Исемеңне кемнәр куйган?

«Документта туган көнем июль дип күрсәтелсә дә, әнием әйтүенчә, ямьле май аенда дөньяга килгәнмен. Шуңа әтием миңа Майс дигән исем кушарга ниятләгән. Әмма бабам Габдрахман каршы төшә.»

Филология фәннәре докторы, РФнең һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, хезмәтләре өчен дәүләт премиясе лауреаты, профессор Гомәр Фәиз улы Саттаровта кунакта.

Гомәр Саттаровның галим һәм педагог буларак эшчәнлегенең күп өлеше Казан дәүләт университеты белән бәйле. Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туып үскән егет югары белемне дә шушы уку йортында ала, филология факультетын «бишле» билгеләренә тәмамлый. Саттаров фамилиясе әдәби даирәдә генә түгел, гади халык арасында да яхшы таныш. Гомәр абый – татар исемнәрен тирәнтен өйрәнгән, төрек-татар ономастикасына нигез салган галим. «Исемең матур, кемнәр куйган?», «Татар исемнәре ни сөйли?», «Атамалар дөньясына сәяхәт», «Татар исемнәре сүзлеге» дигән китапларын белмәгән кеше, балалары тугач, шушы басмалардан нарасыйга исем сайламаган, аның мәгънәсен карамаган гаилә сирәктер, мөгаен. Бу китаплар заманында зур тираж белән нәшер ителә.
Казанның Б. Галиев урамында урнашкан өч бүлмәле «хрущевка»да тыйнак кына тормыш иткән галим, тугызынчы дистәне ваклаганда да яшәү дәртен җуймаган, тавышы да студентларга лекция укыгандагы кебек көр. Сөйләшкәндә, үзенә хас булганча, шигъри юллар өстәп җибәрә, уен-көлкеле сүзләр кыстырып куя. Шул ук вакытта кырыслыгы да сизелә, ошамаганны, үзе әйтмешли, «туры Тукай кебек» йөзеңә бәреп әйтә.

– Гомәр абый, әңгәмәне балачактан башлыйк әле.

– Документта туган көнем июль ае дип күрсәтелсә дә, әнием әйтүенчә, ямьле май аенда ук дөньяга килгәнмен. Шуңа күрә әтием миңа Майс дигән исем кушарга ниятләгән. Әмма бабам Габдрахман (ул Каюм Насыйриның шәкерте, кардәше була, татарча, гарәпчә, урысча, кадимчә яхшы белә) каршы төшә. Сөекле оныгына озын гомер теләптер инде, Гомәр дигән исемне тәкъдим итә. Гомәр булып яшәвем, эшләвем һәм бу фани дөньядан киткәч тә, кабер өстендә Гомәр дип язылган таш торачагы өчен, бабама ихлас күңелемнән рәхмәт укыйм. Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхабәләреннән берсе дә Гомәр исемле бит.

– Димәк, сез укымышлы нәселдән…

– Әтием Фәйзрахман урыс мәхәлләсе мәктәбендә өч сыйныф тәмамлаган кеше иде, авыл Советы сәркәтибе булып эшләде. Ул дәвер өчен өч сыйныф белем алу хәзерге заманда университет бетерүгә тиң була. 1941 елның көзендә әтине сугышка алдылар. Мин икенче сыйныфта укый идем. Аны озатканда: «Гомәр, син – гаиләдә иң өлкән ир бала, әниеңнең таянычы булырга тиешсең», – дип кисәтеп калдырды. Ике сеңелем һәм бер энем үсеп килә иде. Әтинең сүзләре тормыш девизына әйләнде. Гомерем буе әнигә ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Университетта укыганда җәйге каникуллар авылда печән чабып үтте. Профессор, академик булсам да, диңгез ярында ял итүнең нәрсә икәнен белмәдем. Бакуга халыкара киңәшмәгә баргач, гомеремдә беренче мәртәбә Каспий диңгезен күрдем. Диңгездә су коенганым юк, дип әйтмәс өчен, бер болакта чумып чыктым.

– Балачагыгыз нинди генә авыр булса да, белемгә омтылгансыз, колхозда калмагансыз.

