Иң мөһиме: кешеләр китаптан аерылмасын

«Кәгазь китапларны ныграк яратам. Аларның тәме үзгә, бөтенләй башка лабаса. Өстәвенә, дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, электрон китаплар барлыкка килү белән кәгазь китапларны бастырып чыгару һич тә кимемәгән.»

Узган елның нәтиҗәләре һәм 2015 елда башкарасы эшләр турында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Халыкара Язучылар оешмасы ПЕН-клубының Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев белән әңгәмә корабыз.

– Разил әфәнде, беренче сорау, ихтимал, үтә гадәти тоелыр, мәдәният тармагын яктырткан башка басмалар да ул турыда сездән күп мәртәбә сорагандыр. 2014 ел – Русиядә Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында ниләр эшләнде? Нәрсәләр киләчәккә калды?

– Мәдәният өлкәсендәге проблемаларның иге-чиге юк, шуңа күрә аларның күп өлеше (бөтенесе турында сүз дә була алмый) чишелде дип әйтергә бик иртә әле. Гомумән, мин Русиядән кала бер генә илнең дә елларга төрле исемнәр кушуын белмим. Билгеле, тик торганнан, нишләргә белмәгәннән кушмыйлар ул исемнәрне, бу эш дәүләтнең дә, җәмгыятьнең дә игътибарын тормыш-көнкүрешнең иң четерекле якларына игътибар юнәлтү максатыннан эшләнә. 2014 ел – Мәдәният елы иде, аннан соң килүче 2015 ел – Әдәбият елы булачак, димәк, ул да үзенә күрә, Мәдәният елының дәвамы, дигән сүз. Мәгариф елын да игълан итәргә мөмкин. Ансыз да тормышны күз алдына китереп булмый.

Валеев

– Соңгы елларда республикада мәгариф өлкәсендә ниләр эшләнде?

– Мәгариф турында яңа канун, яңа дәүләт программалары кабул ителде. Әйтик, һәр сабыйны балалар бакчасына урнаштыруны максат иткән «Бәләкәч» программасы – шуларның берсе. Бакчалар төзү, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан миллиардлаган сум акча бирелде. Бу программа вәзгыятьне шактый яхшыртты. Минемчә, балалар бакчасында урын җитмәү кебек көнүзәк мәсьәлә озакламый бөтенләй юкка ук чыгарга тиеш.

Тагын бер программа кабул ителде әле: Татарстан Республикасы мәгарифенең «Киләчәк» дип аталган үсеш стратегиясе. Бусы урта белем тармагына карый. Аның ярдәмендә сигез йөздән артык мәктәпне төзекләндерүгә акча табылды. Укытучыларның хезмәт хакы артты. Хәзер ул уртача утыз мең сум чамасы тәшкил итә.

Әмма турыдан-туры мәдәнияткә килсәк, андый ук киң колачлы гамәлләрнең бик күп еллар дәвамында кылынганы булмады кебек. Әйтик, бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы ундүрт-уналты мең сумнан артмый. Бу укытучыларныкыннан ике мәртәбә кимрәк дигән сүз. Димәк, алар ике тапкыр азрак эшли дип уйларга мөмкин бит. Әллә соң алар илгә ике тапкыр кирәксезрәкме?

Артканны да инфляция «йота»

– Хезмәт хакы – җәмгыяви (социаль) статус күрсәткече дә бит әле…

– Әлбәттә. Аңа җан асрау чыганагы итеп кенә карарга ярамый. Бүгенге яшьләр бик прагматик, мәсәлән. Бу гаеп тә түгел. Аларның акчалырак урынга барасы, яхшырак, матуррак яшисе килә. Һәр һөнәрнең абруй-дәрәҗәсе турыдан-туры хезмәт хакына бәйле. Исегездәме, берзаман хокукчылар, икътисадчылар шактый күп акча эшли башлаган иде? Ул елларда мондый белгечләр хәзерләп чыгарган факультетларга укырга керер өчен чират тордылар, конкурслар зур булды!

