«Җиңү яуларга татар мохитендә үсүем ярдәм итте»

«Татар кызы» бәйгесе моңарчы Чиләбе шәһәрендә генә уздырыла, төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар конгрессының Чиләбе өлкәсе комитеты тора иде. Хәзер исә әлеге күркәм бәйрәм ел да күчеп йөри – алдагы бәйгедә кайсы төбәк кызы җиңгән, шул җирлектә үтә.

Шулай итеп, быел «Татар кызы – 2017» Уфада гөрләде һәм җиңүне Татарстан кызы Гөлназ Гатина яулады. Димәк, киләсе елда финалга чыккан кызлар Казанда җыелачак. Әлегә җиңүче туташның үзе белән якыннан танышыйк.

mANNfUogEfs

Досье

Тулы исеме: Гөлназ Шәүкәт кызы Гатина;

Туган көне: 2 март;

Туган урыны: Чирмешән районы Кармыш авылы;

Белеме: КФУның Идарә һәм финанс институтында икенче курста белем ала;

Гаиләсе: Әтисе Шәүкәт икътисад өлкәсендә эшли, әнисе Гөлия мәктәптә химия һәм сәнгать фәннәрен укыта, сеңлесе Лилия – укучы.

– Гөлназ, синең күп бәйге-конкурсларда актив катнашканыңны, һәрвакыт диярлек призлы урыннар яулаганыңны беләбез. Икътисад өлкәсендә укуыңны ишеткәч, бераз аптырап калдым…

– Гаилә архивында без сабый чакта әти төшергән видеоязмалар саклана. Аларның кайсын гына алып карасаң да, мин анда йә җырлыйм, йә шигырь сөйлим, йә биим. Әнә шулай, кечкенәдән сәнгатькә гашыйк булып үстем, сәхнәдән төшмәдем дә диярлек. Бала вакытта чая да идем әле, хәзер андый түгелмен. Иҗатка мәхәббәтнең чишмә башы әниемә барып тоташа: ул үзе гармунда уйнап җырлый. Әтием дә милләт җанлы, сәнгатькә гашыйк кеше. Хәер, җыр-бию генә түгел, ә әдәбият та – җан дустым. Үзем дә әз-мәз каләм тибрәтәм – шигырь, хикәяләр язам. Күңелем тулы иҗат ялкыны булса да, тормыш итү өчен төпле белем алырга теләп, укуымны әлеге уку йортында дәвам итәргә уйладым. Бу ике юнәлеш бер-берсенә комачауламас, тимер юллар кебек, гомер буе янәшә барыр дип ышанам.

– Син катнашмаган конкурслар юктыр, мөгаен?

– Әйе, төрле бәйгеләрдә теләп, яратып, сәләтемне сыныйм. Кайсылары турында үзем ишетеп алам, кайсыларынадыр чакыралар. «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары», «Дулкыннар», «Җырлыйк әле», «Җырлы-моңлы балачак» һ.б. Андый чараларда бөтенләй башка мохит хакимлек итә, күп кеше белән танышасың, дуслар табасың, үзеңә яңа сыйфатлар туплыйсың, үсеш кичерәсең. Адәм баласының камиллегенә чикләр юк. Әлеге бәйге-конкурслар шушы камиллек юлында бер этәргеч ролен үти.

– Аларга бит әзерләнергә, күпме көч түгәргә кирәк. Ардырмыймы?

– Әлбәттә, уңышка ирешү өчен үзеңне кызганмыйча эшләргә, тырышырга кирәк. Ләкин бу сабырлыксыз барып чыкмый. Менә шулай, сыйфатлар, чылбыр кебек, бер-берсенә ияреп йөри һәм сине чыныктыра инде.

«Татар кызы – 2017»дә катнашуың һәм җиңү яулавың турында сөйләп кит әле.

