Игорь Смирнов: «Татарча эндәшсәм, шаккаталар»

«Идел» журналы «Сәләт»леләрне әледән әле басып тора. Сәләтлеләр арасында ата бүре «Сәләт»не очкычка тиңли. Елдан-ел сыйфаты һәм очышы яхшыра барган заманча очкычка. «Әмма камиллекнең чиге юк, «Сәләт» иле киләчәккә нык адымнар белән атлый», – ди. Әңгәмәдәшебез – «Сәләт» капитаннарының берсе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

Processed with VSCO with hb2 preset
Processed with VSCO with hb2 preset

Игорь, Кара диңгез ярында үткән «Сәләт-Аршан» белән җәйге аланнарга нокта куелды. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга өлгергәнсездер?

Быел җәйне озынайттык шул. Күпләр 31 августта нокта куйса, без 12 сентябрьдә генә тәмамладык. Кара диңгез ярыннан кайтып, ахыргы баланы өенә озаткач, үтте дә мени, дип куйдым бер мәл. Җәй башланыр алдыннан, егерме биш смена, алты форум, берничә фестиваль планлаштырганда, уздырып бетерә алырбыз микән, дигән шикләнүләр дә булды. Озын һәм шул ук вакытта бик тиз узган җәй булды бу. Оештыручыларның кайберләре Биләр кырында яшәде диярлек: майда шәһәрчек төзи башлап, шул халәттә 7 августта форумнарны тәмамлап, территорияне җыештырып кына кайтып киттеләр. Җәйне унике көнгә озайтсак та мөхит шул ук калды: җылы һәм дустанә. Барысы да командадан тора. Берәү дә миңа килеп, ардым, башка булдыра алмыйм, дип әйтмәде, кайтып китмәде. Ә менә кушылучылар булды. Алар арасында форумнарга моңарчы кунак булып килүчеләр, берничә ел дәвамында «Сәләт»тә булмаган элеккеге әйдәманнар, җитәкчеләр бар иде.

Сезнең команда кешесе булу өчен нинди булырга кирәк?

Гади кеше. Үзен әллә кемгә куймаучы, теләсә нинди ситуациядә чыгу юлын таба белүче. Нинди дә булса проблема килеп чыккач, шундук яныма йөгереп килүләре кирәкми. Әйдәман, оештыручы – ул мөстәкыйль була белергә тиеш. Һәм тагын бер сыйфат, таяну ноктасы: ул балаларны яратырга, яшь арасы нинди булуга карамастан, алар белән уртак тел таба белергә тиеш. Тагын бер сыйфаты: командада эшли белү. Бәлки ул үз үз эшенең остасыдыр, ләкин командада эшли белмәсә, зурракка омтылуда файда юк.

Үзеңнең «Сәләт»кә килү юллары урау булдымы?

2010 елда бер танышым «Сәләт-Раушан»га барып кайтты, бик исе китеп, тәэсирләнеп сөйли торгач, мин дә гариза тутырып карарга ниятләдем. Икенче исемлеккә эләккәч кенә бу «эшемне» әти-әниемә әйтергә булдым. Әнә шулай сәлкеш булдым. Шулай да нибары бер аланда гына ял итәргә туры килде. Студент булгач, беренче җәйне универсиадада эшләп алдым. Фәкать икенче курста гына әйдаман буларак килдем һәм… бүгенге көнгә кадәр «Сәләт»тә мин.

Сәлкештән җитәкчегә кадәр үткән юл инде бу. Авыр булдымы?

Юк. Хәзер балалар ничек? Сәлкеш булып йөриләр дә, студент булуга ук, әйдаман дәрәҗәсендә киләләр. Менә шунда гына аның читенлеге: үзе белән бер аланда ял иткән сәлкешләр һаман бала булып кала. Кичә генә без бер дәрәҗәдә идек, бүген инде мин абый, ә син һаман сәлкеш… Ләкин минем алай булмады. Әйдаман булып килгәндә бер кеше дә белми иде, үзенчә плюс инде бу.

Җитәкче булу өчен тумыштан лидер булырга да кирәкме?

Иң мөһиме – син кем белән эшлисең, шул җитәкчең юлыннан атларга теләк һәм аннан үрнәк алырга кирәк. Гади әйдаман икәнсең, директорың белән уртак элемтә булсын. Кумирлык дип тә әйтеп була моны, ләкин яхшы мәгънәдә.

