Иң шәп татар киносын кайдан карарга?

25 апрельдә Казанда “Татарстан киносы атналыгы” старт алачак. Шул уңайдан 20 апрельдә татар киносының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган матбугат конференциясе булды. Биредә киноның миллилеге турында да фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан киномотографиясенә бәйле шәхесләр катнашты.

“Татарстан киносы атналыгы”ның төп идеясы соңгы 15 елда төшерелгән эшләр аркылы татар киносының үсешен күрсәтү. Нәкъ менә 15 ел элек, беренече татар фильмы дип аталырга лаеклы булган “Күктау” төшерелгән иде. (“Идель” журналының гыйнвар санында әлеге фильм турында һәм анда уйнаган актер белән интервью укырга мөмкин. Ул сан татар киносына багышланган иде). Фестиваль әлеге фильм белән башланып китәчәк. Фильм күрсәтелгәннән соң, аның режисеры, актерлар белән “тере” әңгәмә булыр дип көтелә.
Казанда 30 апрельгә кадәр (ягъни 5 көн) дәвам иткәннән соң, фестиваль башта республикабыз шәһәрләре һәм районнарында дәвам итәчәк. Ә 23 майдан башлап төрки телле дәүләтләргә, мәсәлән Үзбәкстан, Казахстан һәм Төркиягә юл алырга тиеш.
Татар киносы атналыгы Татарстанда төшерелгән милли киноны башта төрки халыклар арасында, аннан европа илләрендә дә күрсәтү, аны танытуга һәм үстерүгә ярдәм итәр дигән өмет бар.

IMG_5166

– Бүгенге көндә милли кино төшерү шактый катлаулы, чөнки без урыслар арасында, урыс дәүләтендә яшибез. Ләкин бу шартларда да безгә киноның миллилеге турында онытырга ярамый. Элек тарихи фильмнарны төшерү шактый катлаулы иде, хәзер инде без бераз аякка бастык. Бүгенге көндә без татар классиклары язган әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Һәм, иң әһәмиятлесе, безгә үзебезнең сериалларны да булдырырга кирәк”, – диде драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев, татар киносының бүгенгесе турында.

IMG_5187

– Милли кино дибез дә, арабызда кем төгәл генә милли киноның нәрсә икәнен әйтә ала? Ул телме? Ул безнең гореф-гадәтләрне чагылдырырга тиешме? Яки ул авылда төшерелгән фильммы? Бу бит бик катлаулы һәм киң сорау. Минем фикеренчә, кино ул шундый сәнгать, ул бөтен дөньяны берләштерергә тиеш. Безнең фильмнар кайда гына, нинди телдә генә төшерелгән булса да, алар бөтен дөньяга кызыклы һәм әһәмиятле, мәңгелек темаларны күтәрергә тиеш. Хәзер мин Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” фильмын эшләү белән шөгыльләнәм. Ул татар классик әсәре, татар авылында татар телендә төшерелгән булачак. Ләкин ул татарлар өчен генә түгел башка халыклар өчен дә әһәмиятле булган темаларга кагылачак”, – дип үз фикере белән уртаклашты яшь режисер Илшат Рәхимбай.

IMG_5150

“Татаркино” оешмасының продюссеры һәм җитәкчесе Миләүшә Айтуганова бу фестивальның татар киномотографиясендә бик зур һәм әһәмиятле бер адым булуын ассызыклады.
– Күп кенә кеше Татарстанда кино юк дип саный. Булганнарын да тәнкыйтьли. Ләкин ул бар. Элек тә булган, булачак та. Менә шуны процессны күрсәтмәкче идек без”, – диде ул. Шулай ук Миләүшә Айтуганова бүгенге көндә татар киносының проблемалары, зур экранга чыгуның юридик яктан катлаулы булуы турында да сөйләде: “Үз кинотеатрыбыз булган очракта да, без аудиторияне канәгатьләндерерлек күләмдә фильмнар төшерә һәм аларны читтән дә сатып ала алмаячакбыз. Без татар фильмнарын да, Россия фильмнарын да, чит ил фильмнарын да бер дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлегенә ирешергә телибез. Ләкин киноларның авторлык хокуклары бар һәм аларны сатып алырга бик күп акча кирәк. Ә безнең прокатта җыйган барлык акчаның 60 проценты Россия Федерациясе коммерция структураларына китә. Шуңа күрә әлегә бу мөмкин түгел”.

Шулай итеп, «Татарстан киносы атналыгы”на килеп сез иң шәп татар фильмнары белән  танышачаксыз. Алай гына да түгел, татар киноматаграфиясы үсешенә дә өлеш кертәчәксез. Фестиваль Казандагы «Мир» кинотеатрында узачак.

IMG-20180419-WA0016 IMG-20180419-WA0016 (1) IMG-20180419-WA0016 (2)

Күбрәк мәгълүматны татаркино рәсми сайтыннан карый аласыз.

Комментарий язарга