилә саналамы? Аерым тора башлаган яшь гаилә мөстәкыйльлеккә чыккач, ике пар әти-әни ятим калырга мөмкинме? Яки шул ике пар әби-бабайның бер пары? Психолог Голубевтан шушы нәрсәләрне дә сорарга тырыштым. Ул нинди генә киңәш бирсә дә, безнең өчен иң мөһим, иң аяныч төшенчәләрне үзебез аңларга тиештер. Мин исә мәктәптә дә, эштә дә, концерт-спектакльләрдә дә сирәк искә алына торган фактор турында уйлыйм. Туган телне куллану, дисеңме, гореф-гадәтләрне саклаумы, дөнья көтүме – барысы да гаиләдә. Психотерапиясе дә, иркәләп тынычландыру да, күңел төшенкелегеннән тартып чыгару да. Милләт ул гаиләдә туа һәм яши! Ләкин бер айда дүрт йөз егерме өч гаилә таркала торган шәһәрдә, татарча сөйләшүче, китап укучы, театр, телевизор тапшыруы караучы, радиосын тыңлаучы кардәшләр саны бермә-бер кимегәндә, гаилә дигән рухи оазис корып бара. Ярый ла, ялгыз калган хатын-кыз, буйдак яшәгән ир үз милләтеннән, рухиятеннән, ата-ана мохитеннән аерылмаса. Гаиләдән башка милләттән читләшү бик җиңел бит.

Бу хакта күңелдә кайнаганны әйтергә куркыныч. Чөнки күз алдында – хәзерге заман кешесе. Ул ач түгел, ул йөгерә, яхшырак шартлар эзли, дәрәҗә, фатир, кием, ял итү шартларын хәстәрли. Рухи кыйммәтләр, гаилә идеаллары, аңда ябышып яту кайгысы юк анда. Тапканын яшәешкә җиткерә алса, шәп булыр кебек. Ләкин элементар нәрсәләр – өлкәннәрне, ата-ананы хөрмәт итү, тырышып эшләү, гыйлем эстәү кебек төшенчәләр югала бара.

Менә минем каршымда – яңа чор баласы. Аның күзләре компьютер экранында, мобиль телефон тәрәзәсендә. Колакларына колакчын тыгылган, ни тыңлаганы миңа да ишетелә: чит ил музыкасы, чөнки аның сыйфаты, яңгырашы шәп. Үзебезнең гармун тарткан «Сарман» көйләре заманча клиплар белән ярыша алмый. Интернеттагы, телевизордагы тормыш, ишеткән-күргән гайбарәләр, иксез-чиксез сериаллар, мавыктыргыч куркыныч фильмнар, дус-ишләр белән язышу – барысы да гаиләдән, милләттән читкә, инкыйраз упкынына тарта.

Глобальләшү җимешләре һәм заманча комфорт юнәтү системасы гаиләне дә, милләтне дә йотучы дию пәрие булып күренә миңа. Минем бу малайлар-кызлар белән сөйләшәсем килә, үзем белгәннәрне аларга аңлатырга, үзләреннән сорашырга телим. Сезнең дә шундый теләк бардыр. Ләкин алар безне тыңлап тормас шул. Күзләрен күтәрмичә генә: «Что-что?» – диярләр. Һәм яңадан колакчыннарын киярләр. Аларның гаиләсе дә, ятимлеге дә шунда. Үзләре генә белмиләр.

2

Комментарий язарга