Хитри-Митри

22 декабрь — танылган журналист, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтовның туган көне. Шуны истә тотып, олы каләмәшебезне туган көне белән котлап, аның «Хитри-Митри» хикәясен тәкъдим итәбез. Уйланырлык нәрсәләр бар монда…

Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. Аксубай районы Иске Кыязлы авылы мәктәбен тәмамлый. 1968-1973 елларда КДУның журналистика бүлегендә, соңрак Ленинградта Политология институтында укый. Беренче иҗат җимешләре район һәм «Яшь ленинчы» газеталарында, «Ялкын» журналында басыла.

«Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, Татарстан дәүләт телерадиокомитетында, ТР Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгында эшли, озак еллар «Мәгърифәт» газетасының баш мөхәррире вазыйфасын үти. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2005), психология фәннәре кандидаты.

Бик тә эчләрен пошырды Мәйсәрә түтәйнең кызлары турындагы яман хәбәр. Имеш КДУда укучы Ләйсәннәре урыс егете белән йөри икән. Эшләре хәтта өйләнешүгә таба бара, имеш. Каян гына ишетеп, каян гына белеп бетерәдер бу авыл халкы, билләһи.
— Әдәм рисваена сала бит чәчбиең, — дип ярсып кайтып керде трактор паркында эшләүче Гайфулла абзый. – Каян тапкан диген, ә?.. Нәселдә булмаганны?! Беткәнмени үз ишләребез?..
— Туктале, әтисе, кызмәле, — диде Мәйсәрә, күз яшьләрен сөртеп, — Ләйсән үзеңә охшаган, иләс-миләс кенә эшләмәс шундый гамәлне… 15 яшьлек чагы түгел, Аллаһы бирсә, бер елдан дипломлы юрист булып чыгачак. Менә тиздән каникулга кайтыр, әйбәтләп сөйләшербез шунда.
Сабан туйлары узып, печәнгә төшкәннәр иде инде Ләйсәннәр кайтканда. Халык сүзе хак икән. Чыннан да урыс егете булып чыкты кызның танышы. Казанда туып-үскән, әнисенең бердәнбер улы икән. Армиядән кайткач, милициягә эшкә урнашкан, читтән торып юрфакка кергән.
Кызу печән өсте, кырда, болында машиналар да еш ватылып кала. Барысына да вакытында ярдәм күрсәтергә кирәк. Эретеп ябыштыру остасы Гайфулланың кадере аеруча арткан көннәр. Көтүләр кереп, караңгы төшкәч кенә кайтты ул бүген.
Каршыга Ләйсән атылып чыкты:
— Исәнме, әткәй? – диде ул, гаепле кеше сыман тавышын йомшартып. – Син ачуланма инде берүк, хат та яза алмадым, телефоннан да хәбәр итмәдем кайтачагыбызны… Үзем дә көтмәдем болай килеп чыгасын. Башта дуслашып, күрешеп кенә йөрдек. Ләкин Дима әйбәт кеше булып тоелды…
Гайфулла кунакның исеме чыккач кына башын күтәрде. Ләйсән янәшәсендә сары чәчле, зәңгәр күзле, тыйнак кына егет басып тора иде.
— Здрасьте!.. Саломалейкум, Гайфулла абы! Меня зовут Дмитрий…
— Вәгаләйкүм әссәлам, жигит! – диде хуҗа, кунакның сузган кулына игътибар да итмичә. – Вы пройдите передний зал, там пагаварим…
Мәйсәрә белән кыз, кухняга юнәлделәр, чәй әзерләргә керештеләр.
Бераздан залдагы озын өстәлдә җырлап утырган самавыр янында әңгәмә башланды. Егет күп сөйләшә торганнардан түгел булса кирәк. Тамак кырып алганнан соң турысын ярып салды:
— Вообщем, я приехал просить руки Вашей дочери… мы уже год знакомы и мама знает об этом… Любим друг-друга…
— А пчяму мы первый раз слышим? И Ләйсән ничава ни гаварила. У вас бит другая религия, у нас – другая…
