«ХОЛКЫМ ШИКӘР ТҮГЕЛ, ТИК МИНЕ КӨЙЛӘРГӘ МӨМКИН»

Сәхифәбезнең бүгенге каһарманы Ильяс Шәяхмәтов ничек итсәң ит, морадыңа җит, дип яши торган егет, күрәсең. Кайчандыр кыска видеолар төшереп, тамашачы арасында шактый гына танылган егет, бүген инде зур сәхнәдә үзенең тәүге адымнарын ясый. Алай гына да түгел, иртән йокыдан торып, телевизор кабызучы милләттәшләребезне «Манзара» тапшыруында сәламли, аларга хәерле көн тели. Кем аңарда җыр-моңга мәхәббәт уятты икән дисәм, ул бик тә иҗади гаиләдә тәрбияләнгән егет булып чыкты.

lkv-BTluNCQИльяс, күп җырчылар хөкүмәт эшенә урнашканда, син тормыш юлдашы итеп сәхнәне сайлагансың. Ни өчен?

– Әти-әни мине дә, абыйны да (без гаиләдә ике бөртек) кечкенәдән җыр-биюгә тартты. Алар үзләре дә күңелләре белән моңлы кешеләр. Әни ягыннан бабай, мәрхүм, бик матур итеп гармунда уйный иде. Әни дә аннан калышмый. Әтинең туганнары да җырга хирыс. Абый белән икебезне дә кечкенәдән шәһәрдәге бердәнбер татар музыка мәктәбенә бирделәр. Яшьтәшләрем янында гәүдәгә мин бик кечкенә, ябык, баянда уйнаганда ярты башым гына күренеп тора иде. Сәнгатьтә беренче чыныгуны шулай алдым.

– Гаилә ансамбле оештырып, «Татар моңы» конкурсында катнашкан идегез. Барыгыз бергә сәхнәгә чыгу кемнең идеясе?

– Иҗат дөньясында кайнаган кайсы гына кешедән сорама, Түбән Кама шәһәре үзешчәннәрен бергә туплаган «Чишмә» иҗат берләшмәсен искә ала. Кемдер «химия»дә, кемдер «шина»да эшли, кемдер базарда сата… Көндез хезмәт куялар, кич бергә җыелып гармунда композицияләр өйрәнәләр. Бервакыт әни дә шунда йөри башлады. Аны андагы мохит шултикле бөтереп алды, концерт белән республика районнарына, Казанга, Чиләбе кебек өлкәләргә дә чыгып китәләр. Әти көнче кеше булмаса да, әнинең үзен генә җибәрергә теләмичә, «тукта әле, мин дә йөреп карыйм», дип шулай ук ансамбльгә кушылды. Аларның танышу тарихы да кызык: Түбән Каманың «Ләззәт» эстрада ансамблендә кавышканнар. Тора-бара «Чишмә»гә безне дә җәлеп иттеләр. Гаилә ансамбле оештыру идеясе шул чагында туды. Хәзер инде бергә туйлар уздырабыз.

vawiJ3Nn2jI– Сәхнәне кайчан үз итеп өлгердең?

– Кечкенә вакытта да, үсмер чакта да оялчан идем. Борынга ис керә башлагач та әле, кызлардан читенсенеп йөрдем. Кечкенәдән җырлыйм, күңелгә хуш килгән җырларны махсус дәфтәргә теркәп барам, ә үземнең сәхнәгә чыгарга кыюлыгым җитми. Училищеда аппаратчы һөнәренә укыганда, бию белән «чирләп» «Яшьлек» бию ансамбленә язылдым. Әле шул чагында да кызларның биленнән кочакларга да базмый идем. Үз өстемдә эшли-эшли әкренләп комплекслардан котылдым. Чираттагы концертларның берсенә әзерләнгәндә, бөтен кыюлыгымны җыеп, сәхнәгә чыгып җырларга теләк белдердем. Ә инде, туйларда эшли башлагач, теге оялчанлык бөтенләй юкка чыкты. Беренче җырым – «Әни нәсыйхәте»н яздырырга да өлгереп җиттем.

– Яшьләргә максималистлык хас, аларның амбицияләре көчле. Шул сәбәпле күбесе, үз урынын таба алмый, начар юлга да кереп китә. Син яшьтән үк заводта эшли дә башлагансың, шул вакытта төрле ансамбльләргә дә йөргәнсең. Бу сәнгатьнең сихри көче белән әсирләнүме, әллә әти-әнинең төпле тәрбиясе тәэсирме?

– Миндә дә шуклык җитәрлек, сугышып кайткан вакыт та булды. Училищеда укыган егетләрнең ниндилеген үзегез дә яхшы беләсез. Дусларыңнан да күп нәрсә тора. «Дустыңның кем икәнен әйт, мин синең кем булуыңны әйтермен» диләрме әле?! Ә инде юньсезләргә иярүдән җыр да саклап калгандыр. Бигрәк тә моңлы татар җыры калебне чистартмый калмый. Мин хәтта, татар булып, үзебезнең җырларны тыңламыйча, урысның яки чит илнең даңгыр-доңгыр көйләренә мөкиббән китүчеләрне аңламыйм. Хәер, моңа күндем бугай инде.

