Яшь журналистларга Гөлсинә Галимуллина премияләре тапшырылды

Казан федераль университетында 2017-2018 нче уку елларында югары нәтиҗәләргә ирешкән студентларга журналист, язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге махсус премияләр тапшырылды.

Еш кына студентның укуы яхшы бара, ләкин практикасы юк, яки киресенчә, кызыклы журналист практикасы бар, әмма укуда начар билгеләр була. Әлеге премиянең төп шартлары: укуны бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамларга һәм җәйге практиканы уңышлы ябарга. Шулай итеп, барлык шартларны да уңай үтәгәннән соң, быел Гөлсинә Галимуллина исемендәге маүсус премиягә икенче курс кызлары Миләүшә Гафурова, Раида Нигъмәтҗанова һәм Чулпан Гарифуллина лаек булдылар.

«Әлеге конкурсның төп максаты — журналист һөнәренең абруен күтәрү. Бу эш бик мөһим һәм җаваплы, ел саен дәрәҗә күтәрелергә генә тиеш», — дип ассызыклады Гөлсинә Галимуллина. Сүз уңаеннан, Гөлсинә апа үзе дә — журналистика бүлегенең 1990 елгы чыгарылыш студенты, “Бәллүр каләм” республикакүләм конкурсы лауреаты.

“Мин хезмәт сөючән кешеләрне бик яратам. Миңа бүгенге яшьләр ошый, алар гел хәрәкәттә. Бу премия яшь журналистларга киләчәктә иҗади эзләнүләре өчен мотивация бирер дип ышанам. Татар телендә язу авыр да, җаваплы да, мактаулы да. Шуңа да татар телендә язучыларны стимуллаштырырга тырышам”, — ди Гөлсинә Наил кызы.

Әлеге премиягә лаек булган кызларның берсе Чулпан Гарифуллина бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” газетасында актив эшли. “Мондый премияләр өчен Гөлсинә апага бик зур рәхмәт, бу минем өчен көтелмәгән зур бүләк булды. Мина калса, мондый бәйгеләр барыбызга да алга таба тырышып укырга, эшләргә зур этәргеч булып торыр”, — диде Чулпан.

mde

Комментарий язарга