Үлгәннән соң да үлмәслек итеп яшәү кирәк!

«Әтиләргә игътибар аз. Ата кешенең дәрәҗәсен, авторитетын кайтарасым килә. Ул бит ризык табучы да, гаилә тоткасы да, өй төзүче дә… Әти кешегә элеккечә хөрмәт юк хәзер», — ди Фәрид Мифтахов.

– Фәрид абый, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеген Сез 2008 елдан җитәклисез. Эшләнгән эшләргә кыскача гына нәтиҗә ясап үтсәгез иде.

– Башкалада 2008 елга кадәр үк Казан шурасы дигән иҗтимагый оешма бар иде. Анда да без милли, дини мәсьәләләрне күтәрергә, төрле проблемларны чишәргә тырыштык. Шуннан Бөтендөнья татар конгрессында барлык татар оешмаларын конгресс канаты астына алырга дигән карарга килделәр. Бу үзенә күрә отышлы да булды.

Эшләгән эшләрне болай гына санап чыгу мөмкин түгел инде ул. Без иҗтимагый статуска ия, бюджетка өмет итә алмыйбыз, күбрәк үз көчебезгә таянырга туры килә. Дөрес, Казан шәһәре районнары хакимиятләре белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез, һәрберсендә үз кешеләребез, вәкилләребез бар. Оешмага апалар-абыйлар белән бергә яшьләр дә керә. Төрле чаралар уздырганда аларның барысын да бергә җыярга тырышабыз. Үзләре дә бездән ярдәм сорый. Баянчы, җырчы, биючеләр концерты, төрле тамашалары узганда без дә катнашабыз, төрлечә булышабыз. Үзем шул олы яшьтәге абый-апаларга, әби-бабайларга сокланып туя алмыйм. Өендәге тәрәзәсеннән урамга карап утырмый алар, үз телендә сөйләшә, җырлый, бии, яшьләргә үрнәк күрсәтә, актив яшәү рәвеше алып бара. Мин аларга үз әти-әниемә караган кебек карыйм, шуңа да ярдәм итеп яшәргә тырышам.

«Татар егете», «Татар кызы», «Ягымлы яз», «Халык җәүһәрләре», «Дин һәм татар дөньясы», «Ул көннәрнең даны онытылмас»… Болар Казан бүлекчәсе оештыра һәм ярдәм итә торган проектларның берничәсе генә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә булышып яшибез, аларга Болгарга, Биләрдәге Изгеләр чишмәсенә экскурсияләр оештырабыз. Ураза айларында ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә катнашабыз. Әлбәттә, бу эшләрнең күпчелеге шул ук конгресс, район хакимиятләре, энтузиастлар, хәйрия фонды белән бергәлектә башкарыла, нәтиҗәләрне дә уртак дип кабул итәм. Аннан килеп, без балалар бакчаларына, мәктәпләргә еш чыгабыз. Балаларыбызга туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт саклау юнәлешендә эш алып бару, гаиләләрдә «әтием-әнием» дигән сүзләрнең яңгыравына ирешү – төп максатларыбызның берсе булып тора.

– Казан – ул зур кала. Ә шәһәрдә, килешәсездер, миллилек бик авыр мәсьәләләрдән санала…

– Бүгенге көндә сәясәт ягыннан карасак та, башка яктан да безгә җиңел дип әйтмәс идем. Чөнки без Русиядә яшибез, аның дине – православ, халкы – урыс. Татарстанда урыс – татарча, татар әйбәтләп урысча сөйләшсә, ул, әлбәттә, бик идеаль күренеш булыр иде. Бәлки мондый хәл булмас та, ләкин өмет бар әле. Шул ук вакытта миллилек мәсьәләсен узган гасырның җитмешенче, сиксәненче еллары белән дә чагыштырып булмый. Әйтик, мин үзем 48 мәктәпнең актык татар сыйныфында укыдым, бездән соң татар сыйныфлары бетеп барды. Ул вакытта татар кешесе икенче сорт иде бит, ә хәзер урамда, транспортта татарча сөйләшсәң, сиңа әйләнеп караучы да юк. Милләтне, динне саклау кешенең үзеннән торуын да онытырга ярамый.

