«Тәнемнең һәр күзәнәге гармун дип «авырый»

Талантлы баянчы, «Гармунчылар шоуы» төркемен оештыручы, «Казан нуры» ансамбле солисты Булат Хисмәтовның, май кояшы төсле балкып, редакциябезгә керүе булды, болытлы көзге көн яктырып, суык бүлмәбез җылынып киткәндәй тоелды. Буш кул белән дә килмәгән: бер пакет җиләк-җимеш, зур кавын күтәргән. Үзенә генә хас сөйкемле сөяге белән теләсә кемне авызына караткан бу егет – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтовның улы да әле. Тавышы, сөйләме, күз карашы, хәтта ки кыланмышлары белән дә тач әтисе.

«Үз исемемне яуларга тырышам»

Дөресен әйткәндә, мине күбрәк әти аша танып беләләр. Берәр чарада чыгыш ясагач, «О, Әсхәт Хисмәтнең улы» дип килеп эндәшәләр һәм моңа сөенәм. Бервакыт Париж шәһәренә Татарстан мәдәнияте көннәренә баргач, кунакханәдә татар хатыны белән таныштык. Ул машинасына китаплар ташырга ярдәм итүне үтенде. Татар егетләре икәнебезне белгәч, баянчы дустым Айнур Моратов белән миңа кичке шәһәрне карап кайтырга тәкъдим итте. Юлда барганда тыңлыйм,  ханымның сөйләмендә мишәр акценты сизелә. Әтинең туган ягы Әлки районыннан, күрше авылдан булып чыкты. Әлбәттә, әтине дә белә. Әлеге хәлдән соң берничә ай узгач, Казакъстанның Караганда шәһәренә очтык. Анда концерттан соң яныма әтинең сыйныфташы килде. Шулай да гел аның данына аркаланып йөреп борчак пешми, үз исемемне дә яуларга тырышам.

 «Әтидән мактау сүзен сирәк ишетәм»

Баянда уйнарга әти мәҗбүриләп өйрәтте. Юкса, мин музыканың башка дулкынында тибрәлә идем… Туксанынчы еллар уртасы. Безгә чит ил клиплары, җырлары керә башлады. Телевизордан «Модерн Токинг» дигән группаны күрдем дә, андагы солистның муенына аскан, синтезаторга охшаган уен коралына кызыктым. Аны музыкантлар «расческа» ди. Ә әти гармун моңына гашыйк. Миңа гел: «Уйна», – дип тукый. Баян «коллыгына» шулай килеп каптым.

Әти үзе: «Гармунда уйнарга өйрәнергә хәлемнән килмәде», – дисә дә, үҗәтлеге җитмәгәндер дип уйлыйм. Мине шушы юнәлештән җибәрүе өчен аңа рәхмәтлемен. Хәзер инде гармун белән тәнемнең һәр күзәнәге «авырый». Бу – хоббием да, ипием дә. Әмма әле дә әтидән генә мактау сүзе сирәк ишетәм. «Монда дөрес уйнамыйсың», – дип һаман шелтәли. Ул йомшак күңелле булса да, хис-кичерешләрен тышкы чыгарырга яратмый. Шуңа да йөрәге түрендә иҗатымнан канәгатьтер дип өметләнәм.

«Театр – чегән тормышы дисәләр, аңа катнашым бар»

Камал театрына килсәм, башка артистлар әтине битәрләргә тотыналар. Янәсе, нишләп улыңны музыкага бирдең, диләр. Мәскәү театрларында бит нәселләре белән артист булганнар уйный, ә бездә андыйлар бармак белән санарлык. Үсмер вакытта театр буенча уку теләге дә миндә дә юк түгел иде. Әти театрны чегән тормышы дип миңа да, сеңлемә дә анда юллар ябык дип кисәтте. Ләкин шул чегән тормышына барыбер турыдан-туры катнашым бар.

