Гомернең иң җылы язы – унҗидедә

Миләүшә Равил кызы Гафурова 2000 елның 22 маенда Балтач районы Карадуган авылында дөньяга килә.

«Авыл – минем тәрбия үзәге булды, – ди ул. – Карадуган гимназиясен, сәнгать мәктәбендә хореография, рәсем классларын тәмамладым. Портретлар ясарга яратам. Төп илһамчым – табигать үзе!»

Миләүшә – КФУның журналистика факультетында икенче курста белем ала.

Кем генә булсаң да

Кем генә булсаң да, син ул син.

Һәм сиңа бар гамәл килешә.

Идеал – ул ялган. Син күркәм

Мактанчык һәм ялкау килеш тә.

Кем генә булсаң да, син – шәхес.

Ни генә кылсаң да – ихтыяр.

Тик сакла күңелең, хак юлны

Аннан да яхшырак кем тояр?

Кем генә булсаң да, син ул син,

һәм синең ялгышка бар хакың.

Гөнаһсыз кешеләр никтер чит,

Хатасын таныган – иң якын.

Кем генә булсаң да, син ул син,

Һәм сине кабатлар юк кеше.

Күңелгә салынган сәләтне

Һөнәр ит. Бу синең төп эшең.

Кем генә булсаң да, син ул син,

Һәм сине бу дөнья ярата.

Үзгәртми кешене һичкайчан

Кием дә, кершән дә, тарак та.

Кем генә булсаң да, син – кеше.

Бул көчле, тик булма бәдбәхет.

Мәгънәле яшә һәр көнеңне.

Ә җирдә төп мәгънә – ул бәхет!

***

Күккә карыйм.

Анда кояш

һәм синең күзләр.

Тормыш ага.

Сулар ага.

Көннәр үтә.

Син үтәсең.

Ошамыймы –

белмим,

никтер һаман

тырышып үргән

чәчләремне сүтәсең.

Елмаясың.

Синнән дә якынны

табармынмы икән

бу дөньяда,

бу тормышта.

Юктыр.

Тапмамын.

Син – иң күркәм.

Минеке – син генә.

Син үтәсең.

Бер китәрсең.

Һәм кайтмассың.

Бер ашкыну…

Тик бер яңа сулыш

Синнән көтсәм,

ни диярсең?

Үтәрсең син.

Тик әлегә янда.

Син – иң күркәм.

Минеке –

син генә.

Ләкин

синеке –

мин генәме?

***

Бар җавап –

Синдә.

Атлыгып

Кил дә,

Аһәңне сакла.

Ялган – бер катлам –

Тизрәк атла.

Көлүең – дога,

Нурлардан

Колга…

Догадай изге,

Миндәй сабыйга –

Иң чиста көзге.

Мәхәббәт

Чиксез.

Хаталарны

Тез!

Сөйми мөмкинме

Синдәй битараф

Ялгыш мөэминне?

Мөмкин түгелдер!

Биткә түгелдер

Бар булган канны.

Минем дөньяда

Гаделлек бармы?

Бар.

Ул син.

МИН КЫЗ КЕШЕ

Кемгә – диңгез, кемгә – галәм –

Тик йөрәгем белән беләм.

Бармак күрсәтсәң дә көләм.

Җан кесәңдә…

Мин кыз кеше.

Көләм бармак күрсәтсәң дә.

Бар дөньяны үзгәртсәң дә

Кайчак көлмим. Иң киредән

Дә кире мин.

Мин кыз кеше.

Һич бу дөньяныкы түгел:

Иң сизгере минем күңел.

Яшерен һөнәр – өйрәтү гел –

Әнкәң сөйләр.

Мин кыз кеше.

Тынлыктан да тирән көйләр,

Хуш ис, тәртип тулы өйләр…

«Иң ирекле кол ул», – диләр.

Колга тотыл.

Мин кыз кеше.

Җиңәргә теләсәң, отыл.

Кайчакта күмер дә – утын.

Һәвәслектә – наз бер йотым.

Галәмдәй аз.

Мин кыз кеше.

Һичберсе оныта алмас

Сүзләрдә – кырык кыллы саз.

Шул такыр җәй, шул челлә яз.

Ярдәм чакыр.

Мин кыз кеше.

Кирәк чакта гаҗәп тапкыр.

Иң чыдам һәм иркә батыр.

Чиксез беркатлы һәм сактыр.

Гыйшык яклы.

Мин кыз кеше.

Мин – кыз кеше.

Минем эшем –

Олы илһам һәм матурлык.

Сагышларны таратырлык,

Таң ике тапкыр атарлык,

Сугыш башлап, туктатырлык,

Дошманыңны яратырлык

Көчең бармы?

Ә минем бар.

Мин кыз кеше.

миләуша

Авторның калган шигырьләрен «Идел» журналының сентябрь санында укыгыз.

Комментарийлар

  1. Рифат Сәлах
    Окт 17, 2018 @ 13:55:58

    Афәрин, Миләүшә! Мең яшә! Котлыйм! Киләчәктә дә илһамың ташып торсын! Яшьлек ул — үзе шигърият! Мә шә Аллаһ!

Комментарий язарга