«Идел» «Легендар бренд» була аламы?

“Идел” елъязмасы – гаять үзенчәлекле, санап үтелгән очракларның берсенә дә охшамаган: ул чишмә башыннан ук көрәш рухы белән сугарылган. Ул бүгенгәчә республикада яшьләр өчен бердәнбер журнал булып кала.

“Идел” өч тапкыр туды

Гаммәви мәгълүмат чарасының тарихы кайчан, нәрсәдән башлана? Аның беренче саны дөнья күргән көннәнме? Булачак басманың мәсләген, тотачак юлын билгеләү яисә беренче санын планлаштыру җыелышыннанмы? Әллә яңа басманы гамәлгә кую турындагы кәгазьгә мөһер сугылган вакыттанмы? “Идел” елъязмасы – гаять үзенчәлекле, санап үтелгән очракларның берсенә дә охшамаган: ул чишмә башыннан ук көрәш рухы белән сугарылган. Аның тиңдәшләре юк: басма бүгенгәчә республикада яшьләр өчен нәшер ителә торган бердәнбер журнал булып кала.

01Журналның асыл тарихы беренче сан нәшрият станогыннан төшүдән бер ай, бер ел, хәтта ун ел гына да алданрак түгел – дистә еллар элек башлануы мәгълүм, тик шулай да төгәл датаны беркем атый алмастыр. Югыйсә, документлар, истәлекләр дә сакланып калган, “Идел”не барлыкка китерүдә катнашы булган шәхесләрнең дә күбесе исән. Хикмәт нәрсәдә соң? Ихтимал, шундадыр: без бүген күреп белгән “Идел” дөньяга… кат-кат аваз салган, һәрбер тууының – үз сәбәбе, алшартлары һәм, әлбәттә, риваяте бар. Гомумән, аның тарихы “1989 елга кадәр” һәм “1989 елдан соң” дип исәпләнергә тиешле.

“Җепшеклек” елларында берара “Идел” альманахы чыга һәм тиздән ябыла (1958-1960). Әмма татар әдипләре, әдәбият сөючеләренең аңа ихтыяҗы һич кимеми. Киресенчә, яшь иҗатчылар мәсьәләне инде “айлык журнал” дип үк куя башлый. Өлкә һәм үзәк комсомол, партия комитетларына, Язучылар берлегенә бу хакта үтенеч-хатлар ява, тик, кызганыч, алар нигәдер хуплау тапмый. Хәер, алай ук дияргә ашыкмыйк әле, чөнки…

“Идел”нең икенче тууы 1970 елда була (шуннан соң 1989 елга тикле басыла). “… КПССның Татарстан өлкә комитеты, Язучылар союзы идарәсе белән берлектә, яшьләр өчен альманах чыгаруны кирәк тапты. Моннан ун еллар элек чыгып килгән һәм кайбер сәбәпләр аркасында тукталып калган “Идел” альманахын яңарту дигән сүз бу”, диелә кереш мәкаләдә. “Өлкә комитеты кирәк тапты” дигән пафослы сүзләргә төреп бирелсә дә, чынлыкта “Идел”нең үлеп терелүенә, һичшиксез, республика масштабындагы бер гадәттән тыш хәлнең йогынтысы тими калмаган. Әлеге вакыйга көне-сәгате белән риваятькә әверелеп, татарның төрле буын әдәбият әһелләре арасында телдән-телгә күчеп йөри, иң гаҗәбе – бу турыда хәтта ки тимер пәрдә аркылы ничектер белеп, “Азатлык” радиосы да хәбәр итә.

1968 елның 25 марты. Партеры, ике кат балконы “…шыгрым тулы Г.Камал исемендәге театр бинасында… буран уйнады. Листовкаларда бер таләп куелган иде: “Идел” журналы чыгарылсын!” – дип тарихка теркәп калдыра әлеге “ЧП”ны Рәфикъ Юныс. Листовка ыргытучылар – Мәскәүдә Әдәбият институты студенты Разил Вәлиев, Зөлфәт (ул чагында – Зөлфәт Маликов), Мирза Мансуров. Татар егетләренең бу кыюлыгы бүген дә хөрмәткә, соклануга лаек! Яшьләргә елга бер тапкыр чыга торган альманах кына тәтесә дә, егетләр иҗат интеллигенциясенең аңын кузгата, җәмгыятькә хөрлек идеяләрен ташлый, өмет өсти.