– Фәрид абый, Сез бит әле танылган хәйрияче дә. Башкаларга ярдәм итү теләге нәрсәдән туа ул?

– Кеше үз гомерендә тирә-юньдәгеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итеп яшәргә тиеш. Мөмкинлекләре булганнар – бигрәк тә. 2003 елда Нурлат районының Көрнәле Әмзә авылында әнием истәлегенә «Әминә» мәчетен ачканда, Хәлим Гайнуллин миңа «Әнием – Мама» фондында бергәләп эшләргә тәкъдим итте, акрынлап шунда җитәкче итеп тә куйдылар. Шул елдан ук Яшел Үзән районының Норлат балалар йортына шефлык итә башладык. Инде унике ел дәвамында бәйрәмнәр оештырабыз, бүләкләр тапшырабыз.

Бу эшләргә матди яктан чыгып кына карарга кирәкми. Балалар йорты дәүләт карамагында, дәүләт андагы балаларны тәрбияли, ашата, кеше итәргә тырыша. Күп кенә ата-аналар үз балалары өчен андый шартлар булдыра да алмый. Ятим балалар назга, игътибарга мохтаҗ. Без алар янына бер үк җәмгыятьтә яшәүләрен, кеше арасында гомер итүләрен аңлату өчен дә киләбез. Бу нарасыйлар киләчәктә безнең балалар белән бер җәмгыятьтә яшәргә тиеш булачак бит. Ачулы булырга, «синең әтиең-әниең булган, минеке – юк» дигән карашта торырга, үзләрен ятим итеп хис итәргә тиеш түгел алар.

– Ничек соң татар авылы? Яшиме әле ул?

– Юлда барганда, еш кына басуларны күзәтеп барам. Кызганыч, күп җирләрдә кырлар чәчелмәгән, иген урынына чүп үсә. Бу, әлбәттә, ялкаулыктан гына түгел. Бәлки икътисадый яктан караганда отышлы түгелдер, техникасы да кыйбат бит аның хәзер. Бөтен җирдә бизнесменнар, инвесторлар… Авылларда яшьләр калмый, балалар тумый, картлар да китеп бетеп бара. Казаннан 100 чакрымга кадәр булган авылларның хәле ярый әле, чөнки бүгенге көндә 100 чакрым ул зур ара түгел, шәһәргә кайтып-китеп эшләргә дә була. Ерагракларның хәле мөшкел. Әлбәттә, авылларның шундый хәлгә төшүе бүген башланмады, салалар язмышына Чаллылар, Түбән Камалар, башкалар төзелү дә тискәре йогынты ясады…

– Эчкечелеге, башка кирәкмәгәннәре дә бар бит әле аның.

– Эчкечелек шул ук эш булмаганнан, мотивация җитмәгәнлектән, акчасы юклыктан килеп чыга ул. Андый авыруга бирешкән кешенең бөтен кайгысы бераз ризык һәм эчемлек табуга кайтып кала. Ул инде авыл бетүе дә, милләтнең юкка чыгуы турында да уйламый, алай гына да түгел, үзе дә бер кирәксез кешегә әверелә. Мескен ул…

Сүз уңаеннан, минем аталар проблемасы белән дә шөгыльләнәсем килә. Әтиләргә игътибар аз. Ата кешенең дәрәҗәсен, авторитетын кайтарасым килә. Ул бит ризык табучы да, гаилә тоткасы да, өй төзүче дә… Әти кешегә элеккечә хөрмәт юк хәзер. Кая анда әтиләр кайтмыйча ашарга утырмау?! Атасын да түгел, анасын да көтми хәзерге бала, ашарга даулый. Әтиләргә хөрмәт кимү шул ук совет елларыннан башлангандыр, аракы эчертеп, ил төзетергә өйрәтеп бетерделәр.

– Барысын да куркыткан, әле дә тәмамланмаган кризисның сезнең эшчәнлеккә, бизнесыгызга йогынтысы булдымы?

