«Идел» журналы «Идел бит ул, киң бит ул» әдәби конкурсын игълан итә

«Идел» журналы Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан «Идел бит ул, киң бит ул» дип аталган әдәби конкурс игълан итә. Конкурс 14-45 яшьтәге Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе авторлары арасында үткәрелә.

Һәр катнашучы поэзия, проза, публицистика номинацияләренә берәр хезмәт тәкъдим итә ала.

Конкурс 3 этаптан тора:

  1. 1 марттан 21 майга кадәр гаризаларны idel-tat.ru сайтында кабул итү;
  2. 22-29 майда жюри әгъзалары тарафыннан килгән эшләргә бәя бирү;
  3. 5 июньдә җиңүчеләрне бүләкләү.

2017 елның икенче яртыеллыгына «Идел» журналына язылу квитанциясе булу төп шартларның берсе.

«Идел» журналына язылу: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2363

Конкурс нигезләмәсе.

Эшләрегезне idel-tat@list.ru адресы буенча да җибәрәргә мөмкин.

ГАРИЗА ТАПШЫРУ:

Номинация
ПоэзияПрозаПублицистика