Хәлил Шәйхетдинов: Россия Хорватияне 2:1 исәбе белән отачак

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Россия командасының ярымфиналга чыгасын фаразлый. Аның фикеренчә, Станислав Черчесов футболчылары Хорватияне 2:1 исәбе белән отачак.

«Хорватияне җиңәр өчен иң элек дициплина булырга тиеш. Алар контрһөҗүмдә көчле. Дөресен әйткәндә, мин Дания яклы идем. Чирекфиналга әнә шул команда чыгар һәм безнекеләр аларга каршы уйнар дип уйладым. Әмма көндәшне сайлап алып булмый. Россия футболчылары Хорватияне отар һәм ярымфиналга чыгарлар дип уйлыйм. Исәп безнекеләр файдасына 2:1 булачак», – диде Шәйхетдинов дөнья чемпионатының Казандагы шәһәр матбугат үзәгендә узган очрашуда.

Россия җыелма командасы Хорватия белән 7 июль көнне Сочида уйный, дип яза «Ватаным Татарстан«

3

Комментарий язарга