Мәдәнияткә, әдәбиятка бүген, чын-чынлап фидакярләр һәм… ни гаҗәп, үзләренең иҗатчы булуларына инанган, тиз генә популярлык казанырга хыялланган графоманнар килә. Соңгыларының исә, билгеле, бернинди иҗади сәләтләре юк, алар хәтта аның кирәген дә күрми, иҗатның газаплы, авыр хезмәт икәнен дә аңламый кебек.

Әйе, хезмәт хакы һәм гонорар мәсьәләсе һаман четерекле булып кала бирә. Әмма бу өлкәдә дә бераз алга китеш бар. Күптән түгел бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрер өчен махсус «юл картасы» төзелгән иде, анда 2018 елда республикабызда һәм, гомумән, Русиядә мәдәният хезмәткәрләренең кереме бюджет өлкәсендәге уртача хезмәт хакын куып җитәргә тиеш дип язылган.

– Бирсен Ходай! Хәер, килеп туган икътисадый һәм сәяси вәзгыятьне истә тотып фикер йөртсәң, чынлыкта ни булып бетәсен әйтү шактый кыендыр…

– Әлбәттә, кризиска бәйле кайбер төзәтмә-үзгәрешләр кертелми калмас. Сумның кыйммәте кими. Киләсе елда без мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 20 процентка арттырырга исәпләп тора идек, ул процентларны, кызганыч, инфляция «йотачак».

– Гонорар мәсьәләсе тагын кичектереләчәк, димәк…

– Әйе, бу да авырткан урыннарның берсе. Русия Федерациясендә, проекты әллә кайчан эшләнеп Дәүләт Думасына тапшырылуына карамастан, әлегәчә иҗат әһелләре һәм иҗади берлекләр турында канун юк. Без аны инде республикада кабул итәргә теләгән идек. Русиядә андый закон булмаганга күрә, ул тормышка ашмый калды, чөнки биредә пенсия мәсьәләләренә кагылышлы проблемалар да күтәрелә, ә ул өлкә – тулысынча федераль хакимият вәкаләтенә карый. Әлегә мәсьәлә чишелмәде… Безгә язучылар, музыкантлар, рәссамнар һәрдаим мөрәҗәгать итә. Совет чоры белән чагыштырганда аларның яшәү шартлары авырлашты бит. Бер вакыйга аеруча исемдә калган. Сиксәненче еллар ахырында республикада Мәдәният хезмәткәрләре корылтае уздырылды. Анда чакырылган бик күп күренекле шәхесләр арасында танылган композитор Фасил Әхмәтов та бар иде. Беренче группа инвалид, бик авырлык белән йөри иде ул, шуңа күрә мин аны машинада алып барырга уйладым. Иртән кереп алырмын, дидем. Бусагадан узгач, күрәм: Фасил абый өй киеменнән кухняда утыра. Йөзе җитди, сагышлы. «Разил, мин төне буе уйланып чыктым һәм ул тирәдә күренеп йөрмәскә булдым», – ди бу. «Ник алай?» – дип күпме төпченсәм дә, җавап бирмәде. Ябыштырылган конверт кына сузды: «Монда — минем хат, аны корылтай мөнбәреннән укырсың, аңарчы ачма».

Билгеле, корылтайда сүз сорап алдым хатны, Фасил абый теләгәнчә, ачып укыдым. Кызганыч, ул хат хәзер үземдә юк, мин аны шунда секретариатка биреп калдырган идем. Әмма эчтәлеген яхшы хәтерлим: анда атказанган сәнгать әһеле, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, М. Глинка һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреатының тормыш хәле турында тәфсилләп язылган иде. Хатның азагында композитор балаларына, оныкларына «лаеклы тормышта яшим дисәгез, бу илдә сәнгатьтән ерак торырга, башка һөнәр сайларга кирәк» дип васыять язып калдырырга ниятләвен әйткән иде. Ул хатны уку миңа бик авыр булды. Зал да тып-тын калды…

Соңгы елларда язучыларның, композиторларның, рәссамнарның тормышы беркадәр яхшырды, әмма моңа аларның төп иҗат эшеннән тыш тагын берәр җирдә эшләве сәбәпче: гаилә тоту өчен кем журналистика, кем укыту белән шөгыльләнә… Алар шулай «бүлгәләнергә», «таралырга» мәҗбүр.

Вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең юллары да юк түгел. Мәсәлән, иҗат әһелләренә, иҗат берлекләргә ярдәм итү турында республика дәрәҗәсендә канун әзерләргә мөмкин. Әлеге канун нигезендә программа кабул итеп, аны тормышка ашыру өчен акча бүлеп биреп булыр иде. Ул очракта мәсьәлә әкренләп чишелә башлар иде. Нигә мин бу турыда тәфсилләп сөйлим соң әле? Чөнки мәдәният өлкәсенә яңа, яшь иҗатчыларның, белгечләрнең килүе зарур, без нинди генә матур театр биналары, Мәдәният йортлары төзеп, эчен-тышын ничек кенә бизәп-матурлап бетермик, аларда эшләрдәй иҗат әһелләре, әзерлекле белгечләр булмаса, мәдәниятебез алга китмәячәк. Безгә күзләре уттай янып торган, талантлы яшьләр кирәк, ә аларны фәкать тиешле шартлар тудырып кына иҗади эшкә җәлеп итеп булачак.

R21A1222 копия

Шәһәрләрдә – төзекләндерелә, авылларда – төзелә

– Инде мәдәният эченә шулай тирән кереп киткәнбез икән, соңгы елларда театрларга шактый зур игътибар күрсәтелде, дип искәртергә дә кирәктер…

– Әйе, бу өлкәдә бик күп эшләр эшләнде, шөкер. Качалов исемендәге Казан Зур академия урыс драма театры төзекләндереп бетерелде, моңа республика миллиард сумнан артык акча тотты. Мәдәни тормышыбызның үзенчә бер казанышы бу. Аңарчы «Әкият» Татар дәүләт курчак театры өчен искитмәле яңа бина салынган иде, берничә ел элек Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры биналары тәртипкә китерелде, Минзәлә, Бөгелмә театрлары төзекләндерелде…
Авыл җирендә мәдәниятне күтәрү – аерата мөһим мәсьәлә. Быел гына да республикада кырык җиде Мәдәният йорты төзелде! Моңарчы андый хәл булганын хәтерләмим. Киресенчә, элек ишекләргә йозак салына килде. Ә хәзер яңалары ачыла менә… Киләсе елда тагын иллеләпне ачарга җыенабыз. Моның өчен бюджетта саллы гына күләмдә акча каралган. Русия Федерациясенең башка төбәкләре, республикалары белән чагыштырганда, Татарстанда бу өлкәдә хәлләр бигүк зарланырлык түгел.

– Татар мәдәнияте, бигрәк тә – әдәбияты өчен, авыл бик мөһим роль уйный. Анда гореф-гадәтләр яхшырак саклана, анда чын «татар» теле гамәлдә, шуңа да хәзерге заман язучыларының байтагы нәкъ менә авылда туганга шаккатырга кирәкмидер…

– Байтагы гына түгел, туксан тугыз проценты! Халкыбызның тарихи язмышы шундый, 1552 елдан соң бездә тулы канлы шәһәр мәдәниятенә тамыр җәяргә мөмкинлек булмаган. Иң караңгы елларда авыллардагы мәктәп-мәдрәсәләр татар халкының мәдәният-гыйлем учагын сүндерми саклаган, язуга, укуга мәхәббәт тәрбияләгән.