– Иң элек югары уку йортлары арасында уздырыла торган «Яз гүзәле» бәйгесендә икенче урынны алдым. Аннары миңа «Татар кызы»ның республика этабында катнашырга тәкъдим иттеләр. Унбер кыз арасыннан халыкара этапның ярымфиналына уздым. Анда безне – чит илләрдән, төрле төбәкләрдән килгән егерме биш туташны төрлечә сынадылар: белемебезне, зирәклекне, аш-суга осталыкны да тикшерделәр, токмач та кистерәләр, шәмаилләр дә ясаталар, калфак та чиктек, иҗади чыгышлар да ясадык… Әлеге биремнәрне лаек башкарган унике кыз Уфада узган финалга чыкты. Анда инде ике атнага сузылган бөтенләй башка тормыш башланды. Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән репетицияләрдә хореография, матур сөйләм, вокал һ.б. дәресләр алдык.

– Синең өчен иң авыры нәрсә булды?

– Бию. Чөнки арабызда хореограф булып эшләүче кызлар да бар, ә сәхнәдә үзеңне алар белән тигез дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк иде.

– Җиңүче икәнеңне ишеткәч, нинди хисләр кичердең?

– Үз колакларыма ышанып бетә алмадым, бу мизгел төш кебек тоелды. Яшермим, җиңү турында хыялландым. Аның бит бүләге дә түгел, «Татар кызы» исемен йөртү ни тора! Мин – туган җиремнең патриоты. Татарстанымны, милләтемне лаеклы итеп күрсәтә алуым белән чиксез бәхетлемен. «Татар кызы» исеме минем өчен дәрәҗә дә, мәртәбә дә, һәм, әлбәттә, зур җаваплылык та.

Финалда иң ошаганы, күңелеңә уелып калганны нәрсә булды?

– Интеллектуаль этап. Миңа Сөембикә турында сөйләргә кирәк иде. Оештыручы биргән әзер текст белән генә чикләнмичә, ханбикә турында бик күп яңа мәгълүмат тупладым, аның нинди шәхес икәнен аңларга, күңелем белән тоярга тырыштым. Әти-әнинең Сөембикә турында сөйләгән риваятьләре дә күңелдә сакланган, аларны да өстәп җибәрдем. Тарихи шәхесебез хакында сәхнәдән сөйләү тәэсирләндерде, горурлык кичердем.

Үз эшенең осталары белән эшләдек: танылган композитор Әфәрим Акчурин вокалдан укытты, актерлык осталыгына «Нур» театрыннан Мәхмүт Фатыйхов өйрәтте. Режиссерыбыз Гүзәл Марс кызы, Гөлназ апа һ.б.лардан дәрес алу, аларның киңәшләрен тыңлау – үзе бер дәрәҗә. Физик яктан арсак та, рухи дөньябыз баю белән шат идек. Кич бүлмәгә кайтып аугач, аяк тынгысызлана, ә күңел җырлый. Искиткеч рәхәт халәт!

Җиңүче яулагач, катнашучы кызларның сиңа мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?

– Юк, бернинди киеренкелек тоймадым. Киресенчә, кызлар үзләре җиңгән кебек сөенде. Ахырдан алар белән дә елый-елый аерылыштык хәтта, чөнки туганга әйләнгән идек. Институтта бергә укыган кызларны исә әйтмим дә инде! Алар да минем өчен ут йотып торды.

«Татар кызы» җиңүчесенең төп бүләге саллы – машина. «Лада» автомобилендә кем йөриячәк?

– Әлегә ул туган авылымда тора. Машина йөртү таныклыгым бар. Кайбер кәгазь эшләрен төгәлләүгә, руль артына утырырмын, дип уйлыйм. Таҗым да икәү. Берсе төп оештыру комитетында – Чиләбедә сакланса, нөсхәсе – үземдә. Ул киләсе елда җиңүчегә күчә. Гомумән, бүләкнең ниндие генә юк иде: планшет, косметика, чәкчәк-бавырсакның төрлесе, алтыннан эшләнгән тәлинкә, хәситә, китаплар… Иң кадерлесе, әлбәттә, җиңү! Аны башка бернәрсәгә дә алыштырмас идем.