1975 елда альманахның мөхәррире итеп Мансур Вәлиев билгеләнә. Ул яшьләр журналы мәсьәләсен, тутыккан алагаем механизмны кузгаткандай, көч-тырышлык куеп хәрәкәткә китерүгә ирешә. Бу эштә бюрократик киртәләргә очраган кебек, Мансур ага коллегалары, өлкән әдипләр арасында, теләктәшләрен дә таба. Әдәбият аксакаллары Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Илдар Юзеев республика җитәкчелеген яшьләр журналы ачарга кирәк, дигән фикергә күндерә. Өлкә комитеты секретаре Ф.Табеев яшьләр журналы сорап КПСС Үзәк Комитетына бара, Брежневтан соң икенче фигура булган М.Суслов янына керә. Рөхсәт алынды диярлек. Соңында – “кече Политбюро” утырышы. “Һәм әнә шунда хөрмәтле генә бер иптәш түбәндәге фикерне уздыра: “Бу мәсьәләне әлегә кичектереп торырга кирәк!..” Анысы дистә елга сузыла…

Яшьләр, усаллар, сәләтлеләр…

Язучылар берлеге һәм ВЛКСМның өлкә комитеты белән берлектә уздырган конкурста тиздән ачыласы татар һәм рус телендәге “Идел” журналының баш мөхәррире итеп талантлы, билгеле журналист Римзил Вәлиев сайлап алына. Р. Вәлиев исә, үзе әйтмешли, “иң талантлы, иң көчле, дәртле һәм усал егетләр, кызларны” эшкә чакыра һәм алар, 1989 елның 4 мартында Татарстан Язучылар берлегенең яңа бинасына җыелып, тәүге планеркаларын үткәрә. “Һәр санның яртысы проза-поэзиягә, яртысы публицистикага бирелүе, әсәрләрнең 50 процентлабы русчадан татарчага яки татарчадан русчага тәрҗемә ителүе шушы көннәрдә хәл ителде. Бизәлеш, тышлык рәсеме – болар барысы да билгесез иде”, дип искә ала бу көннәрне Римзил Салих улы. Журнал ачуга Мәскәүдән рөхсәт кәгазе килсә дә, әлеге эшкә бернинди дә смета төзелмәгән, ягъни кайдан, ничек акча, кәгазь юнәтәсе – бу хакта берни язылмаган. Римзил Вәлиев, башлап җибәрүче буларак, мондый кыенлыкларны җиңеп чыга. Илдә һәрнәрсәнең дефицит чагы, әмма кәгазе дә табыла, ВЛКСМның өлкә комитеты биргән иске урындык-өстәл ише булса да, җиһазы да килә. Журнал чыгарга берничә ай алдан ук Римзил Вәлиев гаять оста итеп (үзе әйткәнчә, бушка!) реклама кампаниясен оештыра, һәм, нәтиҗәдә, әле “көмәндәге” “Идел” журналын ил буенча татарлар, бигрәк тә яшьләр, түземсезләнеп көтә башлый. Нәшер ителүенең икенче елында журнал 120 мең данә тираж җыя.

02

Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, урынбасар Фәиз Зөлкарнәй – бер “Идел”дән икенче “Идел”гә килгән яшь һәм талантлы, гаярь язучылар, журналистлар. Димәк, кайсы яктан гына алып карасаң да, журнал – альманахның дәвамы һәм турыдан-туры варисы булып чыга.“Татарстан яшьләре”ннән Исмәгыйль Шәрәфиев җаваплы сәркәтип итеп, Рүзәл Әхмәтҗанов икътисад буенча ярдәмче итеп чакырыла. Хатлар бүлеге мөхәррире Гөлшат Салихҗанова, корректор Алсу Садыйкова, рәссам Алсу Тимергалина, фотохәбәрче Рөстәм Мөхәммәтҗанов, машинистка Гөлсирә Гайнанова, секретариат хезмәткәре Рөстәм Халитов – татарча “Идел”нең беренче карлыгачлары һәм журналны кызыклы, тирән, мәгънәле итүгә лаеклы өлеш керткән кешеләр. “Беренчеләр” сафына тиздән филармониядә җырчы булып эшләүче бер егет – Зөлфәт Хәким” дә килеп кушыла.