– Без, югыйсә, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек югары шәһәр мәдәниятенә ия халыкның варислары… Хәзер, бәхеткә, ул мәдәният яңадан туып килә кебек, әмма тамырлары, барыбер, XVI-XVIII гасырларда оешкан авыл традицияләренә барып тоташа. Язучыларны борчыган мәсьәләләргә күз ташласак та шуны күрербез…

– Бу – бик зур тема. Ике сүз белән әйтсәк, дәүләтчелеге юкка чыгарылу белән бергә татарның шәһәр мәдәнияте дә тамырдан корытыла. Аның иң алдынгы вәкилләре йә сугышта һәлак була, йә ассимиляцияләнә, йә калалардан авылларга куыла. Җөмләдән, безнең авыллар шуңа күрә әлегәчә сакланып киләдер дә әле: чөнки анда уку, язу кебек кыйммәтләрнең кадерен яхшы белгән зыялы кешеләрнең дәвамчылары яши. Татар авылларында борын-борыннан хәреф танымаганнарның дәрәҗәсе булмаган. Шәһәр һәм авылның шундый үзенчәлекле кушылмасы бик тә мул «җимеш китергән». Татар авыллары, аерымланып, кечкенә дәүләтчекләр рәвешендә яши башлаган. Бу эш милли иминлекне кайгырту, үз-үзеңне саклау инстинкты, эчке бер тоемлау белән эшләнгәндер: ул чорларда һәр авылның үз җитәкчелеге, мәчете, мулласы, казые, дәүләти дәрәҗәдәге туган теле, гореф-гадәтләре була… Әле бүген дә калаларда, хәтта башкалабыз Казанда да, милли мәдәният «утраучыклары» гына бар: татар театры утраучыгы, Татарстан Язучылар берлеге утраучыгы, «Татар бистәсе» утраучыгы… Гомуми татар мохитле шәһәрләребез юк. Һәм бүгенге шартларда була да алмыйдыр инде.

Әдәбият чишмәләренең башлангычына күз ташласак та, без алда телгә алынган «кушылу»ны күрербез. Мәсәлән, Тукайны авылдан чыккан, чып-чын авыл шагыйре диләр. Гап-гади авыл малае бөек үрләр яулаган, диләр. Әмма бу өлешчә генә дөрес: Апуш тугыз яшенә кадәр генә авылда яшәгән ләбаса, аннары Җаекка киткән. Ул чорда Җаек – искитмәле зыялы кала, татар мәдәнияте үзәге… Тукай татар шәһәр мәдәни мохитенә килеп кергән, шуңа күрә феномен булып җитлегә алган. Шагыйрь гомере буе Кырлайда гына яшәсә, ихтимал, милләт аның даһилыгын күрми калыр иде. Шуның өчен Җаек җәмгыятенә рәхмәтебез чиксез зур безнең.

Байлык акча белән генә үлчәнми

– Егерменче гасыр башында татар мәдәниятенең чәчәк атуына тулы бер катлам шәһәр зыялылары булу да бик нык ярдәм иткәндер, минемчә. Ул еллардагы милли рухлы эшмәкәрләрнең байтагы чит илләрдә – Гаребтә, Шәрекътә – гыйлем алган, берничә телдә иркен сөйләшкән…

– Әйе, унтугызынчы гасыр азагы-егерменче гасыр башы татар халкы тарихында яңарыш, ренессанс чоры. Ул чорда татар байлары ишәя, әмма аларның байлыгы матди кыйммәтләр белән генә үлчәнми, алар рухи яктан да бай булалар – үз хисапларына мәдәниятне үстерәләр, китаплар бастыралар, газеталар чыгаралар, мәктәпләр, театрлар ачалар. Чын меценатлар, милләт аталары була алар! Кызганыч ки, бүгенге эшкуарларның байтагы андый түгел…

Малай чакта мин үземнең бабама бер авылдашыбыз турында: «Бабай, әнә ул – бай кеше!» – дип әйткәнем хәтердә. Әмма бабай минем белән килешмәде: «Бай түгел, акчалы кеше генә ул. Бай кеше булыр өчен күңелең дә бай булырга тиеш», – диде. Бүген, кызганыч, бу турыда онытып җибәрәбез кебек.

Әңгәмәбез темасына кире кайтып, шуны өстисем килә: гел дәүләттән генә нидер көтеп кенә яшәү дә дөрес түгел. Татар авыллары гореф-гадәтләрне саклый, дидек. Мәсәлән, һәр авылдан, ким дигәндә, ике-өч хәлле кеше чыккан да чыккан бит инде, югыйсә! Ник алар авылдашларына, үз туган авылларына ярдәм күрсәтми?

