Кабат янмас йөрәк учакта Күзләремдә сагыш бар чакта…

Айгөл Миңлебай кызы Хәсәнова 1990 елны Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылында туган. Музыка мәктәбен тәмамлаган, 6 яшьтән бирле җырлый, 14 яшьтән шигырьләр яза. Югары белемне Казан дәүләт университетында ала. Бүгенге көндә Казан шәһәрендәге 8 гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

 

Буш хыяллар

Безнең үткән мәхәббәтне

Син, бәгырькәй, эзләмә:

Көзнең сагыш яфраклары

Яуды безнең эзләргә…

 

Янәшәңдә барырга дип,

Сагыш томаны сарса,

Сине, бәгърем, эзләдем мин

Буш хыялларым аша.

 

Хыялларым кошлар кебек

Китсен ерак илләргә.

Булган бар өметләремне

Бүләк итәм җилләргә.

 

Адашу

Син миннән еракта,

Бик тә бик еракта,

Арада үтәлмәс юллар бар.

Сагыш, моң йөрәктә

Басылмый җырлап та,

Төзәлмәс без кылган хаталар.

 

Арада – киртәләр.

Кичермим мин сине –

Ышанма син юкка.

Син киттең еракка,

Мәхәббәт илендә

Мин калдым озакка.

 

Пенәгәремә

«Туган ягым – яшел бишек»,

Бу сүзне һәркем белә!

Туган якны сагынганда,

Күздән яшьләр сибелә.

 

Су буйлары, чишмәләре

Якын, беләм, һәркемгә!

Ул болыннар, ул басулар…

Күңелләргә ямь бирә.

 

Дәва эзлим

Сөям сине ерак илләрдә,

Көтәм сине ачы җилләрдә.

Беләм, исмәс җилләр кирегә…

Үткән сөю калыр күңелдә…

Чынбарлыкны аңлар өчен мин,

Ябып куйдым сөйгән күңелне,

Эзлим дәгъва, эзлим бүген мин,

Теркәп куеп өмет җебемне.

 

Зәңгәр чәчкә алып өзсәң…

Зәңгәр чәчкә алып өзсәң –

Көннәр аяз булачак.

Сары чәчкә алып өзсәм –

Хәсрәтләрдә яначак.

 

Шул чәчкәләргә карыймын,

Белмим хәтта нишләргә.

Үз-үземне алдатырмын,

Аннан терсәк тешләргә…

 

Бәлки, әле таңнар атар,

Бәлки, кояш та батар.

Шул мизгелнең кайсылары

Чәчкәдәй җанга ятар?

 

Ачылыгыз

 Нигә генә кердең күңелгә,

Сөюемнән шашып көлергә?

Ак томаннар булып уйнадың,

Җил-давыллар булып урадың…

 

Кабат янмас йөрәк учакта

Күзләремдә сагыш бар чакта…

Әкрен генә сүнеп мин барам,

Ачылыгыз, уйлар, томаннан…

 

Тынгы керми

Көзләр белән кошлар киткәндә

Сәлам юллыйм сиңа алардан.

Инде ерак-ерак  илләрдән

Кошлар булып сине табалмам.

 

Көзге көннәр. Коеп явадыр.

Сине көтеп яшим өемдә.

Нигә, нигә генә, җаныкаем,

Тынгы керми бүген күңелгә?!

 

Йөрәк эзләми

 Караңгылык басты йөрәкне,

Сибәли яңгыр тышта…

Салмак кына уйный бию көен.

Тормыш агышлары ярыша…

Соңгы сүзем күзләремнән ага,

Ерак юлга йөрәк карыша…

 

Сиңа…

Бәхетлеме, диеп, сорама.

Бәхет ятмый җирдә ялтырап…

Сөясеңме, диеп, сорама!

Күңел кылларымнан ал җавап…

Яшьләр тама хәтер юлына,

Серле сүзләр кала яңгырап…

 

Комментарий язарга