Милли проектка ничек грант отарга?

Чираттагы “Акыл фабрикасы”нда милли проектларга ресурс җәлеп итү ысуллары турында сүз алып барылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтеп үткәнчә, грантлар җиңгән проектлар арасында милли татарча проектлар бик аз икән.

Экспертлар шулай хәл итәме яисә проект җитәкчеләре үзләрен тәкъдим итә белмиме?

Татарстан Республикасы яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева грантлар отуда уңышка ирешү юлында нинди эшләр башкарылырга тиешлеген тәфсилләп аңлатты. Проект, әлбәттә, максатсыз була алмый. Шул максатка нигезләнеп, аерым бурычлар куела. Проект чын-чынлап яши алсын өчен, беренчедән, эш башлаганчы, күз алдында конкрет нәтиҗәне тотарга кирәк, икенчедән, аның башланачак датасын билгеләү мөһим. Ә иң авырлардан саналганы — проектка ресурслар җәлеп итү.

Иң элек ниндидер бер идеягә нигезләнеп эш башлана. Ә идея аерым сәбәпләр, факторлар тәэсирендә туа. Шул рәвешле, проект ярдәме белән син чишәргә тиешле проблемалар ачыклана. Моннан чыгып, куелган мәсьәләнең актуальлеген, кемнәр өчен файдалы булачагын һәм аның масштабын билгелиләр. Кайсы аудиториягә юнәлтелгән — сезнең эшчәнлек шуның мәнфәгатьләрен истә тотып башкарылырга тиеш. Шушы идеяне тормышка ашырыр өчен, планнар төзелә, эшче көчләр, ягъни команда туплана.

Руфия Рәфкатовна әйткәнчә, проектларны грантка тәкъдим итүдә аның исеме мөһим роль уйный. Ул аңлаешлы булырга һәм проектның максаты белән эчтәлеген чагылдыра алырга тиеш. Грантка гариза тутыру, шулай ук аерым бер таләпләр нигезендә эшләнелә. Проектны тәкъдим итә белү — җиңүгә бер адым. Грантка гариза язганда, күз алдында тоткан проблемалар турында мәгълүмат, статистика, анкета һәм башка төр күрсәткечләр булырга тиеш. Экспертларга кабул итәргә җиңел булсын һәм, шул ук вакытта, эшнең кирәклеген аңлату өчен кирәк бу. Гаризада ялган мәгълүмат язарга кирәк түгел, “ялганны эксперт бик тиз аңлап ала”, — ди Руфия Рәфкатовна.

Гомумән, проектларны грантка тәкъдим итү җентекләп эшләнелергә һәм озакка сузылырга тиешле эш булса да, үзеңне сынап карау кирәк. Бәлки, нәкъ менә синең эшчәнлек күп нәрсәне үзгәртә алыр.

Лэйлэ Лэйлэ1 Лэйлэ2 Лэйлэ3 Лэйлэ4

Комментарий язарга