Халисә Ширмән укытучысы Мөхәммәт Мәһдиев хакында: «Сине сагына талгын Казансу…»

Иң мәшһүр, талантлы һәм үзенчәлекле язучыларны атагыз дисәләр, алар арасында һичшиксез Мөхәммәт Мәһдиев булыр иде.

g102

 Бүген, 1 нче декабрь,  мәшһүр татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Мәһдиевның туган көне. Исән булса аңа бүген 87 яшь тулган булыр иде.

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. М.Мәһдиевнең 1967 елда «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шулай итеп ул язучы-прозаик буларак та танылу ала. Бераз соңрак иҗат ителгән күләмле әсәрләре –шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. М.Мәһдиев драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала.

Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.

Язучылык эшеннән башка әдип укытучылык эше белән дә шөгылләнә. Аның укучылары, арасында танылган, талантлы, үзенчәлекле кешеләр шактый. Шулар арасында, кайчандыр безне дә укыткан педагог, галимә, талантлы шагыйрә Халисә Ширмән язучы һәм үзенең укытучысы турында болай ди:

Безнең кураторыбыз иде. Хәзер мин аның кайбер дәресләрен тыңламыйча, үземнең яшьлек-сөю дөньясына күмелеп утырган көннәремне юксынам. Нигә тыңламаганмын инде? Югыйсә, төркемдәге барлык кыз-егетләрне сәгатьләр буе авызына каратып тота ала иде бит ул. Аның лекцияләре язылган дәфтәремне карыйм. Күпчелек лекцияләрнең башы юк — соңга калганмын, күрәсең… Лекцияләрен яза алмый идем, шул үз уйларыма күмелеп утырганга булгандыр инде. Бәлки, яшьлектә миндә «синдром отличницы» — «барысы да тәртипкә буйсынган булырга тиеш» дигән уй башка кереп утырган булгангадыр. Ә ул куелган рамкаларга, тәртипкә берничек тә сыймый иде. Имтихан биргәндә дә төркемдәш кызымның дәфтәрен алып тордым. Ни гаҗәп, сүзен-сүзгә язып барган иде. Ул дәфтәр әле дә миндә саклана.
3 нче курста мин аннан курс эше яздым. «Бөек Ватан сугышы елларында «Безнең юл» («Казан утлары») журналында чагылган әдәби процесс» дигәнрәк тема. Яклау комиссиясе рәисе ул иде. «Менә, карагыз, тикшерегез, сораулар бирегез. Минем җитәкчелектә язды. Минем бер сүз дә әйтергә хакым юк» дигәне хәтергә уелып калды. Гадел, кырыс укытучы буларак истә калган. Тәнәфес вакытларында гел коридорны иңләп-буйлап йөри иде. Мин, исем китеп, «яңа романга материал уйлап йөридер инде» дип уйлый идем. Ә аның исә кафедра бүлмәсендә утырып торырга урыны булмаган икән. Вафатына 5 ел тулганнан соң, көз көнендә, каберенә зыярәт кылдык. Зираттан чыккач, бер мизгелгә туктап, борылдым да, күңелдән генә укытучымнан шул тыңланылмаган лекцияләр өчен гафу сорадым. Иңемә сап-сары яфрак килеп төште. Янәшәмдә бернинди агач юк иде… Кич кайткач, үзеннән-үзе шигырь юллары язылды. Ул вакытта шигырь язмый идем инде. Соңыннан бу шигырь юллары аны искә алу кичәсендә сценарийга кереп китте…
…Күңелдә сакланган хөрмәт хисләрем дога булып барсын.

Шулай…
Кеше китә — җыры кала.

ХШХШ2Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә.

***

Адашканда еллар юллар табалмыйча,
Чалганда уйлар, язмышлар,
Син бик кирәк безгә, әй, пәйгамбәр!
Җанда җуелмаслык сагыш бар…

Сине сагына Кесмәс болыннары,
Сине сагына талгын Казансу…
Сиңа атап йөрәгемдә йөрткән
Өзелеп җырлар җырым ямансу…

***
Рухың калган шушы болыннардан,
Атлар утлап йөргән тугайдан,
Син кайтырсың сыман яланаяк,
Таңнар атып, кояш туганда…
Төбәрсең дә уйчан карашыңны,
Гөберчәк дигән илгә,
Бер җырларсың сыман салмак кына
Торналар төшкән җирдә…

***
Ялгыштың ла, дөнья, арабыздан
Пәйгамбәрне алып киткәндә,
Ялгыштың ла, язмыш, үксез итеп,
Кагып-сугып аны йөрткәндә…
Рәхмәт сиңа, дөнья, бөек итеп
Пәйгамбәрнең сүзен күтәрдең.
Рәхмәт сиңа, язмыш, даһилыктан
Гадилеккә юлны күрсәттең…

17.11. 2000.

Халисә Ширмән.

Комментарий язарга