Үзең – Игорь, үзең – Смирнов. Ә үзең ялт иттереп саф, камил татар телендә сөйләшәсең.

Менә шул Игорь Смирнов атлы булуым һәм саф татарча сөйләшә алуым миңа бик уңай булды. Теләсә нинди коллективка бик җиңел кереп китә алам. Кайда да татар телен белүче кешеләр бар. Ә мин Игорь һәм миннән андый әйбер көтмиләр. Татарча эндәшсәм, шаккаталар. Аннан: «Син бит Игорь!» – диләр. Татар телен күпме өйрәндең, дип тә кызыксыналар. Безнең өйдә саф татарча сөйләшәләр. Мәктәптә химия, физика, биологияне татарча укыдым, селтенең ни икәнен беләм, дигәч, әңгәмәбез үзеннән-үзе җайланып китә. «Сәләт»тә Игорь абый бүтән юк. Анысы да шәп ич.

«Сәләт»тә татар теленә өстенлек бирелә, анысын беләбез. Хәзер аланнар күбәя барган саен, рус балалары да кушыладыр, тел мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмыймы?

Рус балаларының кушылуы аланнар арту белән һич кенә дә бәйле түгел. Элек тә киләләр иде безгә алар. Балаларны тел критерийлары буенча сайламыйбыз бит, фәкать порфолиога, уңышларына карап кына чакырабыз. Бер генә алан: «Сәләт-Раушан»га гына татар телен яхшы белгән балалар килә. Башка аланнарда ничек: сәлкешләр татар теле дәресләренә йөри, башкалар белән татарча сөйләшә, әйдаманнар алар белән татарча аралаша, сөрәннәр шулай ук татарча, җырлар да, кичке чаралар да татарча… Менә шуның белән беренче көнне бер авыз сүз татарча белмәгән бала ахырдан ипи-тозлык өйрәнеп китә. Әгәр «Сәләт» аланында ошаган икән, аның әйдаман буласы киләчәк. Ә без әйдаманнарны татар телен белү-белмәвенә карап алабыз инде. Бу безнең өчен төп кагыйдәләрнең берсе.

Ә инглиз телен ни дәрәҗәдә яхшы белү фарыз? Әйтик, аны яхшы белмәсәң, «Сәләт-Монреаль»гә барып булмаячак бит.

Әйе, узган ел Канадага барганда нәкъ менә шуңа басым ясадык та. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормыша ашырылды әлеге проект. Чит илләргә гомер итүче милләттәшләребез белән «Сәләт-Монреаль» аланына җыелдык. Сынавы да шактый катлаулы иде. Башта өч йөзгә якын портфолионы иләк аша уздырдык, аннан йөз илле кеше арасында өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә әңгәмә үткәрдек. Алар арасыннан сайлап алынганнар биш командага бүленеп, көч сынашты… Күрәсезме, бик җитди бәйге! Быел исә чит илләрдән кырыкка якын бала, махсус грант отып, үзләре безгә килде, җәйге аланнарыбызда ял иттеләр. Конкурслар гел булып тора. Киләсе елга нинди кызык яңалыклар көтә, аларын әлегә әйтми торабыз.

Бер әңгәмәгездә, «Акбүре» аланына югары сыйныф балаларын гына алабыз, дигән идегез. Аннары, биредә спорт уеннарын киметергә кирәк, дигән сүзләрегез дә сискәндерде. Әллә спорт белән дуслыгыгыз юкмы?

«Акбүре» – быел беренче генә елын эшләде әле. Бала булып барырга мөмкинчелеге бетеп килүче яшьләр өчен ул. Алан юнәлеше лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Традицион мәктәп фәннәре түгел, ә үз өстеңдә эшләү. «Акбүре»дә инглиз телен көненә өчәр сәгать Канада һәм АКШтан килгән укытучылар укытты. Мин сменадан канәгать калдым. Әмма бер моментта, балаларга уку-укыту программасы урынына, спорт, иҗат юнәлешенә кереп китүебезне аңладык. Анкеталар белән танышкач, балаларның күбрәк укыйсы килүе ачыкланды. «Сәләт» аланнары укыту ягыннан өстенлекле бит. Шәхсән үзем спортны яратам. Минем әти – физкультура укытучысы. Энекәш белән бишенче сыйныфтан бирле спортзалда үстек, волейбол уйныйбыз. Бокс, көрәшне генә бик өнәп бетермим. Күрәсең, командалы уеннар күңелемә ятышлырактыр.

