«Хөкүмәттән көтеп утыра торган заман узды»

Яшьләр авылда калмый, дибез. Яшәргә һәм эшләргә шартлар тудырылса нишләп калмасын?! Хәтта шәһәрне дә ташлап кайтырга риза алар. Агач нинди генә биек үссә дә, тамыры җирдә булган кебек, күбебезнең кечкенә ватаны район-авылларда бит.

 Иң элек «сугыш» башларга кирәк

Владивостокта дүртенче Көнчыгыш икътисад форумы бара. Саба егете Алим Галимуллин районда төпләнүе, үз кәсебен ачуы турында сөйли. Ә барысы да балачак хыялыннан башлана: кечкенәдән питомник төзеп, агач үстерергә теләгән егет, Казан аграр университетын, кызыл дипломга тәмамлап, Саба урман хуҗалыгына каравылчы булып эшкә кайта. Питомник ачу өчен җир сатып алырга, каралты-курасын тергезергә, кирәк-ярак өчен генә түгәрәк сумма чыгарып салырга кирәген яхшы аңлый ул. Тик әле кичә генә гыйлем икмәге кимергән, лаеш шулпасы эчәргә өлгермәгән егеткә андый акча каян килсен? Җитмәсә, иптәшләре «бишле»гә генә укыган идең, каравычлы булып урманда ятасың дип, ачык ярага тоз сибәргә җай гына эзли. Әнә шулай, мичкә утын ягып, дүрт почмаклы агач йортта яшәгән мәлдә Алим көн дә Аллаһка ялвара: «Йа Раббым, коткар мине моннан!» – дип дога кыла. Күкләр гозерен ишетә: Америкадан грант буенча укырга чакырып хат килә. Иң элек сугышны башларга кирәк, алымнарын аннары уйлыйсың, дигән принципка таянган егет тормышка каршы «дуэль»гә чыга: тиз генә виза эшләтә дә, океан артына оча. Карурманнан миллионлаган пассажирдан умарта күчедәй гөжләгән Чикаго аэропортына барып эләгә. Ике ел Америкада яшәү, ландшафт дизайны белән шөгыльләнә торган компаниядә эшләү, Миннесота штаты университетында әлеге юнәлештә уку аның хыял канатларын ныгыта, үзенә ышанычны арттыра, көч бирә һәм хәтта парлы да итә… Туган ягына кайтканда питомник ачасына тәмам инанган була инде ул.

