II төрки яшьләр фестивале Казанда узачак

“Идел” яшьләр үзәге 7-12 октябрьдә Казанның “Идел” яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында II Төрки яшьләр фестивален оештыра.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге 7-12 октябрьдә Казанның “Идел” яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында II Төрки яшьләр фестивален оештыра.

II төрки яшьләр фестиваленең максаты – Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу. Әлеге чараның беренчесе 2014 елда Казанның төрки башкала итеп билгеләнү уңаеннан үткәрелгән. Быелгы фестивальдә Русиядә һәм чит илләрдәге 28 оешмадан 70кә якын делегат – яшьләр оешмалары җитәкчеләре яки аларның урынбасарлары, яшьләр проектлары координаторлары катнашу көтелә. Төрки яшьләрдән Казанга азәрбайҗаннар, балкарлар, башкортлар, гагаузлар, Иран төрекмәннәре, казакълар, карачайлар, кыргызлар, ногайлар, татарлар, төрекләр, хакаслар, чуашлар килергә теләк белдергән. Кардәш милләтләрнең уртак проблемалары байтак, иң актуале – телне саклау. Проектлар буенча эш, утырышлар, очрашулардан тыш, яшь активистлар Казан каласы белән танышачак, Г. Камал исемендәге театр спектаклен, Халыкара мөселман кинофестивалендә җиңгән фильмнарны карыячак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Төрки яшьләрнең үзара багланышлары тарихын карасак, постсовет чорында ныклы элемтәләр 1992 елда, “Азатлык” татар яшьләре берлеге тарафыннан Төрки яшьләрнең Казанда үткәрелгән беренче корылтаенда башлана. Шуннан соң Казан һәм татар яшьләре төрле сәбәпләр аркасында гомумтөрки корылтайлар уздырудан шактый еллар читләшә, һәм Төрки яшьләр берлеге Төркиядә теркәлә. Бүген әлеге оешманың штабы Баку шәһәрендә урнашкан. Билгеле, татарның аерым вәкилләре Төрки яшьләр корылтайларына барып йөри, әмма 1997 елда татар теле корылтайның эш теле булудан туктый. Шул рәвешле, катнашучылар теләген искә алып, Төрки яшьләр фестиваленең дә эш теле булып төрек һәм урыс телләре хезмәт итәчәк. Искәртеп үтик: Төрки яшьләр корылтае белән Төрки яшьләр фестивале – бер-берсенең функцияләрен кабатламый торган ике төрле оешма, аларның һәркайсы үз чараларын оештыра. Беренчесе, Төрки яшьләр корылтае, ике елга бер төрки халыклар яшәгән төрле төбәкләрдә уза, ә Төрки яшьләр фестивале 2014тән бирле һәр елны Казанда үткәрелә. Әлеге ике оешма арасында хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырылды, алар хәзерге вакытта үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшли.

Рузия Сафиуллина

Комментарий язарга