– Татар эстрадасы аша популярлык казанган яшь бер җырчы бервакыт: «Разговаривать по-татарски не солидно», дип интервью биргән иде. Шәһәр егете булсаң да, шундый матур итеп татарча сөйләшәсең…

– Түбән Кама телевидениесендә яңалыклар алып бара башлаган чагым. Әлбәттә, татар теле ташка үлчәрлек, сүз байлыгы җитми. Телемне шомартырга тырышам, китаплар укыйм. Дусларым белән гел татарча сөйләшергә карар кылдым. Алар урысча сораса да, татарча җавап кайтарам. Көннәрдән бер көнне: «Туйдырдың инде татар телең белән. Кемгә хаҗәт ул? Эшлекле тел дә түгел, аның белән акча да эшләп булмый», дигән фикер ишеттем. Бу мине бик рәнҗетте. Татар теленең эшлеклеме-юкмы булуы фәкать үзебездән тора ләбаса!

– Телевидение дигәннән, син «Яңа гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын алып барасың. Анда ничек эләктең?

– Кемне генә очратмыйм, монда нишләп йөрисең, башкалага кит, синең урының шунда, диләр иде. Моның белән килешмим, талантың, тырышлыгың булса, кайда да уңыш казанырга, югары үрләр яуларга мөмкин дип саныйм. Күпләр туган җирендә төпләнеп иҗат итә. Әйтерсең, мине Казанда коймак кыздырып көтеп торалар. Әмма өч ел элек Казан мәдәният институтына режиссура факультетына читтән торып укырга кердем. Казанда төпләнү теләге күңелдә шул чагында ук бөреләнде. Эш эзләп телевидениегә бардым. Ә анда, әйтерсең минем бәхеттән, «Манзара»га алып баручы эзләгәннәр.

– Иртәнге тапшыруларда хезмәт куючылардан, гадәттә, йокыдан торуы авыр түгелме дип сорыйлар.

– Эшкә урнашканда ук «син иртәнге тапшыруга киләсең, тамашачыга яхшы кәеф бүләк итәргә, аларның күңелен күтәреп, көн дәвамына җитәрлек дәрт бирергә бурычлысың» дип аңлаттылар. Башта бераз кыенрак та булды. Ул авырлыклар әле дә бар.

– Соңга калганың юкмы?

– Юк, аннан бик куркам. Беренче мәлне төнлә саташып бетә, икешәр будильник куеп йокларга ята, студиягә дә иртәрәк килеп утыра идем.

– Туры эфир вакытында булган берәр көтелмәгән хәлне исеңә төшер әле.

– Яңалыкларда эшләгәндә суфлер туктап калганы, сүнеп киткәне, андагы текстның иероглифлар белән чыкканы яки югалганы даими күзәтелә иде. Андый чакта тизрәк кәгазьдән карап аласың. Сюжет китми торса, язганнарны актарган кыланасың. Андый чакта судан ничек тә коры чыгасың инде. Гомумән, нинди генә хәлдә калсаң да, үзеңне кулга ала белү мөһим. Күптән түгел Балтач районына туй алып барырга дип кайтканда, юлда вакытта әнинең әтисе вафат булганын хәбәр иттеләр. Кәеф кырылды, яшьләрне дә уңайсыз хәлгә куясы килми. Сер бирмичә, кайгыны сиздермичә бәйрәмне ерып чыктык. Әни генә кунакларга күрсәтмичә күз яшьләрен сөртте. Хуҗалар бабайның үлгәнен туй беткәч кенә белде.

1482253838– Кәефсез чакта күңелеңне ничек күтәрәсең?

– Иҗат кешесе бик еш депрессиягә бирелүчән шул. Әле күптән түгел, очрашып йөргән кызым белән аерылышкач, үземә урын таба алмый интектем. Җырлыйсы да, уйныйсы да килмәде. Моңсу җырлар тыңлау кешене депрессиядән тизрәк чыгара, диләр. Әллә лирик кеше булганга, андый җырларны бик яратам. Кәефсез чакта да шундый көйләр тыңлыйм.

– Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?

– Беренче чиратта, сүзләренә игътибар итәм. Көй шәп булып, текст мәгънәсез икән, аны җырлап торудан ни файда? «Әни нәсыйхәте» дигән җырны миңа тәкъдим иткәч, көе ошаса да, тексты күңелгә ятмады. «Каядыр кунып, керфекләреңнән очып… » дигән юллар бар иде анда. Аннары сүзләрен әни язды. Хәзер бит кайбер авторлар шигырьләрне «чәпелдәтеп» кенә тора һәм эстрада шулар белән тулган. Безне кечкенәдән «шигырь укыгач кешенең күңеле баерга тиеш» дип өйрәттеләр.

