Гарәб Әмирлекләрендә дә татарча диктант яздылар

Татар телен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан “Татарча диктант” акциясе матур гадәткә әверелеп китте. Ике ел рәттән, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татар халкы барысы бергә җыелып, татар телендә диктант яза.  Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, бөтендөнья татар яшьләре лидеры Тәбрис Яруллин әйтүенчә:

“Бу безнең идея түгел. Без чит илдә, Россиядә нинди кызыклы проектлар бар шуларны татарлаштырырга тырышабыз. Һәр елны тотальный диктант уза, бу эшне рус филологлары башлап җибәргән, без исә аны үзебезгә күчердек. Әлеге акциянең төп максаты – татар әдәбиятын таныту, бу чара аны киң җәмәгатьчелеккә ишеттерүнең бер ысулы”.

Узган ел Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәре сайланган булса, быел Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повестеннән өзек тәкъдим ителде. Нәкъ шул әсәргә тукталуның сәбәбен Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры Әлфия Йосыпова: “киләсе елга А. Гыйләҗевның тууына 90 ел булу уңаеннан, әлеге әсәр сайланды”, – дип ассызыклап үтте.

Узган ел әлеге акциядә Казан шәһәреннән тыш Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләре катнашкан булса, быел аның масштабы күпкә зуррак иде. Сарытау, Новосибирск, ХМАО, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай,  Канада, Германия, АКШ, Украина, Гарәб Әмирлекләре, Чехия, Әзербайҗан да әлеге чарада катнашты.

Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин билгеләп үткәнчә, Гарәб Әмирлекләре мондый төр чарада беренче тапкыр катнаша. Шарджа шәһәрендә узган акциядә диктантны кем укыды, катнашучылар булдымы һәм башка сорауларга җавапны әле күптән түгел генә Гарәп Әмирлекләренә яшәргә күчеп китүче Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим хәбәр итте: “…Аяз Гыйляҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек язылды. Диктант текстын Исмәгыйль Шәңгәрәев укыды. Ул – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, 11 бала атасы, татарларның “олы әтисе”, мондагы татарлар казанын кайнатучы кеше.

Гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ун ел элек күченеп килгәч, беренче эш белән Шарджа шәһәрендә “Казан” исемле ресторан ача. Диктант оештыру урыны да нәкъ шунда иде.

Диктантта барлыгы 30 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучы кеше Казаннан Гарәп Әмирлекләренә ял итергә килүче Гисматуллиннар гаиләсеннән 4 яшьлек Ислам иде”.

Яз җиткәч, “Мин татарча сөйләшәм” акциясен, җәйдә “Печән базары”н көтеп алучы татар халкының хәзер тагын бер традициясе барлыкка килде. Көздә алар кабат бергә җыелып диктант яза. Хәер, үзеңне тикшереп карау  гына микән аның төп максаты? Ак яулык бәйләгән әби үзенең оныгын кулыннан тотып, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының зур ишекләрен киң ачып, аны белем иленә алып керә, менә бер агай “әссәләмүгаләйкүм” дип танышына кул суза, Актаныштан хәтле диктант язу өчен килгән укытучы үзенең укучылары белән күрешә – менә ул чын татар җыены.

диктант

Комментарий язарга