– Кризис дигәндә «бәрәкәт» дигән сүз искә төшә. Эшчәнлегең бәрәкәтле икән, нәтиҗәләр сине куандыра һәм рухи канәгатьләнү бар икән, син аны бик сизмисең дә. Әлбәттә, кайсыдыр өлкәдә керемнәр төште, тискәре йогынтысы сизелде. Кризиска шулай ук комплекслы карарга кирәк бит. Кибетләр ябыла, кредитлар үсә, бәяләр күтәрелә, кеше акчасын туздырмый гына яшәргә тырыша, акчасы бетеп бара, кыскартулар, эшсезлек, керемнәр азая… Алга таба да шулай барса, ул эшсезләр инде гөнаһка батарга мөмкинлек эзли башлый, чөнки ничектер яшәргә кирәк булачак – монысы тагын да куркынычрак…

– Социаль челтәрләрнең барысында да теркәлгәнегезне беләм, хәбәрләрне, фотоларны үзегез язып, үзегез төшереп, үзегез элеп барасыз. Бу эшнең максаты нидә?

— Әлбәттә, социаль челтәрләр – ачыклыкны, җәмәгатьчелеккә якын булуны күрсәтә торган нәрсә. Әнә, Президент та иртән эшкә килә, фото куя, һәм шунда ук «әһә, Президент эштә, безгә дә кузгалырга кирәк» дип уйлап куясың. Аннан тегендә китә, монда бара, гел эштә икәнен күреп сокланасың. Кеше аңында үзеннән-үзе «нигә мин ялкауланып ятам соң, мин шулай булдыра алмыйммыни?» дигән уй туа. Мин дә язмаларны, фотоларны, инде җырларымны да кемгәдер үрнәк булу өчен куям. Үзеңә күрә ниндидер бер көндәлек тә әле ул. Эшләреңә нәтиҗә ясарга, тагын да планлаштырырга ярдәм итә. Аннан ачык кешегә башкалар тарафыннан ышаныч та ныгый.

Социаль челтәрләр дуслар табарга, аралашырга ярдәм итә. Күп кеше теге яки бу язмага, фотога карата үз фикерен белдерә, җырларга да мөнәсәбәтен ачып сала. Кайберәүләр ярдәм сорый, кемгәдер киңәш белән дә ярдәм итәм. Шундый мөмкинлек булганда, нигә ябылып ятарга?! Ачылырга кирәк!

– Бу эшләрнең барысына да ничек өлгерәсез соң? Кеше бит робот түгел?

– Бу мәсьәләдә мин шул ук хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны искә алам. Безгә үрнәк ул. Менә мин үзем дә аңа шул ук сорауны бирер идем. Иртән иртүк эшендә, шунда ук җыелышта, берничә сәгатьтән ул инде һавада, чит илгә барып җитә, кире әйләнеп тә кайта… Сокланмый мөмкин түгел һәм үрнәк алмыйча да булмый.

Бар да эшчәнлек мәйданының киң булуыннан тора дип уйлыйм. Дин, милләт, иҗат, бизнес, хәйриячелек, спорт – юк, болар берсе дә бер-берсенә комачауламый. Бәрәкәте, нәтиҗәсе булганда бигрәк тә. Бизнес белән генә шөгыльләнәсең икән, әйе, байыйсың, акчаңны гына санап яши башлыйсың, күбрәк акчаң булган саен, саранлыгың да арта гына. Ә нигә аны хәйриячелеккә тотмаска? Нигә зәкятне вакытында түләмәскә? Үзеңне башка яктан ачып карамаска? Була бит! Төрле өлкәдә шөгыльләнү ул теге яки бусыннан ял итеп алырга да мөмкинлек бирә.

Минем максат – кеше өчен кирәкле булу! Дөньяда үлгәннән соң да үлмәслек итеп яшәргә кирәк! Яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?!

Комментарийлар

  1. Рашат
    Июн 18, 2015 @ 11:11:31

    Бу энгэмэне мин тулысынча укыр идем. Кайдан алырга бу журналны? Киоскларда бармы ул?

  2. admin
    Июн 18, 2015 @ 12:35:32

    Хөрмәтле Рашат! Әңгәмәнең тулы варианты «Идел» журналының июнь санында басылды. Журналны Daily кибетләреннән сатып алырга була. шулай ук редакциягә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоныбыз — 222-05-45

Комментарий язарга