Билбауың ныкмы?

Бүген Зәй шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Русия чемпионаты старт алды.Әлеге ярышлар ике көн дәвамында барачак. Ярышларны ачу тантанасына ТРның Билбаулы көрәш һәм татарча көрәш федерацияләре җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, һ.б. рәсми кунаклар килгән иде.

Русия чемпионатында илнең утызга якын төбәгеннән 250гә якын иң көчле көрәшчеләре катнаша. Татарстан җыелма командасы беренче, икенче номерлы көрәшчеләрдән төзелгән. Команданың баш тренеры Минхалит Гыйльманов сүзләренә караганда, команда яхшы әзерлектә: «Җыелма команда составында татарча көрәш буенча шактый гына танылган көрәшчеләр бар. Аларның кайберләре, мәсәлән, Булат Гадершин, Рамил Синякаев, Дамир Адиятуллин кебек егетләр татарча көрәшкә якын булган классик төрдә түгел, бәлки ирекле төрдә бил алыша».

Шулай ук әлеге ярышларда Татарстан чемпионатында катнашмаган булса да, Русиянең атказанган спорт остасы, биш тапкыр Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев та катнаша. Чөнки ул оештыручылардан махсус чакыруга ия булган.

Тагын бер тапкыр искәртеп узабыз, Русия чемпионатында җиңү яулаган егетләр һәм кызлар өч атнадан Казанда – дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак.

Бу хакта тагын укырга:

Авылны… көрәш белән уятып җибәрдек

Россия чемпионаты ничек узачак?

Россия чемпионатына кемнәр бара?

Зәй батырларны көтә

к1к2 к3 к4

Комментарий язарга