Рус вариантында урынбасар Әхәт Мушинский, Майя Валеева, Роза Кожевникова (соңрак урынбасар итеп билгеләнә һәм шушы вазыйфада 2006 елга – вафатына кадәр хезмәт куя), Фаяз Фәезов, Гадел Хәеров, Динара Бикбова эшли. Ә хәзер – янә бер легенда – барыбызның да күңеленә хуш киләме ул, әллә юкмы, монысы инде мөһим түгел, чөнки бәян ителәсе вакыйга тарих сәхифәләренә басылган, бу хакта матбугат шаулады, документлар – фотолар сакланган. Ахыр чиктә, шаһитләр исән. Без тарихны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Әйе, “Идел” тарихында төрле хәлләр, чуар сәхифәләр бар, моны танырга тиешбез.

“…Газет-журнал нәшрияты каршында пикет үткәрелде. “Идел” – рассадник татарского национализма”, “Не согласны с редакционной политикой гл. редактора Р. Валеева” дигән плакатлар күтәреп биш-алты кеше йөзләрчә журналист алдында мегафон аша кычкырып торды”. Элекке баш мөхәррир аңлатуынча, ул чакта да, хәзерге кебек үк, гаҗәеп факт күзәтелә: татарча журнал белән чагыштырганда, русчасының тиражы берничә тапкырга ким. “Бертигез шартларда, бер чама сәләтле хезмәткәрләр эшли, ә нәтиҗәсе – төрлечә, — дип фикерен уртаклашты Римзил Салих улы редакциянең хәзерге коллективы белән бер очрашуда. – Һәм мин, җитәкче буларак, рус вариантыннан нәтиҗәлерәк эш таләп итә башладым”. Шулай да коллектив тынычлана, эш ритмы бозылмый, җитәкченең зирәклеге дә ролен уйнамый калмагандыр. Бу очракны исәпкә алмаганда, редакция бердәм организм булып, бер максатны алга куеп, дус һәм тату эшләде. Редакциянең эчке сәясәтенә тыкшыну омтылышлары юньлегә илтмәгәнне тарих үзе исбатлады.

Лаеклы шәхесләргә — лаеклы бүләкләр

“Идел” редакциясендә төрле елларда искиткеч кызыклы, сәләтле, фикерле иҗат әһелләре: баш мөхәррир урынбасарлары Рәфикъ Юныс, Рузия Сафиуллина, Фирая Бәдретдинова; җаваплы сәркәтипләр Нәгыйм Шаһи, Рафаэль Хөснетдинов, Наил Ишмөхәммәтов; бүлек мөхәррирләре Ләис Зөлкарнәй, Марат Закир, Хәбир Ибраһим, Искәндәр Сираҗи, Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльвира Һади; рәссамнар Фәридә Хәсьянова, Диләрә Нәүрузова; корректор Гөлсинә Хәмидуллина эшләде. “Идел” хезмәткәрләренең югары иҗат потенциалына ия булуы аларның төрле мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләренә лаек булуында, зур-зур һөнәри һәм иҗади конкурсларда җиңү яулавында ачык күренә. Элекке һәм хәзерге хезмәткәрләр арасында “Идел”дә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Р. Зәйдулла, Н. Гыйматдинова; Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе З. Хәким; М. Җәлил исемендәге Дәүләт бүләге ияләре (Р. Зәйдулла, Н. Гыйматдинова, Р. Мөхәммәтшин) һәм быелгы премиягә номинант Р. Галиуллин; журналистларның Х. Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты Рәфикъ Юныс бар. Шулай ук төрле елларда Р. Зәйдулла, Н. Гыйматдинова, А. Ахунов, И. Сираҗи журналистика өлкәсендә республиканың иң мәртәбәле бүләге – “Бәллүр каләм”гә лаек булдылар. “Идел” журналы 2006 елда Дагомыста гаммәви мәгълүмат чараларының “Вся Россия” фестивалендә катнашты, 2014 елда редакция “Бәллүр каләм” республика конкурсында җиңеп 03чыкты. Шулай да бүләкләрнең иң истәлеклесе – атаклы шәхесләр исеме белән бәйле булганнарыдыр, чөнки алар олуг затларның җан җылысын, “Идел” журналына мәхәббәтен һәм коллективка ихтирамын, гомумән, гамьсез, кризиссыз матур чорлар хатирәсен саклый. Мәсәлән, “Идел”нең беренче көннәреннән үк дусты, таянычы, теләктәше булган Туфан Миңнуллин бүләк иткән самавыр.