Мәйсәрә хафаланып, сүз кыстырырга тырышты:
— Атасы дим…
— Тик тор! – дип кырт кисте Гайфулла коры гына. – Чиркәүләрдә чукындырып, шайтан туе ясап кияүгә бирә торган кызым юк минем… Сваих дивчат ниту штоли? — дигән сорау белән кунак егетенә таба борылды.
— Әти, никях… – дип нидер әйтергә теләгән Ләйсән, тамагына төер тыгылгандай, тотлыгып калды һәм яшь тулы күзләрен каплап кухняга йөгерде. Мәйсәрә дә ни әйтергә, кая барырга белми тора. Егетнең чынаяк тоткан кулы бераз дерелдәп алды кебек:
— Так-та-а-ак! Не хотите, значит, Ляйсанку за меня отдавать?! – дип сикереп торды ул урыныннан. – Ну чтож, через девять месяцев сами приведете ее…
Егет солдатча адымнар белән ишеккә таба юнәлде. Ә Гайфулланың башына күсәк белән тондырдылармыни. Мәйсәрә дә чак кына аңын җуеп, идәнгә аумады. Хуҗа исенә-акылына килеп, егет артыннан кычкырды:
— … Туктале, алай булгач, ни… Митрәй кияү! Пастой-ка, кем… Зәт!..
Ләйсән дә аш бүлмәсеннән йөгереп чыкты, Мәйсәрә дә айнып китте, Митри дә ялындырган сыманрак кыяфәт белән кире үз урынына килеп утырды.
— Соң, кияү-зәт, баштан ук әйтәсең калган аны, Ләйсәннең кәмәне бар дип… Ты прасти, я бит ни знал…
Тиз арада кечкенә генә туй мәҗлесе ясарга булдылар. Ләйсәннең авыл Советы рәисе булып эшләүче классташы, үзенең ак төстәге яңа “Волга”сына тасмалар, шарлар тагып, алдына курчак утыртып, урам әйләндерде. Мәдәният йортында яшь парга загс теркәлүе үткәрелде. Икесе дә актан киенгән. Кияүнең башына күзләре төсле зәңгәр түбәтәй кидергәч, ул хәтта татар егетенә охшап калды.
Никях кирәк дигән сүз ишеттерделәр. Тик Сафиулла мулла, башка дин кешесенә никях укып, үз өстемә гөнаһ аласым килми, дип әйткән, имеш.
Гайфулла никях укытылмауга бер көенсә, булачак оныгына исем куштыруны уйлап ике көенде. Әгәр аны чиркәүдә чукындырып, авызына кашык белән шәраб салсалар, бетте баш, гарьлеге ни тора, чурту матыр…
— Ләйсән бит кияүне атеис, ди. Бер дингә дә ышанмый, янәсе. Бәлки баланы авылда гына табар. Шунда мулла чакыртып, исемне дә үзебез куштырырбыз, Аллаһ боерса, атасы дим…
Яллары бетеп килә яшь парның. Ләйсән шат, күбәләк кебек очып кына йөри, һич авырлы димәссең. Митрәй кияү дә авыл тормышына ияләшеп килә, күрше-күлән белән дә ачык сөйләшә, көн дә бер-ике татарча сүз өйрәнә. Хәтта ашаганнан соң дога кылганда башкаларга ияреп, кулларын күтәреп, иреннәрен кыймылдатып утыра башлады.
— Бәләкәчегез булгач авылга кайтарыгыз, кәҗә сөте эчерербез, бик тиз үсеп китәр, Аллаһ боерса, — дип озатып калды Мәйсәрә яшьләрне.
— Мне нравится у Вас, тихо, спокойно, — диде кияү, — прямо душа отдыхает, надеюсь,и мама захочет приехать сюда…
— Ниприменно, кодагыйны вазьмите ссабой, — дип куйды Гайфулла. – Перидайте от нас маленько күчтәнәч-гастинице, — дип, яңа аерткан бал, каймак, яңа тозлаган кыяр банкаларын озата баручы машина багажнигына тутырды.
Көн артыннан көннәр узды, айлар узды, ләкин бәләкәч турында бернинди хәбәр дә юк иде. Атна саен диярлек телефоннан сөйләшкәндә дә беренче сүзләре шул онык турында булды. Гайфулла бармакларын бөгә-бөгә саный.
