Гөлнур Айзат. Яшәү яме

Шагыйрә, прозаик, публицист Гөлнур Айзетулова (Гөлнур Айзат) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган елларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әллүки» иҗат түгәрәгендә каләм чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир була. «Идел» яшьләр журналына актив яза. 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә кайта.

1982-2016 елларда Буа районының Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В. Луначарский, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары булып эшли, татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Иҗаттан да аерылмый. «Бәхет гөле», «Өч мизгел» «Бәхетле бул!», «Күз яше ачы була», «Әманәт», «Күңел аҗаганнары», «Бәхет кошы» кебек китаплар авторы.

2

 

Яшәү яме
Яши алсаң иде гомер буе
Җан сөйгәнең белән серләшеп.
Яшәү матур!
Яшәү шундый матур !
Якыннарга сөю өләшеп.

Гомер юлын җырлап үтсәң иде
Үтмәсен ул юкка көнләшеп.
Яшәү матур!
Яшәү шундый матур!
Дусларыңа моңнар өләшеп!

Яши алсаң иде тормышыңда
Ялган-ялгышларга абынмый.
Бәхет биреп
Һәм бәхетле булып
Үткәннәрне бер дә сагынмый.

Ул исән!
Төннәрен йөрәгем ярылып
Уянган чакларда ни дисәң,
Колаклар читендә сулышы:
Ул исән, ул исән, ул исән!

Таңнарда хәбәрләр әйтергә
Тәрәздә туктаусыз җил исә.
Туктатам җилне дә ым кагып,
Ул исән, ул исән, ул исән!

Тәүлекнең минутлар сагында
Йөрәгем. Йөземне нур кисә.
Янымда ул барда – мин былбыл,
Ул исән, ул исән, ул исән!

Аптырый дусларым, танышлар,
Телемә бәхетле моң килсә,
Мин ничек түзим ди җырламый,
Ул исән, ул исән, ул исән!

Тормышым тартылган җәядәй –
Атар күк чак кына кул тисә.
Уктан да алдарак атылам –
Ул исән, ул исән, ул исән!

Яшьләрдә чылатам йөземне,
Иреннәр кысылып гел кипсә,
Яшәргә көч алам өметтән:
Ул исән, ул исән, ул исән!

Тылсым
Җиде кат күк кебек син дә
Катлам-катлам серләрең
Шул серләрең ачар өчен
Сүзләр эзлим, гүзәлем!

Эзләдем, эзләдем, таптым!
Икәү аштык күкләргә!
Иреннәр тапты иренне,
Уттай янды битләр дә!

Җиде төн тылсымы капты
Мәхәббәт янды дөрләп.
Сөю нурына коенган
Чишмәне тапты йөрәк.

Мәхәббәтебез диңгездәй –
Шундый көчле яратам!
Йөзик икәү ерак-ерак
Сөю дигән корабта.

Синле көзләр
Көзләремә сәлам язып салдым
Киткән кошлар белән кайтыр ул…
Синле көзләр миңа шундый якын,
Синле көзләр шундый матур ул!

Сары яфраклардан сары келәм
Син киләсең шуннан нур чәчеп.
Кулларыма сары чәчкә суздың
Узучылар калды көнләшеп.

Сары көзләр шундый матур быел:
Син булганга микән янымда.
Күңелемдә һаман кояш балкый,
Синең нурдан күзләр чагыла.

Көзләр миңа сагыш китермәде,
Мәхәббәтле итте йөрәкне.
Бәхетләрдән күкә ашар өчен
Әлллә соң бу көзләр кирәкме?

Ачык күңел
Синең өчен, күңел ишегемне
Һәрвакытта ачык калдырам.
Сиңа салкын булса, син теләсәң,
Учларымда учак яндырам.

Таңнар сәламемне алып китсен,
Илтсен йөрәгемнең җылысын!
Мәңге кипмәс күңел чишмәсенең
Һаман ташып торган моңы син!

Учларымның кайнарлыгын тойсаң
Югалтмассың озак җылысын.
Шул куллардан тәннәр генә түгел,
Йөрәкләр дә безнең җылынсын!

Мин күкләрдән синең сынны эзлим
Йолдыз нуры булып күрен бер!
Күңел ишегемне ачып кер дә
Күр син, җаным, йөрәк түрен бер!

Көзге
Көзге төссез, көзге хиссез, диләр,
Юк, ышанмыйм хаксыз сүзләргә.
Мин көзгегә сөеп карап торсам,
Көзге булып көзге үзгәрә!

Көзге яманлыклар җыя, диләр,
Ни дияргә мондый сүзләргә?!
Синең сының чагылып китсә анда,
Шатлык куна минем күзләргә.

Көзге җансыз, көзге кансыз, диләр,
Көзге сизми, имеш, уйларны…
«Бик сагындым» диеп язган идем,
Көзге булып көзге елады…

Бер өмет
Дусларың сынатса дуслыкта,
Мәхәббәт терелсә мең үлеп,
Яшәүгә көч бетми беркайчан
Күңелдә сакланса бер өмет!

Егылып елатыр чакларда
Күтәреп торгыза бер үгет.
Кайгыдан шатлыкка күпер күк
Бер өмет, бары тик бер өмет!

Хәнҗәр күк кадалган сүзләр бар,
Тик сынма, калма син бер җебеп.
Сынганга сокланмас кешеләр,
Яшәсен җаныңда бер өмет.

Кылынган хаталар онтыла,
Хәтер ул – диңгездә бер күбек!
Давыллар котырып бер тына,
Һәм балкый кояшлы бер өмет!

Гөлнур Айзатның шигырьләрен күбрәк «Идел» журналының 9нчы санында укырга мөмкин

Комментарий язарга