– 1943 елның ноябрендә әтинең үлем хәбәре килде. Ярым ятим булу кешенең холкы формалашуда зур роль уйный. Андый бала эшләп, хезмәт күреп үсә, дөньяга күзен зуррак итеп ачып карый. Халыкта: «Хезмәттән – йөзмәккә», – диләр. Укырга тырыштым, язучыларны шактый тирәннән белә, биографияләрен өйрәнә идем. Укырга кергәндә бер урынга җиде кеше булгач, әллә тарих бүлеген сайлыйсыңмы, дисәләр дә, уемнан кире кайтмадым. Бер имтиханнан «өчле» куйдылар. Андый студентка стипендия бирмиләр иде. Әнине болай да тормыш баскан, үзе колхозда «таяк»ка эшли. Ике капчык бәрәңгене җилкәгә аллап-артлап асам да, Мулла Иленнән ике чакрым ераклыктагы тимер юл станциясенә китәм. Бәрәңге ашап укыдым. Хәзер дә иң яраткан ризыгым ул.

Гомәр Саттаров – 59 фән кандидаты, 13 фән докторы әзерләгән галим. Ономастика фәнен өйрәнүчеләрне барлаганда, Фирдәвес Гарипова, Флүрә Мәҗитова, Зифа Әхәтова, Миләүшә Вәлиева, Зилинә Хөснуллина исемнәрен телгә алырга мөмкин. Остазның шәкертләре арасында татарлардан тыш, казахлар, үзбәкләр һ.б. бар. Галим татар исемнәре дөньясы киң, хәрәкәтчән, аларны өйрәнүчеләр дә бар, бу өлкәнең иҗат чишмәсе бик озак саекмас дигән өмет белән яши.

– Гомәр абый, татар исемнәрен өйрәнү нидән башлана?

– Габдрахман бабамның тәэсире зур булды. Аның миңа исем сайлаганда бу эшкә җаваплы каравы күңелгә кереп калган. Кызым Ләлә Казанның «Тимер юлчылар» хастаханәсендә кыз тапкач: «Әти, балага исем кушмыйча мине чыгармыйлар», – дип, «А» хәрефенә башланган биш кыз исемен язып бирүемне сорады. Исемнәрне өйрәнә торган галим буларак, беренче оныгыма исем табу бик тә җаваплы гамәл кебек тоелды. Үз-үземә: «Әгәр дә матур исем уйламасам, Гомәр Саттар булмасмын!» – дидем. Оныгымның исеме тарихка кереп калырдай, онытылмаслык, татарча да, урысча да яхшы яңгырашлы, әйтергә җиңел, мәгънәле булсын дип тырыштым һәм Айназ дип куштым. Ул Ай кебек якты, чибәр, сөйкемле, назлы дигәнне аңлата. Айназым үзе дә «бабам» дип кенә тора. Хәзер инде бу исемне ир балаларга кушалар.

– Ни өчен бер үк исемне кызларга да, малайларга да бирәләр. Мәсәлән, Айнур, Илсөяр, Чулпан исемле кызлар да, егетләр дә бар.

– Татарда, урысларда яки гарәпләрдәге кебек, җенес категориясе юк. Чулпан – йолдыз исеме. Аны балага матур, якты күңелле булсын дигән теләктән чыгып кушалар. Әлбәттә, ул башта ир балалар исеме саналган. Яшел Үзән районында Чулпаниха дигән авыл бар иде, хәзер ул Югары Ослан районына керә. Элек анда татарлар яшәгән, тора-бара әкренләп урыс саласына әйләнгән. Кеше исемнәре дә шулай үзгәргән.

«Татар исемнәре сүзлеге» дигән китабымда якынча 15 мең исем бар. «Татар исемнәре ни сөйли?» дигән басмага 25 меңгә якын ат кергән. Шуңа нигезләнеп, Санкт-Петербургта яшәүче Ибн Мирзакәрим әл-Карнаки дигән кеше урыс телендә «Мөселман исемнәре» дигән китап бастырган, минем хезмәтне урысчага тәрҗемә итеп файдаланган. Аны судка биреп, гонорарының бер өлешен үземә түләттерергә дип уйлаган идем, «суд юлында йөргән кеше, ут юлында йөри» дип, кул селтәдем. Хәерлегә булсын!