Бу урында, тыйнаксызлык булса да, Түбән Кама районындагы туган авылым Ташлыкны мисал итеп китерәсем килә. Безнең авылдан олигархлар да, миллионерлар да чыкмаган. Әмма кендек каны тамган җиренә карата битараф булмаган берничә хәлле кеше бар. Шулай бер көнне җыелыштык, фикерләштек тә бергәләшеп авыл халкын күтәреп, әүвәл китапханә, аннары Мәдәният йорты, аннары мәчет төзеп куйдык… Буа да будырдык әле! Алар берсе дә дәүләт планына кермәгән иде. Билгеле, таныш спонсорларга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Минемчә, моны һәммә авылда да эшләп була бит. Теләк кенә булсын.

Бер көнне байлар, аңга килеп, мәчет-чиркәү төзү белән генә чикләнмичә (билгеле, болары да фарыз), мәгарифне, мәдәниятне дә үз канатлары астына алырлар, дип өметләнәм. Безгә яңа мәктәпләр дә, китапханәләр дә, театрлар да, музейлар да кирәк! Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да кирәк алар. Төркиядә, мисал өчен, меценатлар мәктәп, мәдрәсә, гимназияләр төзеп мәш килә. Анда шәхси мәктәпләр бик күп, аларда гыйлем бирү сыйфаты дәүләт мәгариф оешмаларыныкына караганда күпкә югары. Минемчә, бу хәрәкәт озакламый бездә дә башланыр, чөнки Коръәндә мәктәп-мәдрәсә төзү – иң мәртәбәле, мактаулы гамәлләрнең берсе, дип язылган бит.

Әдәбият халыкларны дуслаштырырга тиеш

– Быел Русиядә – Әдәбият елы. Сезгә, шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак, шәхсән үземне борчыган сорауны бирәсем килә. Безнең республикада хәзер татар һәм урыс әдәбиятлары мөстәкыйль рәвештә гомер кичерә, алар үзара белешми дә диярлек. Татар язучылары урыс язучылары белән, урыс язучылары, киресенчә, татар язучылары белән артык кызыксынмый. Бергә уздырылган чараларның (фестивальләр, шигъри кичәләр, телетапшырулар) саны да бик аз. Тәрҗемәләр булмаса, безнең, гомумән, кисешү ноктасы булмас иде. Нигә алай икән?

– Мин бу сорауның бер өлешенә җавап бирдем инде. Дәүләтчелеген югалтканнан соң татарлар аерымланып-йомылып яшәүне хуп күргән. Чөнки татарга халык буларак үзен, милли үзенчәлеген, телен саклап калырга кирәк булган. Нәтиҗәдә, үз эчеңә бикләнү кебек гадәт барлыкка килгән, күрәсең. Бездә һәр авыл мөстәкыйльлеккә омтылган, хәтта күрше авыл кешесен дә күпмедер чит күргән. Менә шул сыйфат әкренләп канга сеңгән. Мин чеп-чи татар авылында үстем. Ике чакрымда урыс авылы булуга карамастан, беренче тапкыр чын урыс кешесен унбиш яшьтә генә күрдем, чөнки йөрешмәдек. Күрше татар авыллары белән дә артык аралашмаска тырыша идек. Хәтта бер авыл белән икенче авыл егетләре арасында сугышлар да булгалый иде.

Шулай да, аерым татар авыллары арасында бик якын «туганлык җепләре» бар иде. Мәсәлән, фәлән авыл егетләре төгән авыл кызларын гына кәләш итеп ала… Татар халкын аңлар өчен боларны яхшылап өйрәнү, белү кирәк. Әдәбият исә кешеләрне, халыкларны бер-берсенә якынайтырга, дуслаштырырга тиеш. Әйтик, Казан татары, язучы Рөстәм Кутуйны Кырым татарлары ни өчен якын күрә, ихтирам итә? Чөнки ул алтмышынчы елларда ук аларны яклап хикәя язган иде. Нибары бер хикәя, югыйсә!

