Нәзер (хикәя)

Ә бу төшкә кереп бимазалаган сабый кем икән соң? Үзе шундый якын да кебек. Учларына нәрсә яшергән соң ул бала? Нәрсә бирергә тели икән ул? Әй бер Аллам, бу җирдә белеп  һәм белми кылган гөнаһларымны кичерә күр. Ал мине үз яныңа, газаплама шулкадәр. Йә булмаса, шул төшне аңларга ярдәм ит миңа, Ходаем! Шундый газаплы уйлар белән Разыя карчык яңадан йокымсырап  китте. Алланың рәхмәте, шул ук төшне ул яңадан күрде. Ләкин сабый бала үзе генә түгел, янында бер хатын-кыз да бар.

Нәзер дигән биш хәрефтә

Бик тирән мәгънә ятар.

Үти алмас вәгъдә бирмик,

Тотар ул нәзер, тотар.

Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН

Бүген дә  шул ук төшне күреп уянды Разыя карчык. Инде ничә айдан бирле, үлем белән көрәшеп, урын өстендә ята ул. Эшлисен эшләгән, яшисен яшәгән, 80нең аргы ягына чыгып килүче Разыя, үлемнең шулай тиз генә килеп, тиз генә алып китәсен чамалый иде инде. Соңгы елларда рәте бик бетеп китте шул әле аның. Заманында җир җимертеп яшәгән, эшләгән, авылда явызлыгы белән даны чыккан Разыя карчык бик бетереште, кипте, корыды. Күрәсең, бу — әҗәленә тигән авыру булды. Бернинди дару да, бернинди укол да, килене ясап биргән үлән чәйләре дә ярдәм итмәде аңа. Күкрәгендә җаны гына калган карчык һәр көнне үлем көтә. Үзе дә, балалары да газаплана. “Йа Ходаем, нигә шулай газаплыйсың син мине? Ал инде, ал үз яныңа! Ашыйсы ризыгым да калмады бит инде бу җирдә. Тамагыма капкан ризыгым да төшми — кире чыга. Нәрсә тота соң мине бу җирдә? Нинди гөнаһым җибәрми һаман? Ал үз яныңа, ал Ходаем!”. Разыя карчык эчтән генә шулай ялвара. Күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп чыккан кайнанасына карап, килене  уфылдап куйды. Озакка китте авырап урын өстендә ятуы. Карчыкның җыерчыклы бите буйлап аккан  күз яшьләрен сөртеп, авызына кашык белән су тамызды да, чыгып китте килен.

Разыя әби тагын үзе генә калды. Бераз йокымсырап кына киткән иде, тагын шул төшне күрде ул…

…Бер кечкенә генә кыз бала, талгын җилдә чәчен туздырып, аңа каршы йөгерә. Йөгерә, йөгерә, үзе кулын сузган. Уң кулын  йомарлаган. Шул йомарланган кечкенә генә кулда нәрсәдер бар кебек, ләкин ачык күренми. Сабый, учын ачмый, китеп югала…

Разыя карчык, шабыр тиргә батып, уянып китә. Бу нинди төш соң, ә? Авырап урын өстенә егылганнан бирле шул төшне күрә бит ул. Кем соң ул сабый? Нәрсә кирәк икән соң аңа?

Әби, күзләрен йомып, уйга батты. Уйлары аны, әкрен генә, узган гомере буйлап алып китте…

…Тормышы җиңел генә булмады шул аның. Яшь вакытта эшләгән гөнаһлары да булды инде. Мәхәббәт дип, гаиләсе, баласы булган кешегә кияүгә чыкты. Гаилә бозам бит дигән уй башына да кереп карамады шул чакта. Яраткан кешесеннән 2 малай тапты, ләкин улларын пар канат белән үстерергә насыйп булмаган, ире беренче гаиләсе янына китеп барды. Малайларны ялгызы гына аякка бастырды, укытты, үзенчә кеше итте. Ләкин олы улының гына гаилә бәхете булмады. Улының, башын югалтып эчүе аркасында, гаиләсе таркалды. Олы килене 2 бала белән ялгыз калды, улы әнисе өенә кайтып егылды. Улының әрәмтамак булып үз янына кайтып егылуына киленне гаепләгән Разыя, оныкларын да, киленне дә бүтән күрмәде. Икенче улы өйләнеп гаилә коргач, төп нигездә — Разыя карчык өендә калдылар. Әби аларга хәленнән килгәнчә булышты, балаларын үстереште. Инде алар да зур үсеп, таралыша башладылар.

Ә бу төшкә кереп бимазалаган сабый кем икән соң? Үзе шундый якын да кебек. Учларына нәрсә яшергән соң ул бала? Нәрсә бирергә тели икән ул? Әй бер Аллам, бу җирдә белеп  һәм белми кылган гөнаһларымны кичерә күр. Ал мине үз яныңа, газаплама шулкадәр. Йә булмаса, шул төшне аңларга ярдәм ит миңа, Ходаем! Шундый газаплы уйлар белән Разыя карчык яңадан йокымсырап  китте. Алланың рәхмәте, шул ук төшне ул яңадан күрде. Ләкин сабый бала үзе генә түгел, янында бер хатын-кыз да бар. Ул, кызны җитәкләп, әкрен генә килә. Ә Разыя карчык аларны читтән генә карап тора. Узып китәбез дигәндә генә, сабыйны җитәкләгән хатын, елмаеп, карчыкка карады. Разыя әби  сискәнеп уянып китте. Бу елмаю, бу хатын-кыз аңа бик таныш иде.Бу бит аның олы килене. Улы белән аерылганга да бер гомер узган, шул гомердән бирле киленне күргәне дә юк. Нишләп төшкә керде икән соң ул? Юкка гына түгелдер бу! Күрергә кирәк аны, эзләп табарга кирәк. Бәлки сабый бала турындагы бу төшне ул юрап бирер.

