Хәния хатлары яки “Сөю гөлем сулмасын!”

Иртән 4.10да Хәния төшемә керде…Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра…биек баскычның башы күренми…Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк…
Мин сүз башлаганчы,миңа таба борылды да:
-И ,Гөлнур җаныкаем, бер үкенеч калды әле күңелдә,менә бу җырны эшләп чыгарга һич вакыт җитмәде…Югыйсә бик яраткан идем,авыз эченнән гел көйләп йөрдем…Егетләргә дә күрсәткән идем…Шәп җырым буласы иде…менә ..соң булсак да шуны эшләп утырам әле…башта үземчә җырлап карыйсым килде…
Тальянының бар күреген киерелдереп уйнап җибәрде.
-Карале,Хәниякәем,бу җыр синең башкаруда бөтенләй башкача яңгырый икән ич!-дим таң калып.Аннары өстендәге ромашкалы күлмәген мактарга тотынам:
-Гел килешле итеп киендең инде!Ромашкалары да чын чәчәк кебек!
Хәния җырлавыннан бер мизгелгә генә туктый да:
-Менә тектердем әле,әллә нинди күлмәкләр бар, ромашкалысы юк икән,аннары күптән гади ситса күлмәк кигәнем юк,тәнгә бигрәк сулышлы,-дип кабат җырны сузып җибәрә…
Син дә мине минем кадәр
Ярата алсаң иде!
Җанга тулган сагышларны
Тарата алсаң иде!
Кулларымны сузам сиңа
Җылыт,җаным, туңмасын!
Өстәп тор кайнар хисләрең,
Сөю гөлем сулмасын!

…Күзләремне ачтым…Иртәнге җилдә җилфердәгән тәрәзә пәрдәләрендә Хәниякәем моңнары тирбәлә сыман.Аңга килә алмый торам.
Бүген көне буе шул моңлы төш мине озата йөри…Хәниянең миңа язган смс-хатларын йотлыгып укыйм.
Мин аларны аерым файлга җыеп бара идем.
Кайсылар бер сүздән,кайсылары ике-өч сүздән,кайберләре бик озын хатлар…Аларда Хәниянең уйлары,тормышы,сагышлары…
*
“Хакым бармы?”  дигән шигыреңне бик яраттым әле…Мин аңа егетләрдән көй яздырачакмын.
Көтмәгәнсеңдер?!Тыңлап кара, Илнур Саттаров бер дигән көй язды теге шигыреңә.Ансамбль егетләре язмасын салам…Ни диярсең?”
Рәсәй төбәкләрен иңгә-буйга концертлар белән йөреп чыккан бөек җырчының мондый гади мөнәсәбәте мине өнсез итә…Мин тизрәк җавап язарга тотынам.
**
“Гөлнур ,син аллергия турында язгансың…Миндә дә бар ул кәмит!Кайбер ризыкка аллергия минем.Кояшка да…Кеше төсле кызынып ята алмыйм…Кояш бик яратмый бугай мине…Ә бит мин җәйне бик көтеп алам…”
Их,Хәниякәем!Шул көтеп алган җәйләрнең быелгысы сине безнең арадан алып та китте инде!Җыр иле ятим калды синсез!
****
“Гөлнур! Соңгы арада борчулар күп булды әле…Тавышка ял кирәк,нервы некуда…Алсуымны сагынам…Бүген Алсуымны алып киттеләр…Дустым Мәгъсумның кызы Наиләне үземдә торырга алдым,театр училищесына керттем, күңелемә бер юаныч…Алия кияүгэ чыккач, шулай ук Чаллыдагы дусның кызын укырга кертеп, үземдә торгызган идем…Наилә дә әтисенең елын уздырырга кайтып китте…Мин Морт авылына җыенам буген. Егетләр җыела,чишмә ачтылар,Чаллы хуҗалары,Елабуга …”
*****
“Гөлнур,җырыбызны шундый яраталар…Кайчан үзеңә барып тыңлатам инде?!Буага барып чыгарга исәбем зур.Сәхнәдән әйтәсем килә…күңелдәген…Халык алдында.Килерсез Азата касымович белән.Ул да тыңласын,күрсен!Кәефләрем ,Гөлнур, бар да яхшы Аллага шокер!Гел эштэ…Бүген Чаллыда,төнлә әни янына- Тәтешлегә. Алла бирса!Яна еллар унышлы булсын, Дустым!Сәламәтлек барыбызга да!!!”

Комментарийлар

  1. Гильмулла Зәкиев
    Авг 05, 2017 @ 02:17:15

    Ихласлылык ургып торган матур һәм хисле истәлек язмаларың өчен бик зур рәхмәт, Гөльнур ханым!!!

Комментарий язарга