Юто Хишияма: «Татар ризыкларыннан өчпочмак һәм чәкчәк тәкъдим итәм»

«Япониянең спорт газетасы миннән интервью алып, Казан турында мәкалә чыгарган!», дип язды социаль төркемнәрнең берсендә Юто Хишияма. Татар телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнгән татар егете белән «Идел» хәбәрчесе дә элемтәгә чыкты.

Билгеле булганча, Юто Хишияма исемле япон егете 2014 елда Казанда узган татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулаган иде. Шуннан соң ул ике ел татар филологиясе юнәлешендә белем алды. Бүгенге көндә Юто Япониядә яши. Ләкин татар илен, телен, мәдәниятен яратудан һәм үз илләрендә танытудан туктамый. Шушы көннәрдә Япониядә чыга торган спорт газетасы да аның Казан һәм Татарстан хакында фикерләрен бастырып чыгарган.

«Узган елның азагында, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Япония җыелма командасының Казанда урнашачагы ачыкланган иде. Япониянең көн саен чыга торган спорт газетасы «Хоти симбун» журналисты, Япониядә күпләргә әле таныш булмаган бу шәһәрнең нинди икәнен язасы килгән. Казан турындагы мәгълүматларны интернетта эзләгәндә, без язган китапны тапкан һәм интервью сорап безгә мөрәҗәгать итте. Шуннан соң газета журналисты мин укыган Токио чит телләр университетына килеп, миннән интервью алды. Мин түбәндәгеләрне әйттем:

— Казанда яшәүчеләрнең яртысы рус, яртысы татар. Ике төрле милләт һәм дин вәкилләре дус, тату яши. Шәһәрдә мәчетләр һәм чиркәүләр янәшә тора.

— Казан Япония җыелма командасы уйнаячак шәһәрләргә якын булуы гына түгел, Россиянең спорт башкаласы булуы да база булып сайлануның сәбәбедер.

— Кышын минус 30 градуска кадәр салкын булса да, матчлар булган чакта климат бик рәхәт. Кояш нурыннан сакланырга гына кирәк.

— Рус һәм татар ризыкларын ашап була. Татар ризыкларыннан өчпочмак һәм чәкчәк тәкъдим итәм. Татарлар мөселман булганга, кайберәүләр аракы эчми».

Күрәбез, Юто Казанны әйбәт яктан күрсәткән. Татарстан башкаласына мәхәббәтен саклый, димәк.

Искәртеп узабыз, Япония җыелма командасы  Казанга 13 июньдә киләчәк. Төркем уеннары кысаларында 19 июньдә алар Саранскида — Колумбия, 24ендә Екатеринбургта — Сенегал, 28 июньдә Волгоградта Польша командалары белән уйнаячак. Юто япон егете булганга күрә дә, Япония җыелмасы өчен җан атарга була, димәк.

5

Комментарий язарга