“Халкымның тагын да грамоталы булуын телим”

Июнь башында Әлмәттән бер төркем мәктәп укучылары – «Бир бишне» («Дай5») проектында җиңүче команда Сколковода узган Startup Village конференциясендә катнашты. Катнашучыларның берсе – 2016 елда Сәләтлеләр Университетының «Сәләтлеләрне ачу» җәйге яшьләр мәктәбендә белем алган, Әлмәтнең 2нче лицей укучысы Эвелина Мәҗитова. Ул безгә  конференциянең Junior program мәйданчыгы һәм рус теленә багышланган Rusmig авторлык проекты турында сөйләде.   

OVhGoyytaG4

Рус теле – мәктәптә иң яраткан фәнем. Мин еш кына рус теле буенча олимпиадаларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашам. Илебездә яшәүче халыкның грамоталырак булуын телим.

Rusmig проекты – рус телен өйрәнү буенча 7-14 яшьлек балалар өчен уен формасында тәкъдим ителгән сайт һәм Telegram-бот. Бердәм дәүләт имтиханнары, тестларга әзерләнгән мәктәп укучыларына да файдалы чыганак булып тора. Алар ярдәмендә рус теле буенча булган белемнәрне төрле бүлекләр буенча тест режимында сынап карарга мөмкин.

Сайттагы биремнәрне һәм кейсларны әзерләү өлкәсендә остазым – минем әнием, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Мәҗитова. 2016 елның җәендә Generation S 2016 предакселераторында читтән торып эшли башладым. Эшемнең нәтиҗәсе буенча, март аенда Мәскәүгә чакырдылар. Шунда минем проект белән Россиянең венчур компаниясе белгече, Мәскәү бизнес-тренеры Феликс Артеменко кызыксынды. Ул минем җитәкчемә әверелде, һәм без онлайн-хезмәттәшлекне башлап җибәрдек. Ул миңа Startup Village-2017 конференциясенә әзерләнергә ярдәм итте.

Open Innovation Startup Tour бәйгесенең төбәк этабында минем проектны Startup Village конференциясендә катнашу өчен сайлап алдылар. Rusmig – иң яхшы стартапларның берсе дәип бәяләп, кубок белән бүләкләделәр. Конференция нәтиҗәләре буенча, миңа көз көне Мәскәүдә старт алачак стартаплар үсеше буенча халыкара программада катнашырга тәкъдим ясадылар. Startup Village та мин Generation S предакселераторының финалында чыгыш ясадым. Тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен махсус бүләк һәм Нелли Орловадан InnMind.com  СЕО Инновацияләргә ярдәм итү фонды белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим алдым. Аңа минем Rusmig проекты ошаган, тагын… минем бик яшь булуым да гаҗәпләндергән. Стартаплар үсеше буенча программа эшли башлагач, миңа киләчәк хезмәттәшлек турында хәбәр итәчәкләр.l9_vZJbFZQ4

Startup Village конференцияендә мин төрле илләрдән килгән уңышлы эшкуарлар белән таныштым. Безнең алда IT, биомедицина, индустрия өлкәсендә эшләүче эшкуарлар чыгыш ясады. Иң истә калганы – Сан-Франциско эшкуары Артем Голдман (СЕО Visabot һәм Legal Space) булгандыр. Ул ничек итеп хаталар аша сынаулар үтә-үтә уңышка ирешкәне һәм үзенең стартабын Америкада эшләтеп җибәүе турында сөйләде.

Үземнең проект өстендә эшләвемне дәвам итәчәкмен. Сайтның үстерү, квалификацияле программист табу, мобиль кушымта чыгару һәм InnMind.com Инновацияләргә ярдәм итү фонды белән хезмәттәшлек итүне планлаштырам. Әлеге Фонд БДБ һәм Көнчыгыш Аурупа стартапларын инвесторлар, белгечләр һәм индустрия җитәкчеләре белән бәйли. Минем идеяләрем күп, ләкин әлегә техник яктан аларны мөстәкыйль тормышка ашыра алмыйм. Мобиль кушымта сайтның дәвамы булып торачак һәм без аны тормышка ашырырга тырышачакбыз.

Комментарий язарга