Яңа технологияләр заманында мәгълүмат ташкынына ничек өлгерәсең? Җитешеп кенә калмыйча, файдасын күрү рецепты белән уртаклаш әле.

Иң беренче вакытны дөрес, рациональ тота белергә өйрәнергә кирәк. Көнеңне, атнаңны, аеңны дөрес итеп бүлә белү, план төзи белү бик мөһим нәрсә. Тайм-менеджмент бик популяр. Үзем аның остасы дип мактана алмыйм, ничек җитешергә, белмим. Ләкин мин бит яшьләр белән эшлим, алар белән бер дулкында булыр өчен белергә тиешмен. Моның өчен барлык әйбер белән дә кызыксынырга кирәк. Миңа бик тә Инстаграм ярдәм итә. Чөнки анда яңа әйберләр турында постлар язучылар бар, юлда вакытта яңалыклар белән дә танышырга тырышам. Инстаграм, Телеграм, Твиттер – шушы өч социаль челтәрләрдә кыска яңалыклар белән танышу гына да ярдәм итә. Чөнки минем телевизор юк. Кемдә мәгълүмат – шул ил белән идарә итә! Аннан күп нәрсә белән хәбәрдар булу өчен актив яшьләр булган урыннарда булырга тырышам. Мәсәлән, җәй буе Казан паркларында төрле чаралар узды. Хәзерге вакытта Яшьләр министрлыгы бик күп төрле очрашулар үткәрә, анда теләсә кем килми бит, кызыксынулары булганнар гына җыела. Интеллектуаль уеннарда катнашырга яратам, беренчедән күпме яңа мәгълүматлы буласың, икенчедән, акыл дәрәҗәңне сыныйсың.

Телевизор булмау – принципиальме?

Интернет, ютуб булганда аның кирәге юк. Телевизордан фәкать мультфильмнар, кинолар һәм спорт каналын гына карарга була. Зур чемпионатлар вакытында шәп ул, аннан киноны карау кызыграк. Шул гына.

Адәм баласының тормыштан сабак алган вакытлары булып тора. Кайсы исеңдә калды?

Форс-мажор вакыйгалар булгалый анысы. Әйтик, балалар аланнардан кайтканда ноутбукларын онытып калдыралар, ди. Хәл итәргә кирәк. Бу халәт күпмедер дәрәҗәдә миңа ошый да. Син үзеңне тикшереп карый аласың. Чишә аламмы бу мәсьәләне, юкмы, дип. Ул дөрес түгелдер бәлки, тик мин аларны махсус кормыйм бит. Әгәр хәл итә алсам, эчке бер канәгатьләнү хисе барлыкка килә. Үз эшең нәтиҗәсен күрү дә сөендерә. Гомумән, балалар белән элемтә ошый, буш вакытларымда рус теле һәм инлиз теле укытырга да яратам. Мин генә түгел, алар да мине нәрсәгә дә булса өйрәтә ич. Былтыр үземнең яраткан җырчым – танылган рус рэпперы … концертына баруым да истә калды. Искиткеч атмосфера! Мәктәп елларыннан хәзергәчә тыңлаган җырларын тере тавышка ишетә алдым.

IMG-6820

Игорь, синеңчә, яшь кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Беренче чиратта, мин аны патриот итеп күрәм! Әгәр дә берәрсе чит илдән кайтып, миңа Русиядә ошамый, анда әйбәт, дип сөйли башласа, гаҗәпләнәм. Әйбәтме, начармы – ул синнән тора ич. Ошамый икән, тик утырма урыныңда, ошарлык ит! Кайберәүләр бездә уку начар, ди. Бәлки син укырга йөрмисеңдер? Өйрәнергә теләмисеңдер? Үз мәктәбеңне, үз авылыңны, үз уку йортыңны, үз шәһәреңне, республикаңны, илеңне яратмасаң, син бу илдә нәрсә эшли аласың? Ничек яши аласың? Сиңа ошамыймы – син үзгәрт! Башкаларга аркаланырга кирәкми. Көтмә, үзең эшлә! Аннары… яшь кеше үзеннән олы кешеләргә (ничә яшькә олы булуы мөһим түгел) һәрвакыт хөрмәт белән карарга тиеш. Ул синең тәрбияңнән килә, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, бу олылар берни белми, дип әйтергә хакың юк. Чөнки алар да синең яшеңдә булган, ул вакытта шартлары да икенче булган. Әнә яңа буын бөтенләй башка: дүрт яшьлек бала минем телефонын сүтеп җыя ала. Моңа карап, мин дә кимсенергә тиеш түгел. Иң мөһиме – интроверт булмаска, алай беркая да китеп булмый. Максимум – тәрәзә янында чәй эчеп утыра алачаксың. Менә мин хәзергәчә Сөләйманның бер шигыре асылына төшенергә тырышып йөрим: «Без-без килеп оча черки, без-безе дә мин-миннән… Без-без диеп куган тормыш татарлык түгел микән…»