Беренче мәртәбә сәхнәгә Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Су төбендә сөйгәнем» спектаклендә Су анасының балалары булып чыктык. Миңа ул чагында нибары ике яшь иде. «Хуҗа Насретдин» спектаклендә «хайван» дип кычкырган ташбаш та мин. «Зәңгәр шәл»дә абыстайларны да ашка дәшкән булды. «Идегәй» спектаклендә ахырдан атка атландыралар иде. «Сөембикә егет сайлый» спектаклендә исә пәке сорап йөри торган авыл малаен уйнадым. Театр – тулы канлы тормыш белән яши торган гаилә. Әле дә буш вакыт, мөмкинчелек бар икән, тизрәк шунда ашыгам. Заманында Фәрит Бикчәнтәевның «Кара чикмән» спектаклен күрсәткән саен барып карый идем. Соңгы куелышлардан Хәсән Туфан тормышына һәм иҗатына багышланган «Агыла да болыт агыла» спектаклен үз иттем.

Театр дигәннән, әти яшьлегендә «Зәңгәр шәл»дә Булатны уйнагач, миңа исемне спектакльдән алып кушканнардыр дип уйлап, еш сорау бирәләр. Андый чакта: «Мулла кушкан ат», – дим. Белмим нигә, тик исемем турында әти-әнидән сорарга оялта.

«Өмет акланмады»

Вакыт машинасына утырып, дәверләргә сәяхәт кылу мөмкинлеге булса, беренче сыйныфта укыган Булат янына барып, аңа башка дөньяны ачар идем… Кечкенә вакытта башка балалар кебек мине дә урамнан сөйрәп диярлек алып кергәннәре истә. Музыка мәктәбен тәмамларга табигать биргән талант кына булышты. Сабакташым Азат Хәмидуллин кебек укысаммы, хәзердән үк әллә нинди үрләр яулар идем, дип уйлыйм. Казан музыка училищесында исә совет заманыннан калган көчле педагогларга эләгүем – үзе зур бәхет.

Музыкадан беренче укытучым Любовь Бородинага бүгенгәчә рәхмәтлемен. Ул музыканы асылдан аңларга, тоярга өйрәтте. Училище белеме Казан консерваториясендә укыганда да нык ярдәм итте. Хәзер инде җыр ишетсәм, иң элек музыкасына игътибар итәм, сүзләренә әһәмият бирмим. Көен тыңлап туйгач кына текстына колак салам. Тик аның өчен дә җырчының үзенчәлеге булырга тиеш. Халык көйләрен яратам. «ALMA» Израиль-Татарстан проектында Аурупада актуаль  агымга әйләнгән «фьюче фольк» жанрында эшлибез: халык җырларын заманча саундка салып яшьләргә тәкъдим итәбез. «Каз канаты» җырын хип-хоп, «Умырзая»ны транс стилендә яздырдык. Репертуарыбызда урыс, казакъ, яһүд һ.б. җырлар бар.

«Эстрада – сазлыкта»

Бервакыт бер түрә: «Нигә гел шул көйне уйныйсыз?» – дип сорый. «Ниндиен уйныйк, йәгез, әйтегез», – дигәч, уйлады-уйлады да: «Сарман», «Минзәлә авылы» көйләре бар», – диде Америка ачкан төсле. Музыкант буларак «Үзгәреш җиле»нә дә зур өмет баглаган идем. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, күп нәрсәгә күңел калды. Беренчедән, Мәскәү оркестрын чакырулары ошамады. Әйтерсең, Татарстанда яхшы музыкантлар беткән. Концертта яңгыраган алтмышлап җырның биш-алтысы гына ярыйсы, калганнары маклауга да, игътибарга да лаек түгел, минемчә. Хәтта шундый нечкә хисләрне чагылдырган «Утыр әле яннарыма» дигән җырны башкару да җенси азгынлыкка кайтып калды, төп мәгънәсе югалды. Кыскасы, бу проект белән бернинди яңалык уйлап тапмадылар.

Сәнгать өлкәсендә безгә грамота җитми, халыкка җиңел әйбер кирәк, авыррак әсәрләрне кабул итмиләр. Мондый «җилбәзәклек» хафага сала. Грамоталык нигә хаҗәтме? Әйтик, җырга дүрт-биш көн эчендә аранжировка ясарга кирәк, ди һәм моны кемдер берәү эшли. Өстәвенә, очсыз да булсын, яхшы да яңгырасын. Поп-музыка патшасы Майкл Джексон башкарган җырларның аранжировкасын ике йөзәр музыкант эшли. Сыйфатлы продукция тәкъдим итү өчен аранжировка ясаучыга музыка библиотекасы сатып алырга кирәк, ә бәясе очсыз түгел. Сыйфатка ихтыяҗ булмагач, музыкант аны юнәтүне кирәксенми. Нәтиҗәдә,  эстрада сазлыктан чыга алмый.