Редакциядә бәйрәм саен бергә җыелып, Туфан ага самавырыннан чәй эчү гадәте яши иде. Аның “Идел”гә иткән игелекләрен шулай искә ала идек. 2013 елда Әмирхан Еникинең кызы Резеда Тюменева редакциябезгә яраткан әдибебезнең шәхси китапханәсеннән байтак китапларын тапшырды. Хәзер инде редакциядә “Әмирхан ага киштәсе” бар.04

Катлаулы икътисадый һәм тотрыклы булмаган сәяси шартларда журналның рәсми, ягъни 1989 елдан соңгы үсешенә бар тырышлыгын, сәләтен куйган баш мөхәррирләрнең исемнәре һәм аларның җитәкчелек иткән чоры аерым ихтирам белән телгә алуга лаек:

Римзил Салих улы Вәлиев (1989-1990); Фәиз Мәүлет улы Зөлкарнәй (1990-1997); Рашат Мияссәр улы Низами (1997-2006); Нәбирә Минәхмәт кызы Бикчурова(Гыйматдинова) (2006-2009); Рифат Әхмәт улы Фәттахов (2009-2011); Рөстәм Госман улы Галиуллин (2011-2014).

2014 елның ноябрендә “Татмедиа” АҖ “Идел” – “Идель” филиалы директоры итеп филология фәннәре кандидаты Радик Рәшит улы Сабиров билгеләнде. Татар чыгарылышында баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркәтип – Ландыш Фазуллина, мөхәррирләр – Энҗе Басыйрова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рузия Сафиуллина, корректор – Ландыш Заһретдинова хезмәт итә. Журналның яңартылган сайты эшләп килә, социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар – укучы белән элемтә югалмый, ул ныклы. Виртуаль элемтәдән тыш, “тереләй” очрашуларга да еш җыенып чыгып китә “Идел”, чөнки ул, заманалар алмашынып, нинди генә түбә астына сыенырга туры килсә дә – барыбер халыкныкы, укучыныкы булып кала.

Ахырда –“Идел” тарихыннан тагын бер кыйсса.

Редакциянең беренче көне. Утырыр урын юк, Римзил өстәле тирәли басып кына беренче планерканы үткәрәләр. Нәбирә Гыйматдинова белән Ркаил Зәйдулла Мөштәри урамы, 14тәге тарихи бинаның атаклы баскычыннан Язучылар берлегенә, рәис Туфан Миңнуллинга йөгереп менә. Баш оралар. Туфан ага, авызыннан өзеп дигәндәй, татарның яшь һәм өметле ике әдибенә кабул итү бүлмәсендәге ике көрсине тоттырып җибәрә. Баскычтан кире төшкәндә креслоларның берсе, Нәбирәнеке дигәне, аска мәтәлә. Яшьлек җүләрлегеме – моны яманга юрыйлар. Озакламый, чыннан да, юрау юш килә, берлектә рәис алмашына. Һәм теге креслоларның берсен, Нәбирәнеке дигәнен, яңа хуҗалар бер көнне “конфисковать” итә. Нәбирәнең моңа хәтере калса да, ул күтәрелеп бәрелми, мәсьәләгә фәлсәфи карарга тырыша. Янәсе: “Мине бозмасын дип көрсине алып киткәннәрдер әле – күпме кешене кресло боза бит шулай”. Ә Ркаил бу вакыйгадан үзенә гыйбрәт ала һәм Туфан ага биргән затлы креслоны инде бик астында – баш мөхәррир бүлмәсендә генә саклап тота.

P.s.: «Татмедиа» АҖ оештырган «Легендар бренд» конкурсында «Идел» журналы җиңү яуларга тиеш дип саныйсыз икән, http://tatmedia.ru/legends/63/ cылтама аша безгә тавыш бирә аласыз!

Комментарий язарга