Хыянәтнең дә була матуры, яки бу атнада нинди бәйрәмнәр бар?

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Инде балалар бакчасыннан ук ятланып килгән бу юлларны бары зур бәйрәмнәрдә генә көйләү гадәтенә “хыянәт итү” турында уйлаганыгыз бармы икән?  Булса  — бик әйбәт! Бу адымга бармаганнарны әз генә “начарлыкка” өйрәтмичә булдыра алмам, мөгаен. Күз алдына гына китерегез: шул соры, яңгырлы көннәрдән кача-поса гына күңелле вакыт белән очрашасыз! Тора-бара, бәлки, бу гадәт ошап китеп, һәр мизгелегезне үкенмәслек итеп уздыра башларсыз. Дөрес аңладыгыз: бүген — дүшәмбе, димәк, бу атнада кайчан һәм ни сәбәпле бертөрлелеккә алмаш таба алуыгызны белер вакыт җитте. Киттек!

Атнаны искиткеч матур дата — Халыкара балалар көне башлап җибәрә. Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне, дөнья буенча төрле оешмалар тарафыннан махсус мәйданчыкларда күңелле уеннар да, авыру сабыйларга ярдәм итү йөзеннән акцияләр дә уздырылачак. Хөрмәтле әти-әниләр, бүген, ничек кенә арысагыз да, “балалар вакыты” узып бара торган булса да, “әйдә куышлы уйныйбыз”, “әйдә курчакка өй ясыйбыз” дип килгән ул-кызларыгызны кире бора яки йокларга яткыра күрмәгез. Ә үзегез, бер генә сәгатькә булса да балачакка кайтып, рәхәтләнеп вакыт уздырып алыгыз. Чын бәйрәм шулай узарга тиеш тә ул!

21 ноябрь иртәсен һәркем белән исәнләшеп башлагыз, чөнки иртәгә —  Халыкара исәнләшү көне. Авыл җирендә яшәүчеләргә мондый нәрсә гадәти күренеш, билгеле. Ә менә шәһәрдә яшәүчеләр бары үз танышлары белән генә кул селкеп яки бирешеп, кайвакыт, гомумән, кочаклашып исәнләшергә күнеккән. Әйдәгез әле, шәһәр халкы һәм кунаклары, бер генә көн булса да, урамнан барган вакытта, кибеттә чиратка басканда, лифт ишекләре ачылганда, йортка кергәндә-чыкканда очраган һәр кеше белән (танышмы ул-түгелме, мөһим түгел) исәнләшү, хәерле көннәр теләү акциясен үздырып карыйк? Җавап урынына сәер карашлар да, ихлас елмаюлар да күрергә туры килер, яңа танышулар да булыр, бәлки. Гомумән, көнне яхшы кәеф белән уздыру өчен бик уңышлы уйлап табылган бәйрәм әле бу!

22 ноябрьдә тагын бер гаилә бәйрәме — Халыкара уллар көне. Бу датаны ул буларак һәр ир-ат та, ир бала булган һәр гаилә дә билгеләп үтә ала. Аеруча да бүгенге көндә Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләргә игътибар зур булырга тиеш. Календарьдә бәйрәм буларак күптән түгел генә урын алу сәбәпле, бу көнне уздыруда нинди дә булса традицияләр каралмаган. Димәк, һәр гаилә үзеннән нинди дә булса яңалыкны гадәткә кертеп җибәрә ала. Ә бу исә, үз чиратында, 22 ноябрь көнен ир-егетләрне шаккатыру, улларга көтелмәгән бүләкләр ясап шатландыру өчен бик матур “сәбәп”!

22 ноябрь тагын бер күркәм дата — Россиядә психологлар көне белән игътибарга лаек. Тормыш дигән олы юл буталчык һәм караңгы бер лабиринтка әверелгән мәлләрдә ярдәм итә алучы бу күркәм һөнәр ияләрен котларга оныта күрмәгез. Үзләренең тормышлары сикәлтәсез, имин, матур булсын дип теләп калыйк!

Менә бу урында зур шрифт белән “ИГЪТИБАР!” дип язсам да, үз адресыма “башка көннәрдән өстенрәк куйды” дигән шелтә ишетмәм дип уйлыйм. Аеруча хатын-кызларның исенә төшерәсем килә: 24 ноябрь көнне“Кара җомга” (“Черная пятница”). Димәәәк, бар эшләрне калдырып, кибетләргә йөгерер чак! Бары бер генә көн зур (30-90%) процентлы ташламалар, русчалатып әйткәндә, “шопологикларга” һәм акчаны кысып тотучыларга чын бәйрәм тәкъдим итә! Акча бетә дип борчылырга кирәкми, ул килә дә китә тора. Ә менә бу көнне үз гардеробына бер “кофточка” булса да бүләк итмәү — кызлар өчен гафу итеп булмаслык нәрсәдер инде ул. Шуңа күрә, кибетләрдә очрашканчыга кадәр!

Күрүебезчә, атна бик күңелле булырга охшаган. Һәм бу урында иң мөһим бәйрәм турында әйтәсем килә. 26 ноябрь Россиядә Әниләр көне зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне ничек уздырырга дип киңәш бирә алмыйм, чөнки һәркем иң кадерле кешесен үзенчә кадерли. Бары тик шуны гына өстисем килә: нинди генә бүләкләр бирсәк тә, ничек кенә котласак та, чын йөрәктән 5 сүзне әйтергә онытмыйк: “Әни, мин сине бик яратам!”

Ел да уздырылып килүче 7-8 зур бәйрәмдә гына җырлау гадәтенә “хыянәт итү” өчен 6 сәбәпне санап бирдем. Алары да нинди матур сәбәпләр бит аның! Мин бу атнада андый “начар адымга” барырга биш куллап әзер! Ә син?

shoping-s-muzhem

Комментарий язарга