Авызына су тамызырга дип кергән кече килененең кулыннан тотты Разыя. Шатырдап кипкән авызында телен көчкә әйләндереп: “Олы киленне — Гөлсирәне тап, зинһар чакыр монда”, — диде. Кече килен аптырап калды. Нәрсәгә икән инде аңа 20 ел элек аерылышкан килене? Нәрсәгә чакыра икән аны? Ләкин авыру кайнананың теләген үтәмичә дә булмый. Үлем белән көрәшә бит, бәлки соңгы үтенечедер. Эзләргә, табарга, чакырырга кирәк килендәшен.

Олы киленне эзләп табу, үтенечне җиткерү әллә ни авыр булмады. Бер районда яшиләр бит. Үзе дә олыгая башлаган Гөлсирә, бу хәбәрне ишеткәч, тетрәнеп китте. Менә сиңа мә! Аерылгач, аның һәм балаларының барлыгын да белмәгән кайнанага нәрсә кирәк икән соң хәзер? Аның балаларын оныклар дип тә белмәгән карчыкка нәрсә булган? Авырый ди бит килендәше, үлем белән көрәшә, ди. Кайтмыйча да булмас янына.

Кайнанасының бөтен эшләгән явызлыкларын онытып, Гөлсирә икенче көнне үк юлга чыкты. Аны, коры сөяккә калган, заманында мәңге үлмәм дип җир җимертеп яшәүче кайнанасы урын өстендә  каршы алды. Гөлсирә хәл-әхвәл сорашкач, Разыя карчык кулларыннан тотып, һәр көнне күрә торган төш турында сөйләде. Гөлсирә, көчкә тын алып сөйләүче карчыкны, бүлдерми генә тыңлап торды. Белә ул, әйе , белә, бу сабый кыз баланың кем икәнен, учларында нәрсә икәнен дә белә, нигә төшкә кереп газаплауларын да, җанының нигә тәнне калдырып җиңел генә чыгып китә алмауларын да белә ул. Кайнанасын бу дөньядан әйткән нәзере җибәрми. Балта булып баш түбәсендә эленеп тора.

…Гөлсирә кияүгә чыгып, беренче баласы кыз тугач, кайнанасы шул балага үзенең алтын алкаларын бирәм дип атаган иде. Атавын атады, ләкин… онытты. Тормышлары барып чыкмагач, ул алкаларын  кече килененә бүләк итте. Әйе, бүләк итте. Бүләк итте дә — онытты. Гөлсирә үзе дә бу хәлне оныткан иде инде. Кызына, әбисе атаган алкалар  эләкмәгәч, үзе бүләк итеп 2 пар алка алды бит инде ул шул гомер эчендә. Кеше, биргән вәгъдәләрен, әйткән нәзерләрен яши-яши онытса да, Аллаһы Тәгалә онытмый икән шул аны. Әйткән сүзең, атаган әйберең үтәлмәсә, ул нәзер, балта булып, баш түбәңдә асылынып тора, әҗәл якаңа ябышса да, үтәлмәгән нәзерең сине бу дөньядан җибәрми азаплый дигәннәре дөрес икән.

Гөлсирә кайнанасына төшне шулай юрап бирде. Авыр, бик авыр булды Гөлсирәгә бу өйдә, авыру карчык янында үткәннәрне искә төшерү. Шуңа күрә ул тиз генә җыенды да, кайнанасы белән саубуллашып, китү ягын карады.

Кайту белән, белгән догаларын укып, Алладан кайнанасын кичерүен, ахирәткә күчәргә җиңеллек бирүен сорады.

…Бер атнадан әбинең үлүе турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Гөлсирә, бөтен булган горурлыгын җиңеп, балаларын чакыртып, кайнана-карчыкны соңгы юлга озатырга кайтты. Авыр иде аңа үткәннәргә яңадан әйләнеп кайту. Халык төркемен ерып, кайнана яткан түшәк янына килде ул балалары белән. Үзенә һәм балаларына сынап һәм чәнчеп караган күз карашларына түзә алмады Гөлсирә. Карчыкның салкын кулына кагылып: “Без бәхил, мең  бәхил”, — диде дә, чыгып китү ягына борылды. Аның күзенә берни дә, беркем дә күренми. Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк моннан, үткәннәргә юл юк бит. Шулай ашыгып чыгып барганда, ул кемгәдер ялгыш кына бәрелеп китте һәм ул кешенең кулларыннан, чылтырап, идәнгә алкалар тәгәрәп төште. Бу — кайнананың исән чакта үтәлмәгән нәзер алкалары иде. Ә шул төшкән алкаларны идәннән алырга азапланучы кеше — Гөлсирәнең 20 ел элек аерылышкан ире, балаларының әтисе иде.

алкалар

Комментарийлар

  1. Роза
    Дек 21, 2016 @ 21:19:50

    Гөлнәфискә рәхмәт. Хикәя бик мәгънәле, тормышчан, тәрбияви, урынлы. Хәзерге заман халкының олысын — кечесен уйландырырлык.

Комментарий язарга