Бөтен сер – социаль челтәрдә

Әлбәттә, эш ачарга тәвәккәлләгәнче, Казанда, Мәскәүдә төрле оешмаларда үзен сыный. Америкада вакытта интернет аша танышкан Эльвира исемле туташның үзенә тиң яр икәнен йөрәге белән сизеп өйләнергә дә өлгерә. Бар дә әйбәт кебек, тик эчендәге корт – питомник төзү хыялы һич тынгы бирми. «Абзыйга» эшләү исә сай суда йөзү кебек тоела. Эльвира белән уйлашалар да, берәүдән дә ярдәм өмет итмичә, кредитларга кермичә, берничә юнәлештә эшкә тотыналар: интернет аша агач үсентеләре сату, бакчачылык буенча киңәшләр бирү, ландшафт дизайны, интерьерны яшелләндерү хезмәтләре, әкренләп агач йорт төзү һ.б. Оешманың исемен «ГАФЭЛЬ» дип куялар. «ГАФ» кушымтасы – гаилә башлыгының инициаллары, «ЭЛЬ» – хуҗабикәнең исеменнән алынган. Хәзер инде бөтен көчләрен агач үстереп, аны интернет аша сатуга юнәлдерә алар. «Яхшы укыган, талантлы егетләр бәхет эзләп Казанга китеп югала, чөнки анда ниятеңне тормышка ашыру җиңел түгел. Авыл җирендә исә эш башлау күпкә чынбарлыкка туры килә, чөнки кәгазь боткасын ерып чыгу да тизрәк, аренда бәясе дә чагыштырмача очсыз. Күбебез продукция җитештерә һәм төп проблема – аны сату. Бу уңайдан интернет турыдан-туры кулланучыга чыгарга мөмкинлек бирә. Без заказны интернетта туплыйбыз, зур күләмдә алучыларга саллы ташламалар ясыйбыз. Кешеләр шуңа кызыгып, берләшеп ала. Товарны чит төбәкләргә дә җибәрә башладык», – дип сөйли Алим. Әмма аңа белеме, туплаган тәҗрибәсе аз төсле тоела, янә бер елга Миннесота университетына китә. Бераздан аңа Эльвира да кушыла. Бергәләшеп берничә штаттагы питомникларны, паркларны өйрәнәләр, үзләре кебек агач үстерүдә кәсеп иткән кешеләр белән очрашалар, аларның эшчәнлеген карыйлар. «Америкалыларның принцибы гади: кылган гамәлең башкаларга файда китерергә тиеш. Сер түгел: безнең илдә күп оешмалар хөкүмәткә хезмәт күрсәтүгә корылган, бу уңайдан министрлыклар астында тулы структуралар тамыр җәя. Америка законнары буенча яшәсәк, безнекедәй оешма Сабада гына җиде-сигездән артыр иде. Ә менә алардагы сату принциплары монда да яхшы эшли», – дип сөйли Алим. Эшмәкәр әйтүенчә, интернет магазинның төп сере – халык күз алдында булу. Социаль челтәрләрдәге аккаунтың ябык һәм үзең турында мәгълүмат куймыйсың икән, виртуаль кибет турында онытырга мөмкин. Шуңа күрә Галимуллиннар агач үсентесен төргәннән алып аны машинага төяп озатып җибәргәнгә кадәр – һәммәсен инстаграмга «элә». Кемгәдер уен тоелган бу шөгыль, алар өчен эш коралы. Хәер, социаль челтәргә куйган мәгълүматтан, фото-видеодан энергия килеп тору да төп шартларның берсе. Шул чагында гына кешеләр киңәшләшә, сораулар яудыра, теләк-тәкъдимнәрен, уй-фикерләрен җиткерә, ике арада ышаныч барлыкка килә, элемтә урнаша. «Эшне биш мең сумнан башладым дигәнгә күпләр ышанмый, янәсе сайт ясау өчен генә фәлән мең сум акча кирәк, диләр. Хостинг дигән әйбер аша бушка әзер сайт алырга һәм шул мәйданда эшләргә мөмкинлек барын белмиләр. Аның өчен иренмичә «Ютуб»ка кереп, бер көн өйрәнү җитә. Сайтыбыз бушка шул хостингта утыра. Әлбәттә, хәзер дизайнерга, «продвижение» өчен түлибез, чөнки товар әйләнеше артканнан-арта. Иң башта ук интернет-кибеткә дә акча түләсәң, бернигә ирешә алмыйсың. Безнеке кебек эшкә нульдән кереп китү зарур», – ди танышым.

 «Эшләп күрсәтсәң, син – почетта»

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, район күләмендә узган чираттагы чара вакытында тәүге адымнарын ясап маташкан Галимуллиннар питомнигына район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов үзе килеп керә. Әлеге очрашу киләчәктә Сабадагы паркларны төзекләндерү буенча игълан ителгән конкурсларда катнашырга чакыру белән тәмамлана. Кечкенә генә оешмаң район өчен файдалыга әйләнсен әле! Нинди горурлык! Аңарчы район күләмендә яшелләндерү эше алып бару уе башларына да килми, югыйсә. Хәзер исә төзекләндерүгә аларның да тырышлыгы кергән, зәвык белән, заманча итеп эшләнгән, чип-чиста паркларны күреп халык өчен сөенәсең. «Безнең өстенлек шундадыр дип уйлыйм: агачны утырттык да эшебез бетте, димибез, карап, тәрбияләп торабыз. Тернәкләнеп китмәгән үсентеләрне алыштырабыз – ике елга гарантия бирәбез», – ди Алим.

