Хаталы язылган аптека

Февраль уртасы, урам тын. Салмак кына эре ябалак кар ява. Көн кичкә авышкан чак. Инде караңгы да төшә башлады, урамдагы лампаларны бер-бер артлы кабыздылар. Менә, оныгын җитәкләп, әби бара. Тун якасын җил үтмәсен өчен, күтәреп куйган, шәл уранган. Оныгын да нәкъ үзе кебек итеп киендергән. Алар икәү, авыр атлап баралар. Баскан саен аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килеп тора. Еракта тагын бер нокта күренә. Бик тиз якыная, йөгерә ахрысы.

Инде килеп тә җитте, әби һәм аның җитәкләнгән оныкчыгын бәреп үк диярлек китте.

— В-ж-ж-ж! Бу бәләкәй Нариман мәктәптән кайта. Үзе кулларын самолет кебек итеп җәйгән.

— Вж-ж-ж! Әнә ничек бияләйләренә боз катып беткән, чәче тырпайган, борын, колак, бит-яңаклары кып-кызыл. Андый кызыл йөзлеләр турында, картлар, чиертсәң каны чәчрәр диләр. Артына таккан букчасы бер якка кыйгайган, куртка замогы чишелеп беткән. Ә аңа барыбер – ул туңмый. Чаба да чаба. –Вж-ж-ж!

Нариманга быел җиде тулды. Ул инде мәктәптә укый. Мәктәптән дә үзе кайта. Чөнки аның өе мәктәптән бик ерак түгел. Әйе, менә аның өе. Менә ул караңгы подъезддан икенче катка йөгереп кенә менә, аяк очларына басып үрелеп, звонок төймәсенә баса.

Ишекне аның әбисе Шәмсенур апа ача. Аякларын салып, Нариман өйгә уза. Үзе мыш-мыш сулый. Аннан салкын бөркелә, кыш исе килә. Ә өйдә шундый җылы, шундый ямьле! Әбисе Шәмсенур апа йөгерә-йөгерә аны чишендерә. Бәләкәй бияләйләрен, оекбашларын батарейга элә. Бүлмәдә Нариманның әнисе дә бар. Әнисе Нурия компьютерда тиз-тиз нәрсәдер басып утыра. Менә ул бүлмә уртасында чалбарсыз, ләкин әле һаман да курткадан басып торган улына карый да кире компьютер экранына борыла. Бераздан:

— Нариман, синең шапкаң кая? — дип сорый.

Нариман башта башын тотып карый, аннан куртка кесәләрен актарып карый. Ә шапка юк.

-Мин белмим, – ди ул, башын иеп. Югалган.

-Кая калдырдың соң?

-Мин… Мин хәтерләмим.

-И-и-и иртәгә нәрсә киеп барасың инде! — дип кайнаша әбисе Шәмсенур, Нариманның юеш курткасын салдыра-салдыра.

Бәләкәй Нариман шыңшый ук башлый.

-Шыңшыма! — ди абыйсы Илнур, – син аны соңгы мәртәбә кайда күрдең?

-Без малайлар белән аптека янында, кар атышлы уйнаган идек.

-Нинди аптека?

-Хаталы язылган аптека янында.

-Кайда соң ул?

-Мәктәп янында, бакчаны узып киткәч… Хаталы язылган аптека!

— Илнур, бар әле тиз генә карап кайт! – ди әнисе Нурия.

Илнур башта — нигә мин? дип карышса да, киенеп чыгып ките. Ул чыкмыйча тагын кем чыксын инде?

Илнур бик соң кайта, ул якын-тирәдәге бөтен аптекаларны да урап чыккан. Ә шапка юк.

-Нариман кая? – дип сорый ул әнисеннән кайткач.

-Инде йоклый, — ди әнисе, компьютереннан аерылмый гына.

-Нариманның, хаталы язылган аптекасын тапмадым, – ди ул авыр сулап. Иртәгә минем шапканы гына киеп китәр.

-Ә син?

-Ә мин капюшонны тагармын.

 

***

Иртән, гадәттәгечә, Харисовларның ике бүлмәле фатирында ыгы-зыгы башлана.

Илнур бер аягында сикерә-сикерә чалбарын кияргә тырыша, аның авызында коймак. Иртәнгене ул беркайчан да ашарга өлгерми. Менә бүген дә институтына соңга калып бара. Нариманның әнисе Нурия компьтерда нәрсәдер баса-баса бизәнергә тырыша. Иренен буйый. Ә Шәмсенур апа һәр иртәдәге гадәтенчә өй буйлап тыз-быз чабып йөри. Ул әле аш бүлмәсендәге көя башлаган коймакларын әйләндерә, әле Нариманның чалбарын алырга дип ваннага чаба. Чалбар балакларын тотып-тотып карый. Кипкәнме икәнен тикшерә. Нариманның кечкенә оекбаш, бияләйләрен батарейдан җыя, ә соңыннан, коймагын исенә төшереп янә аш бүлмәсенәә йөгерә.

Бер Нариман гына тыныч кына утыра. Урындыктан аякларын асылындырып  болгый-болгый, әбисенең тәмле коймакларын йота. Аңа бар да бер. Ул, авызына алма капкан килеш куртка кияргә, шул ук вакытта зур аякларын Нариманның кечкенә ботинкасына дыңгычларга тырышучы абыйсыннан көлә.

Унбиш минуттан ул инде киенгән. Алар Шәмсенур әбисе белән мәктәпкә баралар. Бүген көн аяз. Күк зәп-зәңгәр. Юл буендагы кар өемнәре тагын да зурайган. Кояшта кар бик матур итеп җемелди. Мәктәпкә бара торган юлдан кичә яуган карны көрәп тә куйганнар.

Менә алар балалар бакчасын узып китәләр. Бераз баргач мәктәпкә барып җитәрәк Нариман:

-Менә! Менә ул хаталы язылган аптека дип кечкенә генә кулы белән “ОПТИКА” кибетенә төртеп күрсәтә.

Ул әбисенең нигә көлгәнен аңламый. Ә менә аның шапкасы. Кар көрәүче аны агачның иң күренә торган ботагына элеп тә куйган икән.

Комментарий язарга