Гамбургерларның тамыры борынгы бабаларыбызга илтә

Язучы, тәрҗемәче һәм төрки телләр белгече Айрат Галимҗанов «Номадика» дип аталган чираттагы тарихи-популяр китабын бастырды. Әлеге китабында ул төркиләрнең, төгәлрәк әйтсәк татарларның борынгы ата-бабаларының бөтен дөнья мәдәниятенә тәэсире турында яза. Көнбатышта да, бездә дә соңгы елларда бик популярлышып киткән азык — гамбургерның тамырлары татарга барып тоташуы турында, шулай ук лачынлы ау, һиндстан биюләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында яза.

Китапны исеме «Номадика». Номад — искечә, күчмә халык вәкиле дигән сүз. Әлеге китап төркиләр белән кызыксынучыларга, тарихчыларга һәм гомумән берәр нинди яңалык беләсе килгәннәргә кызык булыр дип уйлыйбыз. Айрат Галимҗановның бу китабын китапханәләрдән яки Айрат абыйның үзеннән алырга була.

L265r9U4TaA

Комментарий язарга