Моннан тыш, питомник ачарга хыялланып йөргәндә «табыш йөз мең сумнан артса, төрле чаралар уздырачакбыз», дигән максат та куя алар. Вәгъдә – иманның яртысы. «Җиләк-җимеш бакчасы», «Гөлчәчәк – бакчаның патшабикәсе», «Яз» бәйрәме, «Декоратив агачлар һәм куаклар», «Без – табигать балалары», «Уңдырышлы туфрак», «Ландшафт дизайны», «Яшел» бизнесны ничек башларга?», «Ясмин – мәхәббәт чәчәге», «Виноградлы бакча – җитеш тормыш билгесе», «Алма фестивале», «Үсемлекләрне кышка әзерләү» һ.б. темаларга оештырылган бәйрәмнәр бер-бер артлы булып кына тора. Кайберләренә йөз кырыклап кеше җыела. Үзеңә кирәкле мәгълүматны да аласың, кеше белән аралашып, артистларның чыгышын карап ял да итәсең. Галимуллиннар гаиләсенең ачыклыгы, белгәннәре белән уртаклашырга әзер торуы һичшиксез сокландыра. Баксаң, моның шулай ук үз хикмәте бар икән. «Көндәшлек булмаса, оешма үсми, – ди Алим. – Сереңә, белгәнеңә тончыгып ятачаксың. Хәтта иртән йокыдан да тормаячаксың! Көндәшлек сизгәндә генә эшмәкәр гел уйлый, эзләнә, хәрәкәтләнә, чаба, йөгерә. Көн дә биштән дә калмый уянырга тырышам. Юынып, чәй эчеп алганчы ярты сәгать чамасы вакыт уза, ул арада интернеттан яңалыклар белән таныш да офиска чыгып китәм. Иртәнге җидедә көнлек эшне планлаштыра башлыйбыз инде».

Инглизчә генә сөйләшәләр

Питомник дигәннәре Алимның туган йорты янәшәсендә урнашкан, дөресрәге бакчаларына кушылып киткән. Артык зур булмаган мәйданда нинди генә агач-куак күрмисең, декоративлары да, ылыслылары да, җиләк-җимеш үсентеләре дә һ.б. җитәрлек. Барысы да сатылып бетә, кышка бу җир бушап кала икән. Кибетнең икенче катында – офис. Җыйнак, гади генә җиһазландырылган бүлмәдә җылы мохит хакимлек итә. Шунда ук аудитория ясап куелган. Монда эшмәкәр-бакчачы балалар өчен инглиз теле клубы оештыра. Атнаның һәр чәршәмбесендә җыелышып берәр темага бары тик инглизчә генә аралаша алар. Әлеге очрашулар аша танышым киләчәк буында туган ягына, табигатькә мәхәббәт тәрбияләмәкче. «Балалар белән эшләү авыр, әмма әһәмиятле, – ди ул. – Район хакимиятендә кабул ителгән проект нигезендә районда һәр оешма җәйге каникул вакытында ике баланы хезмәтләренә түләү шарты белән эшкә ал. Бездә быел барлыгы алты укучы эшләде, алар кечкенә сабактан утырткан үсентеләр хәтәр калкып килә инде. Хәзерге егет-кызлар кызыксынучан, һәр әйткәнеңне эләктерергә генә тора. Биргән проектны да ахырына җиткерәләр, әйтик, агач утыртып, аны тәрбияләп, үсеп киткәнче тырышалар. Тик менә ахырдан башкарган эшләре турында хисап сорасаң, шушы этапта бирешәләр – язып, төгәлләп куя алмыйлар. Ни өчен шулай икәнен күпме тырышып та һич аңлый алмыйм. Менә шушың хикмәтен чишәсе бар».

