Иҗтимагый туклану рестораны FIFA дөнья чемпионатында татар милли музыкасын яңгыратачак

Ресторанда төрле чаралар, семинарлар татар телендә үтәчәк, менюда ризык исемнәре татар телендә язылачак.

703A0297

Иҗтимагый туклану рестораны FIFA дөнья чемпионатында татар милли музыкасын яңгыратачак. Ресторанда төрле чаралар, семинарлар татар телендә үтәчәк, менюда ашамлык исемнәре татар телендә язылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән татар рестораторлары катнашындагы матбугат конференциясендә “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин әйтте.

“Иң беренче, без ресторанда татар милли музыкасын куячакбыз. Классигыбыз буларак җырчы Илһам Шакировны тыңлатачакбыз. Шулай ук яңа, заманча музыка, яңа башкаручылар яңгыраячак. Мәсәлән, Зилә Камалова. Яңа төр татар музыкасын акрын гына кешеләрнең колакларына сеңдерәбез», — ди Солтан Сафин.

Кассада эшләүче кызларның да матур итеп татарча сөйләшүе әйтелде.

Җитәкче билгеләп үтүенчә, менюда ризык исемнәре татар телендә язылган. «Бу мөһим. Сез күп урында “треугольник” сатып алырга мөмкинсез, ә бездә ул – “өчпочмак”. Балалар өчен “Кәләпүш” дигән набор бар, башка җирдәгечә “Хэппи Мил” түгел. Кәләпүш, чөнки ул баланың баш киеме”, — диде Солтан Сафин.

ТИ

Комментарий язарга