Халыклар арасында иҗади элемтәләр, уртак эшләр булу бик мөһим. Мин университетта укыганда 1967 елга кадәр Казанда яшәдем һәм, ни хикмәт, мондагы урыс язучылары белән бөтенләй диярлек аралашмадым, ә Мәскәүгә, Әдәбият институтына укырга баргач, урыс шагыйрьләре Юра Кузнецов, Борис Примеров, Николай Рубцов, Саша Гавриловлар иң якын дусларыма әверелде. Анда татарлар да бар иде, алар белән дә якын булдык, әмма бу урыс шагыйрьләре дә үз иде миңа. Юра Кузнецов белән дуслыгыбызга кемнәр генә шаккатмагандыр. «Берегез – урыс милләтчесе, икенчегез – татарныкы була торып, ничек уртак тел табасыз сез?» диючеләргә гел бертөсле җавап кайтара идек: икебез дә үз халкыбызны яратабыз, менә шул якынайта инде безне. Әйе, халыклар якынайсын өчен, иң элек аларның язучылары, иҗат әһелләре, зыялылары якынаерга тиеш. Ни өчен татарлар бөек урыс язучысы Лев Толстойны ихтирам итә? Чөнки ул татарлар турында бик матур, җылы сүзләр язып калдырган. Нигә Туфан Миңнуллин үзенең әсәрләренә урыс кешеләрен дә кертте? Чөнки ул милләтара мөнәсәбәтләрне, аларның әһәмиятен яхшы белә иде… Хәзерге урыс һәм татар язучылары да шул хакта уйлап карасын иде. Хәрәкәт ике яклы булырга тиеш.

– Киләсе ел – Татарстанда Парклар һәм мәйданнар елы…

– Бу уңайдан бик күп чаралар уздырылу каралган, әмма мин, шәхсән, төрле залларда һәм түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләшү-гәпләшүдән битәр, конкрет эшләргә игътибар артуын теләр идем. Шәһәрдә яшеллек аз дип ун киңәшмә җыйганчы, көрәк тотып бер агач утыртсаң, яхшырак лабаса. Әйе, гаилә белән йөреп керерлек, һава суларлык урыннар, чыннан да аз. Мин Казанны бик тә яратам, миңа биредә рәхәт, ул елдан-ел яхшыра, матурлана… әмма парклар җитми. Бу – проблема булып кала бирә. Әлегәчә исән сакланган бакчаларны да кадерли белмибез бит! Агачлар киселә, алар урынына йортлар салына… Новаторлар урамы артында шундый гүзәл урын бар – Казан Швейцариясе диярсең! Ул җирдән әллә нинди гүзәл парк ясап була, югыйсә – басмалар-күперләр сал, аллеяләр җәелдер… Кайчан да булса ул эшкә дә кулыбыз җитсә иде.

Китапханә – йөрәк ярам…

– Разил әфәнде, сез Милли китапханәнең (быел аңа 150 ел тула) Химаячеләр шурасы рәисе дә бит әле. Китапханә өчен инде бик күптәннән яңа бина төзеттерү артыннан йөрүегез мәгълүм…

– Әлеге мәсьәлә – минем йөрәк ярам ул. 1986 елда Милли китапханәнең директоры итеп билгеләнгәч, анда унбиш ел буе эшләдем. Бүген дә аннан читләшкәнем юк. Яңа бина кирәген миңа кадәр дә бик күпләр әйтә килгән. Бүген ул мәсьәлә аеруча актуаль. Татарстан китапханәсе китап фондлары буенча Русиядә иң байлардан санала. Быел, чыннан да, олы юбилеебыз. Без аны май аенда, Китапханә көнендә уздырырга җыенабыз. Альбом-китап нәшер итәргә, Русия төбәкләреннән, чит илләрдән коллегаларыбызны чакырып, халыкара фәнни конференция уздырырга ниятлибез… Болар барысы да кирәк, әлбәттә. Безнең китапханә Русиядә иң яхшылар исәбендә, бик актив эшлибез… әмма китаплар интегә, аларны саклар урын юк! Мәйдан җитми, тиешле шартлар юк – булган байлыгыбызны туздырмыйча, кадерләп тотар өчен биналарда тиешле температура, дымлылык булуы зарур. Махсус стеллажлар кирәк. Бездә кулъязма фондлары да күп бит әле, анда ундүртенче гасырга караган кулъязмаларга кадәр бар! Басма фондлар исә өч миллион томнан артык. Аларның кайберләре подвалда, кайберләре баскыч асларында, кайберләре чормаларда «саклана»… Чөнки куяр урыныбыз юк.