IMG_8588

Авырлык ул – яңа мөмкинлек

Психологлар әйтүенчә, ирнең уңыш казануында сиксән процент өлеш – хатынныкы. Бу сүзләрнең күпмесе хакыйкатькә туры киләдер, әйтүе кыен, әмма янәшәсендә Эльвира кебек нур чәчеп торган хатын-кыз булганда ирнең уңышка ирешмәскә хакы юк. Әнә бит: «Алим кешене яндыра белә, аның потенциалы көчле. Күңел төшеп китсә, грандиоз планнар күрсәтә дә канатландырып җибәрә», – дип, хәләл җефетен мактап үзенең хатын-кыз зирәклеген белгертә. Эльвира Казанда туып үссә дә, куркып калмаган, иренең булдыклыгын күреп, Сабага яшәргә кайткан. «Яшермим, баштагы ике елда авыргарак туры килде: аралашырга кеше юк, халык та, менталитет та бүтән. Хатын-кыз ана булып тумый, бала тапкач кына моңа өйрәнә. Минем дә шундый үзгәреш чорым иде. Шул чагында тормышта дөрес юнәлеш кенә алырга кирәк икәнен аңладым. Авырлык та сынау түгел, ә мөмкинлек, яңа шартлар. Андый вакытта өйрәнгәннәрнең кайчандыр барыбер кирәге чыгачак. Кул эше белән шөгыльләнә, башмаклар бәйләп сата башладым. Кыскасы, тормыш вак-төяген яшәү рәвешенә әйләндерергә һич ярамый. Сайлаган парың белән бербөтен булып, зуррак максатлар белән янып-көйсәң, кайда да җәннәт бакчасы корырга мөмкин. Хыялыбыз – питомникны буыннан-буынга күчә торган мирас дәрәҗәсенә җиткерү. Моның өчен безгә кергән һәркем тагын килерлек булып канәгать китәргә тиеш. Кеше белән аралашу, агачлар турында сөйләү, аңлату күп көч сорый. Әмма «сездән алган алмагачтан алма ашыйбыз» яки «ой, шулкадәр күп слива җыйдык» дисәләр, сөенеч эчкә сыймый инде, безнең өчен моннан да зур бүләк, бәя юк. Үсенте китмәде, дип әйтүчеләр дә бар, андый очракта тизрәк сәбәбен эзләргә керешәбез. Тормыш шулай корылган: көчеңне, мәхәббәтеңне, назыңны һ.б. бирми торып, шундый ук җавапка өмет итә алмыйсың».

 «Тизрәк байыйсым килә»

Агач утырткан ага булган, диләр. Халык күбрәк җиләк-җимеш агачын үз итсә дә, танышларым әйтмешли, бәрәңге бакчасын бетереп, декоратив куаклар утыртучылар да җитәрлек. Әмма агач үстерү елдан-ел авырлаша икән. «Быел яз соң килде, май аенда да кар яткач, агачның вегетация чоры бозылды, – ди Алим. – Утырткач, куак тернәкләнеп үсеп китсен өчен вакыт кирәк, ул кышка керергә дә әзерләнеп өлгерергә тиеш бит әле. Шуңа күрә үсентеләрне җире белән сатарга тырышабыз, салкыннарга каршы торырга булыша торган махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртәбез. Күпләр декоратив агачны сатасың да акча эшлисең дип уйлый. Юк, бу – ялгыш фикер. Агач – тере җан, аны яратмасаң, үсми ул».

Әлбәттә, һәр эшмәкәрне борчыган мәсьәләләр булган кебек, Алимны уку йортларының агачларны өйрәнү буенча эш алып бармавы хафага сала. Бу хәл республикабызда гына түгел, ә Русия күләмендә күзәтелә. Яңа сортлар да уйлап табылмый. Халык яратып ашый торган әнис алмасының да тәме күптән үзгәргән. «Урман хуҗалыгы нефть эшкәртү тармагы белән тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә бездә ул аксый һәм моңа эчем поша. Миннесота университетында яңа сорт уйлап тапкан көнне барча халык бәйрәм итә, чөнки бу – вакыйга. Без үрле-кырлы сикергән артистлар белән акылдан чашабыз. Шуңа да тизрәк байыйсым, акчаны агачларны өйрәнүгә сарыф итәсем, табигатькә файда китерәсем килә, текә машиналар кирәкми миңа. Хөкүмәттән нидер көтеп утыра торган заман күптән узды, һәркем үзе тотынмаса, тормышта алга китеш булмаячак. Безнең районда гына кемдер абрикос, кемдер виноград үстерә, уңышны кая куярга белмиләр. Ә икенче берәү үстерергә маташып карый, барып чыкмый. Менә шуларны өйрәнеп, мәгълүматны туплап, китап итеп бастыруның да зыяны тимәс иде».

эл

Агачны кем утыртса, җимеше шуныкы, анысы бәхәссез. Шуңа да карамастан, Алим белән Эльвира алдан ук кисәтте: безне мактап язмасагыз гына күрешергә ризабыз, диде алар бер авыздан. Район җирендә гөрләтеп эшләгән, матур итеп яшәгән, һәр минутның кадерен белеп, аны файдалы уздырырга омтылган гаилә турында мактау да гаеп эш түгел, минемчә. Үрнәк итәме, гыйбрәт аламы – анысын һәркем үзе карый инде.

Комментарий язарга