Президентыбыз аккаунтында җәйге аланнардан фотоларны карап бардык. Республика җитәкчелеге һәм «Сәләт» бер дулкында дип әйтә аласыңмы?

Рөстәм Нургалиевич безгә теләктәш һәм ярдәм дә итә. Чөнки максатлар уртак, алар гади һәм кирәкле. Беренчедән, балаларга җәйге ял программалары тәкъдим итәбез. Алар, ким дигәндә, ике дәүләт телендә. Төбәкләр, чит илләр белән дә эшлибез. Икенчедән, бу программаларга конкурс нигезендә чакырабыз, бу балаларга өстәмә мотивация, быел эләкмәдем, дип, киләсе елга тырышачак ул. Яхшырак укый башлый икән, бу инде плюс. Өченчедән, безнең ел дәвамында уза торган программаларыбыз да шактый. Алар барысы да белем алуга юнәлтелгән. «Фәнсар мәктәбе», «Sanak-lab», олимпиадаларга әзерли торган «Олимп», «Сәләт олимпиадасы» һ.б. Барлык программалар Акыл – Рух – Тел берлеге призмасы аша уза.

Яшьләр булгач, мәхәббәт төшенчәсе дә аерылгысыз инде. «Сәләт» һәм мәхәббәт ни дәрәҗәдә дус?

«Сәләт-Бәләкәч»не генә карагыз: анда «Сәләт»тә танышып, кавышкан парларның мәхәббәт җимешләре – сәлкипүшләр йөри. Бүген сиксәннән күбрәк алар саны. Элек бер-ике генә алан булган, хәзер – егерме биш! Айга даими рәвештә бер-ике туй булып тора. Иң популяр мәхәббәт балалар арасында. «Сәләт»тә мәхәббәт әдәп белән үрелеп бара, саф хисләр бу. Тәртипсезләргә биредә урын юк, чөнки «Сәләт» – тәрбия бирү, ләкин тәрбиясезне тәрбияләү мохите түгел.

Якын арада нинди яңалыклар көтелә?

Көзге каникулда «Фәнсар» мәктәбенең күчмә мәктәбе эшлиячәк. Яңа елдан соң традицион «Сәмрух» премиясен тапшыру тантанасы узачак. Ноябрь аенда елның иң яхшы әйдаманын билгеләячәкбез. Бикмуллин исемендәге «Бика-фест»ны да түземсезлек белән көтәбез. Тагынмы? Зур юбилей көтелә – «Сәләт»кә – 25 яшь! Ничек уздыралачы әлегә сер, сайтыбызны карап барыгыз.

«Сәләт» синең өчен нәрсә?

Самолет! Бу очкыч вакыт үтү белән үз моделен үзгәртә – яхшыра бара. Иң мөһиме – ул үз юлын камил белә!

Фотолар Игорь Смирновның шәхси архивыннан

Яшь кеше – патриот булырга тиеш! Үз мәктәбеңне, үз авылыңны, үз уку йортыңны, үз шәһәреңне, республикаңны, илеңне яратмасаң, син бу илдә нәрсә эшли аласың? Ничек яши аласың? Сиңа ошамыймы – син үзгәрт! Башкаларга аркаланырга кирәкми. Көтмә, үзең эшлә!

Безнең белешмә:

Туган елы: 1994 ел.

Туган җире: Кукмара районы, Яныл авылы.

Кайда укыган: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бакалавриат тәмамлый. Бүгенге көндә Психология һәм мәгариф институты магистратурасында икенче курс студенты.

Белеме: рус теле һәм инглиз теле укытучысы.

Яраткан хештэг: #нормальныйзамут

IMG-6798

Комментарий язарга