– Исемнәрне өйрәнү кайсы ягы белән кызыклы?

– Гомер заяга узмасын дисәң, кызыклы өлкәне табарга, сайларга һәм шуны сөйгән яр кебек яратып яшәргә кирәк. Исемнәрне өйрәнү – катлаулы процесс. Әмма, Ходайга шөкер, хәтерем яхшы, баш әйбәт эшли. Иң элек картотека булдырдым, ничә еллар буе төрле чыганакларда, газета-журналларда очраган исемнәрне тупладым, өйрәндем. Үзем җитәкчелегендә студентлардан татар ир-ат яки хатын-кыз исемнәре дигән темаларга диплом эшләре яздырдым. Габдрахман бабам да авылдагы бөтен кешеләрнең исемнәрен, кушаматларын язып, җыеп барган. Мәгънә ягыннан аңлатып бетерә алмаса да, билгеле бер тәртипкә китергән. Безнең авылда төрле кушаматлы кешеләр бар. Мәсәлән, Каргалар, Күкеләр, Чәүкәләр, Чыпчыклар… Безне Күкеләр дип йөртәләр. Урысларның күбесенең фамилиясе менә шундый кушаматлардан алынган. Әйтик, Чернов «черный» дигән сүздән килеп чыккан, кара тутлы йөзле кешеләргә шулай дип эндәшкәннәр. Татарлар исә унтугызынчы йөзнең икенче яртысында гына фамилия ала башлаган, аларның күбесе кешенең әтисе яки бабасы исеменә нигезләнгән. Ят исемнәр очраса, әле дә язып куям. Ләкин алар сирәк ишетелә инде.

– Татар асылына, тирән мәгънәле исемнәренә әкренләп кире кайта. Әмма колакка ятышсызлары да еш очрый. Хәтта татарның Камилә дигән исемен Камилла дип йөртәләр.

– Балага туу турындагы таныклык алырга ЗАГСка баргач, Камилла исеме Гомәр Саттаров китапларында юк, дип кире борган очраклар да булды. Минем янга килеп: «Гомәр абый, язып бирегез», – дип ялварып йөрделәр. Бу модага иярү һәм әти-әниләрнең үзләре өстендәге хакка – исем кушу вазыйфасына җавапсыз карау. Элек никах укытканда татар – татарны, урыс урысны сайлаган. Хәзер алучыга – баручы, татар егетләре һәм кызлары кем белән генә кушылып бетми. Феминизация көчле, дөнья белән хатын-кыз идарә итә. Исемнәр белән дә шулай килеп чыга. Әнисе Мария булса, баласына татар исеме кушарга теләмәячәк инде ул. Габдулла Тукай: «Кайт асылыңа, асылың яхшы», – дигән. Мин: «Асыл булмаганың исле, шакшы», – дип тә өстәр идем.

– Исем кешенең язмышына тәэсир итә, диләр. Моның белән килешәсезме?

– Бу фикер белән өлешчә, кайчак хәтта тулысынча килешәм. Һәр исемнең тирән мәгънәсе бар. Дини яктан караганда, Аллаһ Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфаты билгеле. Элек муллалар балага исемне әти-бабасыныкына карап кушканнар, аны метрика кенәгәсенә теркәп куйганнар, рифмалашуга игътибар иткәннәр. Әтисе Габдулла булса, улларына Сәмигулла, Хәбибулла, Рәхимулла, Вәлиулла дигән исемнәр биргәннәр. Хәзер бу тәртип юк.

Гомәр абый бала чагы турында «әтинең сугыштан кайтмасын белсә дә, әни башка кияүгә чыкмады, безнең якта андый гадәт юк. Ирен сагынып, аның истәлеге итеп саклаган хатирәләр белән яшәде», дип сөйләде. Галим үзе дә гомере буе бер генә хатынны сөйгән ир затыннан. Тормыш иптәше Әлфия апа белән алар алтмыш елга якын тигез гомер иткән. Әле дә күгәрченнәрдәй гөрләшеп көн күрерләр иде дә, тик ел ярым элек каһарманымның пар канаты каерылган, хәләл җефете бакыйлыкка күчкән. Гомәр абый аның фотосурәтләренә генә карап юана. Ул фотографияләр белән шкафның пыяласы тулган.