— Авылдан киткәнегезгә дә ун айлап узды ич, — диде ул Ләйсәнгә, шомлана төшеп. — Бер-бер хәл булмагандыр ла?
— Әти, бала турында кайгырыр вакыт түгел әле монда, — диде кызы, телефоннан хәйләкәр генә кеткелдәп. – Дима полиция офицеры булырга аттестация үтеп йөри. Минем – чыгарылыш имтиханнары, диплом яклыйсы бар… Бабай буласың киләмени тизрәк?..
— Соң… Ни бит, кияү теге вакытта сине йөкле диде бит…
— Безгә өйләнешергә рөхсәт бирмәссең дип шүрләгән ул, әткәй, гафу ит инде аның бу хәйләсен…
— Вәт утырткан бу Митрәй мин – дивананы, — дип хатынын шелтәләп алды Гайфулла.
Мәйсәрә көләргә дә, еларга да белмәде:
— Ул чакта булмаса да, хәзер булырга тиеш ич инде, — дип ишекле-түрле йөренде.
— Соң мин дә шулай дим ләбаса…
Урак өстендә, ниһаять кайтып төште. Яшьләр икесе дә йончыган, талчыккан. Күп эш майтарганнары күренеп тора. Ялларын авылда үткәрергә ниятләп бик дөрес эшләгәннәр. Үзләре белән марҗа кодагыйны да иярткәннәр. Ачык күңелле, тыйнак хатын икән үзе. Ипилек-тозлык булса да татарча сүзләр кыстыргалап сөйләшкәндәй итә. Мәйсәрә белән чүкердәшкән булалар.
Бәләкәч турында да сүзләр чыккалый, әлбәттә. Андый чакларда шомланып-дулкынланып калган кияве белән кызын тынычландырырга тырыша Мәйсәрә:
— Алла бирсә, бары да булыр, оланнар, һәрвакыт шул сүзне әйтергә кирәк.
— А как это переводится, ани? – дип кызыксына кияү.
— Алла бирсә — бух дает, — дип сүзгә кушыла, диванның бер чатында йокымсырап утырган Гайфулла. Аны Ләйсән төзәтеп куярга ашыга:
— Бог даст!
— Аха, Аллах бирса – Бог даст! Аллах бирса – Бог даст! – дип кат-кат кабатлый Митри кияү.
Урманга җиләккә, каен себеркесенә барсалар да, инешкә су коенырга төшсәләр дә, хуш исле яңа себерке белән чабынып мунча керсәләр дә көн саен шул изге сүзләрне кабатларга өйрәнеп китте Митри. Авлыны да яратты ул. Халык та, күрше-күлән дә үз итеп өлгерде милиционер егетне. Хитри-Митри дигән кушаматны такканнарына да үпкәләмәде, көлеп кенә карады.
Ялларның узганы сизелмәде дә.
— Икенче юлы онык белән кайтырга язсын, — диделәр Мәйсәрә белән Гайфулла, кунакларны озата чыккач.
— Аллах бирса – кайтырбыз! – дип җаваплады татарчаны шактый сукалый башлаган кияү. – Аллах бирса – Бог обезательно даст икэн ведь, айеме эби?!
— Тучны шулай, улым!.. Амин! – диде Мәйсәрә, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп.
… Ә 3-4 айлап вакыт узгач, Казаннан шатлыклы хәбәр килде.
— Аллаһ безне ишетте, — ди Ләйсән, куанычыннан нишләргә белмичә, — әле генә табибәдән чыктым, җәйгә оныгыгыз белән кайтырбыз, мөгаен. Киявегез малайга армиядә бергә хезмәт иткән дус егетенең исемен кушарга тели – Данил дигән татар егете булган икән. “Алла бирсә”не хәзер адым саен кабатлый. Мәчеткә дә баргалый. Исемне мулладан да куштырырбыз, дигән була…
— Ходай саулык-сәламәтлек, бәрәкәт вә иминлек насыйп итсен барчагызга! – дип трубканы куйды Мәйсәрә.

Комментарийлар

  1. Марат Бабай
    Окт 18, 2016 @ 09:57:30

    Ислам дине буенча мэсэлман кызлары кияуга бары тик мэсэлманнарга гына чыгарга тиеш! Белем алыгыз, балаларыгызны бэлэкэй чагындан эйратегез. Бу донья вакытлыча сынау гына , Ахират мангелек — Аллах тагаланен диненда ныклы торыгыз.

Комментарий язарга