Кызыклы хәлләр дә булдымы?

– Уфада узган финалда чираттагы чыгышларның берсендә сәхнәгә кулчатыр тотып чыгарга тиеш идек. Аларны пәрдә артына куйдылар. Керсәм, миңа дигән кулчатыр юк. Волонтерлар бутап башка урынга күчергән. Бәхеттән, артык бер кулчатыр ята, тиз генә шуны эләктердем тә, сәхнәгә ашыктым. Казан этабында да, финалда да кулдагы номер ватылды. Ләкин болар берсе дә кәефемне төшерергә сәбәп булмады.

Бүгенге татар кызларына нинди сыйфатлар җитми дип уйлыйсың?

– Минем өчен беренче урында уңганлык тора. Аллага шөкер, авылда үскәч, әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләде. Нинди генә эшкә тотынсам да башкарып чыгам. Печәнен дә чабам, сыерын да савам. Үзебез умарта асрагач, корт карау, бал аерту рәтен дә беләм. Камыр ашларын шактый оста пешерәм. Әни – бик уңган хатын, безне дә үз үрнәгендә үстерде. Синең бавырсагың уңа дип, аны башкалар чакыра. Гәрчә бавырсак пешерүнең сере гади: эшкә бисмилланы әйтеп тотыну һәм күңел биреп эшләү. Хәзерге вакытта минем нинди булуым, беренче чиратта, әти-әни тәрбиясе. Алар кечкенәдән телемә, милләтемә, динемә мәхәббәт уятмаса, бу җиңүчеләрнең берсе дә миңа бирелмәс иде. Моннан тыш, татар кызы халкыбызның гореф-гадәтләрен дә белергә бурычлы. Безнең авылда алар барысы да диярлек саклана: Каз өмәсе, Нәүрүз – һәммәсе дә гөрләп уза. Шуларны күреп, авылда, татар мохитендә үсүем, саф татар телендә аралашуым да бәйгеләрдә уңышка ирешергә ярдәм итә. Соңгы арада мәктәптә татар теле дәресен сәгатьләрен кыскартырга, диләр. Бу – милләтнең тамырына балта чабу. Болай да бит инде үзен татар дип йөргәннәр татарча аралашмый. Мәктәптә булмаса тел бөтенләй югалачак.

– Төрле төбәкләрдән килгән татар кызлары белән нинди телдә аралаштыгыз соң?

– Төрлечә. Кайбер укытучылар татарча белмәгәнгә күрә, кайчак урысча да сөйләшергә туры килде. Кырымны тәкъдим иткән кыз кырымтатар телендә чыгыш ясады. Себер татар кызы, сөйләмен үзгәртеп, безнеңчә сөйләде. Ләкин катнашучыларның берсе дә татар теленә битараф түгел. Репетициядән арып-талып кайткач та, миннән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр иде.

mX-uW6tORls

– Гөлназ, нинди теләктә каласың?

– «Идел» журналы аша оештыручыларга, остазларга, халкыма рәхмәт әйтәсем килә. Без күп, бердәм һәм көчле! Интернетта тавыш бирү этабы башлангач, моны яхшы аңладым. Берәүдән дә үземә «лайк» куюны сорамадым, хат та, хәбәр дә юлламадым, фәкать социаль челтәрдә битемә белдерүне генә урнаштырдым. Икенче көнне иртән уянып компьютерны ачып карасам, төн чыкканчы икенче урынга менгәнмен! Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче бер белмәгән кешеләр дә «сезнең өчен җан атабыз» дип язган, уңышлар теләгән. Туган авылым халкы да бер гаилә булып җан атты. Өйгә кайтканда да шарлар кабартып, җылы итеп каршы алдылар. Дусларым, Татарстан халкы, минем өчен янып-көйгән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен! Шундый ныклы терәгем барлыгын тою җиңү яуларга ярдәм итте миңа! Чын йөрәктән зур рәхмәт!

 

 

Комментарий язарга