Уен кораллы турында

Кечкенә вакытта өйдә уенчык пианино бар иде. Эче кызык тоелды да, ватып, «йөрәген ярып» карадым. Ә менә уенчык тальян әле дә исән! Хәер, ике баян (берсе – мәктәптән калган «Рубин-5», икенчесе – «Юпитер» концерт баяны), хромка, ак төстәге тальян, ике концертина белән мактана алам. Тагын бер концертина ясату хыялы белән янам. Мондый кечкенә гармунның тавышы нечкә һәм гаять моңлы, халык көйләрен сузганда таш йөрәкне дә эретә. Гастрольләрдә йөргәндә Айнур Воронеж шәһәрендә яшәүче оста Сергей Власов белән таныштырды. Аңардан «елецкий» гармун ясатып аласы килә. Һәр төбәкнең үзенә хас уен кораллары бар. Аларда «елецкий» дип йөртелгән бу гармун уң ягы белән безнең тальянга охшаган, сул кулы хромканы хәтерләтә.

Анда уйнаганда тамашачы урыннан сикереп торып биредәй булып утыра. «Юпитер»да да яратып уйныйм. Тик аны озак күтәреп торганда умыртка баганасына көч килә. Андый вакытта Италия баяннары кулай, аларда уйнавы җиңел. «Алтынчы» модель «Жигули»дан «Мерседес» машинасына күчеп утыргач, автомобиль үзе барган кебек тоелса, монда да гармун үзлегеннән уйнаган шикелле. Ләкин аларның җаны юк. Безнең баяннарның төймәсенә басу кулга майлы пешкән ит кисәге тотуга тиң. Шуңа да үзебезнекеләр күңелгә якын. Без – ялкаулар буыны. Танылган баянчы Рәшит Мостафиннан күп әйбер өйрәнергә мөмкин. Кирам Сатиев, Ринат Вәлиев бар… Иманым камил, кайсы янына барсаң да, борып җибәрмәячәк, киңәшләрен бирәчәк, өйрәтәчәк. Юк бит, иренәбез! Ә классик юнәлеш үлеп бара, алмашка килүче баянчылар юк дәрәҗәсендә. «Баянчылар шоу» да хакимияткә кирәк түгел, үги бала хәлендә без. Костюмнар да тектермиләр, уен кораллары алучы да юк. Шул һәвәскәрлегебезгә алданып йөрибез.

          Гаилә һәм ял

Элегрәк җәй бакчада – Камал театры артистларының ял урыны Идел буендагы Студенцыда яки әтинең туган авылында уза иде. Соңгы елларда гастрольләр, концертлар, чыгышлар күп булу сәбәпле, бакчага беренче майда гына барам, әти-әнигә булышып кайтам. Буш вакытта дуслар белән очрашырга яратам. Балачак ахирәтем Илнур белән атна саен күрешмәсәк, күңел кыбырсый башлый. Икебез дә шәһәрнең үзәгендә үскән егетләр без. Әле дә очрашкан саен, шаурма ише берәр зыянлы ризык ашый-ашый Кабан күле тирәли йөрибез, соңгы яңалыклар белән уртаклашабыз. Табигатьтә ит кыздырырга, мунча керергә яратам. Мунчада өчәр сәгать чабынам. Аннары, чәйләп алгач, хәл җыйгач, гармунда уйнарга керешәм.

Ә менә гаилә корырга, камыт кияргә ашыкмыйм әле. Әти-әни белән яшим. Әни аш-суга оста, холкы белән тыйнак ханым. Ул пешергән баллы тортны, токмачлы ашны үлеп яратам. Гастрольләргә киткәндә: «Мин кайтуга үзегез өйдә тормасагыз да, суыткычта токмачлы аш калдырып китегез», – дим.  Сеңлем Илсөяр белән дә горурланам. Ул университетта сәясәтче һөнәрен үзләштерә, «Сәләт» белән җенләнгән. Аның өчен күңелем тыныч, тәрбиясез кыз түгел. Шуңа да сорагынын үтәми калмыйм. Ул һәрвакыт миңа таяна ала.

 

Комментарий язарга