сканирование0011 копия

– Мәсьәләнең һаман хәл ителмәве ни белән аңлатыла соң?

– Хөкүмәтнең яңа бина салу турында беренче карары 1960 елда, китапханәгә йөз ел тулу алдыннан чыга. Аннан соң тагын дүрт (!) карар дөнья күрә әле. Минем тәкъдим белән 1990 елның 30 августында, Татарстанның бәйсезлеге турындагы Декларация белән бер көнне, Татарстан Югары Советы тарафыннан да шундый ук карар кабул ителде. Аны беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев имзалады.

Ләкин ниятне тормышка ашырырга һаман нәрсәдер комачау итә. Проектлар да эшләнде, җир дә бүленеп бирелде, югыйсә… Бу гамәлләр өчен тотылган акчаларны төзелешнең үзенә кертсәң, иманым камил, китапханә әллә кайчан төзелеп беткән булыр иде инде… Аңлыйсызмы, безнең бина норматив буенча тиешле мәйданнан сигез тапкыр кечерәк! Күршеләргә күз ташлыйк: Ижауда, Чабаксарда Милли китапханәләр өчен искитмәле биналар җиткерелде инде! Әмма без көрәшне дәвам итәчәкбез. Күптән түгел Дәүләт Советы сессиясендә мин яңадан бу турыда сүз кузгаттым.

Шул ук вакытта, Югары мәхкәмәнең Кремль урамындагы элекке бинасы алтынчы ел буш тора. Яңа бина төзелгәнчегә кадәр дип без шуны сораган идек. Әмма ул федераль милек санала, шуңа да мәсьәләнең авырлык белән хәл ителәчәге табигый. Анда Ельцин китапханәсе ачарга теләгәннәр иде. Без аны Милли китапханә карамагына алырга, филиалыбыз итәргә тәкъдим ясадык, бу – ике як өчен дә яхшы вариант булыр иде. Бинаны безнең белән бүлешеп, аларның мөмкинлеге генә артачак, чөнки белгечләребез җитәрлек, тәҗрибәбез зур, халыкара элемтәләребез дә урнаштырылган.

– Дөньяның зур китапханәләре арасында китап алмашу гадәте бар. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә мондый проектларда катнашамы?

– Әлбәттә. 1986 елда директор булуга, мин иң беренче эш итеп АКШ Конгрессы китапханәсенә юл тоттым, аның җитәкчесе Джеймс Биллингтон белән таныштым. Җөмләдән, аларда Конгресс китапханәсе директорын президент үзе билгели, ул искиткеч зур вәкаләтләргә ия, вазыйфасы – гомерлек, ә үзе «директор» түгел, гади генә «китапханәче» дип атала. Ягъни, Джеймс Биллингтон – АКШ Конгрессы китапханәсе китапханәчесе. Без аның белән китап алышу турында килешү төзедек. Беренче тәҗрибә иде бу. Аннан соң башка илләрнең зур-зур китапханәләре белән дә килешүләр төзү башланды – Алмания, Кытай, Бөекбритания, Япония, Төркия… Җәмгысе хәзергә утызлап килешү гамәлдә. Ел саен без Татарстанда чыккан китапларның исемлеген аларга җибәрәбез, алар исә, үз чиратында, шундый ук исемлекләрне безгә җибәрә. Һәркем үзенә кызыклы, кирәкле тоелган китапны сайлый, аннары, ничә битле, нинди тематикага кагылышлы булуына карамастан, китапка-китап алыштырабыз. Ягъни, бер китапчык өчен саллы гына томлык эләгергә дә мөмкин. Әлеге алыш-бирештә акча катнашмый.