– Җырчыны таный башласыннар өчен «раскрутка», хит, клип, сәхнә костюмы һ.б. кирәк һәм болар шактый гына чыгымнар сорый. Син дә мондый хәл белән очраштыңмы?

– Әйе, җиңел генә җырчы булам дип уйлыйсың. Әлеге кухняга борыныңны төрткәч, андагы ингредиентларны күреп шаккатасың. Акча кирәк, башкача булмый. Шул ук җыр сүзләре, көе дә акча тора. Танылган композиторларда җырлар утыз меңнән башланырга мөмкин. Соңгы арада Чулпан Зиннәтуллина белән хезмәттәшлек итәм.

– Хәзер җырчылар күп һәм төрле. Бүген алар арасында парадокс барлыкка килде: моңлы тавышлы, киң аһәңле артистлар зал җыя алмый, такмаклый-такмаклый сикереп йөрүчеләрнең концертына эләгәм димә – билет юк. Профессиональ башкаручы нинди булырга тиеш?

– Профессионал булу өчен махсус уку йорты тәмамлау гына җитми, табигатьтән бирелгән талант булуы да мөһим. Тумыштан күңелеңә моң салынмаса, укытучылар гына синнән җырчы ясый алмый. Безнең халыкның зәвыгы шактый түбән, нәрсә тыңлаганын белми, сайлауда талымлыгы юк. Тамашачы җиңел җырларга өстенлек бирә башлады, шунлыктан күп җырчылар шушы юнәлештә эшли. Димәк, сәнгатькәр халыкны тәрбиялисе урында, киресенчә килеп чыга.

– Үсү өчен ниләр эшлисең?

– Интернетта ютуб каналында кызыклы язмалар күп. Аларның карагач кирәкле мәгълүмат та аласың, кәеф тә күтәрелә. Кызганыч, үз эшенең остасы булган татар блогерлары юк. Булган видеоларның да сыйфаты түбән, аларны камилләштерәсе бар. Шушы бушлыкны тутырырга телибез.

– Иҗатны шоу-бизнеска әйләндерү дөресме?

– Югары сәнгать үрнәкләре булырга тиеш. Әйтик, Филүс Каһиров ике юнәлештә дә уңышлы гына эшли. Оркестрга җырлау бөтенләй башка нәрсә. Җанлы уен коралларына кушылып җырлаганда бүтән хисләр уяна, тавыш гомумән икенче югарылыкка менә. Ул инде фонограмманы бәреп ега. Шуңа да иҗат шоу-бизнеска әйләнеп калмасын иде. Ни кызганыч, шуңа таба барабыз. Яшь буынга попса кирәк, алар халык җырларын белми, яратмый.

– Күптән түгел «Үзгәреш җиле» проекты тәкъдим ителде. Аны күпләр тәнкыйтьләп чыкты. Ул вәзгыятьне үзгәртә алырмы икән?

– Үзем күрмәдем һәм шуңа күрә берни әйтә алмыйм. Андый колачлы проект алай тиз генә тормышка ашырыла алмый дип саныйм. Тик мондый теләк туу да вәзгыятьне уңай якка үзгәртер дип ышанасы килә.

– Иҗат турында гына сөйләшмик әле. Буш вакытың ничек уза?

– Спорт белән «авырыйм». Мускуллы егетләрнең фотоларын күргәч, кызыгып, тренажер залына йөри башладым. Хәзер, җай чыгуга, шунда чабам. Мин үзем турында «борщ пешкән җирдә яшим», дим. Сагынсам яки әни чакырса, Түбән Камага кайтып китәм. Өч сәгать дигәндә инде өйдә булам.

– Абыең нәрсә белән шөгыльләнә?

– Безнең язмышлар охшаш. Ул да «химия»дә эшләде, шул өлкәдә югары белем алды. Ләкин башка юнәлешкә кереп китте. Абый – хореограф. Аны бию белән «ычкынган» дип әйтергә ярый. Үз төркемен дә туплады. Гәрчә кечкенә вакытта биегәндә мине күбрәк мактыйлар, җаныңны биреп биисең дип әйтәләр, абыема шул сыйфат җитми дияләр иде. Ләкин ул алдырды. Хәзер аның уңышларын күреп сөенәм.

– Кызлар турында да күп сөйләдең. Бүген йөрәгең иреклеме?

– Мин эзләнүдә. Гади, күңелемне аңлаган, мине ничек бар, шулай кабул иткән, эчке дөньясы белән бай булган кызларны хөрмәт итәм. Дөрес, күп кенә иҗат кешеләренеке кебек холкым шикәр түгел. Шулай да мине җайлап-майларга, көйләргә мөмкин.

– Ильяс, кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт. Нинди теләктә каласың?

– Туган телебезне яратсак иде. Татар – улы татар булган кеше түгел, ә оныгын татар итеп тәрбияләгән зат, диләр. Шуны онытмыйк!

Комментарий язарга