Гөлназ Гарифҗанова Коммунистлар партиясе лидеры булырга омтыла (ФОТО)

Бу көннәрдә талантлы җырчы, журналист, «Идел» журналының якын дусты Гөлназ Гарифҗанова Мәскәүдә сәяси укуларда белем туплый. Дустыбыз депутат булырга, сәясәткә кереп китәргә хыяллана.

Инстаграм битендәге фотоларны күзәтеп баргач, Гөлназ Гарифҗанованың үзенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Җитмәсә, коммунистлар лидеры Геннадий Зюганов белән дә фотога төшкән әнә. Әллә кызыллар ягына кушылырга җыенамы?

— Әйе, мин Мәскәүдә, ике атна дәвамында югары сәяси белем туплыйм. Бирегә килүче төрле яклардан: Омск, Краснодар, Төмән, Уфа, Карачай, Дагестан, Мәскәү… Казаннан үзем генә. Гәрчә биредә катнашу өчен егермеләп кандидат бар иде, мине сайладылар. Кемнәр дисезме? КПРФ партиясе. Уку түләүле — 200 мең сум. Анысын партия түләде.

Санаторийда урнаштык, ресторанда бик тәмле ашаталар, экскурсиядә булып кайттык узган атнада, данлыклы «Совхоз» директоры Павел Грудинин белән таныштым. Кичә КПРФ лидеры Геннадий Андреевич Зюганов үзе безгә биш сәгать лекция укыды, аннары «Түгәрәк өстәл» оештырды. Бу атна ахырында диплом тапшырачаклар. Ялсыз укыйбыз, иртәнге 9дан 6га кадәр белем туплыйбыз. Башта авыррак булды, хәзер ияләштем инде, китәсем дә килми. Төркемдә мин иң яшь укучы.

— Гөлназ, депутат буласың киләме әллә синең?

— Монда укучылар без барыбыз да сәясәткә кергән бугай инде. Әлбәттә, мин дә депутат булырга омтылачакмын!

— Соңгы араларда гел Мәскәүдә син…

— Бу хакта әйтмәмен дә дигән идем, әмма… Мин Мәскәүгә күчендем бит! Монда яшим, эшлим. Кайсы өлкәдә? Әлегә сер булып калсын…

Менә шундый хәлләр… «Идел кызы» гимнын иҗат иткән һәм башкарган Гөлназ дустыбызга уңышлар гына телибез. Кем белә, бәлки киләчәктә ул «Идел» журналына бик күп Мәскәү халкына яздыра алыр, безгә тагын да ныграк ярдәм итәр… Коммунистларны да яздырып:)

Голназ Голназ1 Голназ2 Голназ3 Голназ4

Комментарий язарга