– Милли китапханә нинди тематикага караган китаплар сайлый?

– Күп алар. Матур әдәбият, фәнни әдәбият… Безнең республикада машина төзелеше бар – табигый, безгә алдынгы, заманча машина төзелеше буенча да китаплар кирәк. Нефть табабыз, нефть эшкәртәбез – табигый, бу темага кагылышлы китаплар да кайтартыла. Кыскасы, республика халкына нинди әдәбият кирәк, шуларны алдырырга тырышабыз. Хәзер Татарстанда яшәүче һәркем Милли китапханәнең уку залында чит илләрдә, чит телләрдә чыккан җыентыклар белән танышып бара ала.

Кәгазь китапның тәме үзгә

Ә электрон китапханә мәсьәләсе?

– Андый китаплар да шактый күп. Аларның саны көннән-көн арта. Без бик яхшы аппаратура сатып алдык, фондларыбызны компьютерга кертә торабыз. Дөрес, бик иске китапларның яисә кулъязмаларның күчермәсен алу җиңел түгел. Шунда ук яңа проблема – реставрация проблемасы килеп баса. Ул китапларны, кулъязмаларны цифр теленә күчергәнче тәртипкә китерәсе иде; югыйсә, алар сканерга куюга ук коелып-таралып төшә. Без күптән инде Казанда китаплар һәм документлар дәвалау-рәтләү өчен реставрация үзәге кирәк, дип әйтә киләбез. Китапханәгә генә түгел, музейларга да, Милли архивка да файдасы әйтеп бетергесез зур булыр иде аның. Республикага Китап музее да кирәк әле. Аллаһ боерып, яңа бина алгач, Кремль урамындагы гүзәл йортыбызда Китап музее, хәтта Китап институты ачарга теләк бар. Шунда ук Реставрация үзәге дә булдырырга да мөмкин.

– Бу ният-хыяллар тормышка аша күрсен! Җитмәсә, халык хәзер нәкъ менә электрон китапларга өстенлек бирә…

– Иң мөһиме: кешеләр китаптан аерылмасын. Ә ничек, кайда укыйлар – анысы икенчел мәсьәлә. Мин үзем дә, юлга чыксам, планшетны калдырмаска тырышам, сәфәрдә күбрәк электрон китаплар укыйм. Багажыңа өстәп берничә том китап йөртү шактый җайсыз бит. Шуңа күрә, бу яңалыкларга уңай карыйм. Гәрчә, билгеле, кәгазь китапларны ныграк яратам. Аларның тәме үзгә, бөтенләй башка лабаса. Өстәвенә, дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, электрон китаплар барлыкка килү белән кәгазь китапларны бастырып чыгару һич тә кимемәгән. Кайчандыр күп фатирлы йортлар төзелә башлагач, халык шуларда яшәргә агылган, чөнки анда кайнар суы, уты, җылысы, газы, канализациясе бар, бөтенече кул астында, әзер, дигәндәй… Хәзер шуның киресен күзәтәбез – кешеләр, шактый мәшәкатьле булса да, кыйммәткәрәк төшсә дә, үз йортларында аерым яшәүне мәгъкуль күрә. Китаплар белән дә шул ук хәл. Электрон китаплар уңайлырак булса да, нишләптер, кәгазьләре җанга, күңелгә якынрак. Һәрхәлдә, урта һәм өлкән буыннар шул фикердә, дип беләм.

– Әйе, сез әйткән сүзләрне вакытлы матбугатка карата да кулланырга мөмкин. Электрон басмалар бихисап булса да, кәгазь газета-журналларны уку рәхәтрәк, минемчә. Разил әфәнде! Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Һәр башлаган игелекле эшегездә уңышлар көтсен сезне!

Алия КӘРИМОВА

Комментарий язарга