– Гомәр абый, булачак хатыныгыз белән ничек кавыштыгыз?

– Әлфия дә Мулла Иле кызы. 1947 елда үзебездә җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, җиде чакрым ераклыктагы Норлат авылына йөреп урта белем алдык. Мәктәп директоры Мансур абый тарих дәресен укытты. Җитәкче кешенең күп вакыты утын һәм башка кирәк-ярак юнәтеп уза, шул максат белән кайчак дәрестән дә китәргә мәҗбүр була, тарих турында сөйләргә мине калдыра иде. Алай-болай Мансур абый китсә, урыслар әйтмешли, «на всякий случай» дип, төрле чыганаклардан укып, дәрескә әзерләнеп килә идем. Такта алдына чыгып дәрес биргәндә укучылар шаулый башласа, Әлфиянең: «Тынычланыйк әле, Гомәр сөйләсен инде», дип тавышны басканы күз алдымда тора.

Университетны тәмамлагач, юллама белән Тобол шәһәренә педагогия институтына татар теле һәм әдәбияты укытырга җибәрделәр. Моны белгәч, ашарыма кем пешерер, киемемне кем юар дип уйладым да, озакка сузмыйча гына өйләнергә карар кылдым. Чибәр, кара күзле, якты йөзле Әлфия белән Тоболга киттек. Өч елдан Казанга кайттык… Ике бала үстердек.

– Ирләр ялгызлыкны хатыннарга караганда күпкә авыр кичерә. Әлфия апаны соңгы юлга озаткач, яшәү өчен каян көч табасыз?

Ялгыз башым. Юк янымда юлдашым.
Ашханәдәдер ашым.
Булса ашыйм, булмаса,
Бөдрә чәчле башымны кашыйм…
Әлфия кебек алтын, Гомәрем дип үлеп торган кеше юк инде. Аны бик сагынам. Профессор, академик булуымда да аның өлеше зур. Әлфия исеме «якын» дигән мәгънәне аңлата. Хатыным эчкерсез, ихлас иде. Ул минем өчен Ходай Тәгалә тудырып, җирдә миңа бүләк иткән алиһә, изге затларның берсе булды. Иртән торуга аның сурәтенә багам. Кара әле, әнә ничек йөзендә иман нуры балкый. Әй, Әлфиям, Әлфиям, мин һаман сине сөям, янам, көям…

– Балаларыгыз нинди өлкәдә хезмәт куя?

– Кызым Ләлә – физика һәм математика фәннәре кандидаты. Улым Айвар мәчет төзү буенча архитектор, Кол Шәрифне сафка бастыруда катнашты. Владивосток, Салават шәһәрләрендәге мәчетләр аның проекты буенча салынган. Улым белән горурланам. Минем гомер халыкка хезмәт күрсәтеп үтте, бу эш Айвар аша дәвам ителүенә сөенәм. Улым да, кызым да аерым яшиләр. Мине тәрбияләп торалар.

– Фән өлкәсендә күпме эшләп, «хрущевка»да яшәп калгансыз. Фатирыгызны яхшыракка, уңайлыракка алыштырырга мөмкинлек булмадымы?

– Бу – университет көче белән, кирпечен үзебез сугып төзелгән йорт. Сафка баскач, «больше и выше» дип бишенче катта менә шушы өч бүлмәле фатирны бирделәр. Хәзер инде баскычтан төшеп, менеп йөри алмыйм, лифт юк. Шуңа күрә күбрәк балконга чыгып, тирә-юньне шуннан күзәтәм. «Мир» кинотеатры артында зыялылар өчен йорт салынгач, анда фатир биреләчәк кешеләр исемлегендә минем фамилия дә бар иде, сызып ташладылар. «Не бывает худа без добра», диләр. Бу урынны яраттым. Безнең янда яшеллек күп, Казансу елгасы күренеп тора, атау җәйрәп ята.

– Пианинода кем уйный?

– Әлфиям уйный, гармунда да сузып җибәрә иде. Хатынымнан бик уңдым. Иртәрәк ташлап китеп кенә харап итте…

Энҗе БАСЫЙРОВА

Комментарий язарга