Янәшә ике кояш

Каенлы исемле кояшлы, яшел авылның бер почмагында салам түбәле, тигез агач коймалы тәбәнәк кенә өй бар. Өйнең кечкенә тәрәзәләренә ак мамыктай челтәр корылган, тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур гөлләр үсеп утыра. Ал, кызыл, сары гөлләр күз явын алырлык, үткән һәрбер кешене җәлеп итеп тора. Әнә шулар арасында, күбәләк шикелле, гөлләр белән мавыгып, Сәхипҗамал әби йөри. Ул гөлкәйләрен балаларыдай якын күреп карый, алар белән сөйләшә. Менә ничә елдан бирле инде ул якты дөньяның сихри көйләрен, тавышларын ишетми яши. Шушы гөлләр телен генә аңлый шикелле ул. Әби озаклап, ерак офыкларга карап торырга ярата. Кошлардай очырып җибәргән дүрт баласын сагынадыр.

Ишек алдында, таягын кулына алып, кайчандыр үзенең көчле куллары белән ясаган эскәмиядә Касыйм бабай утырган. Ул дөньяның сихри тавышын тыңлый, көйләренә колак сала. Язмыш шулай язгандыр: Сәхипҗамал әби ишетмәсә, Касыйм бабай төсләрне, гүзәл табигатьне, яшел чирәмне, үзенең карчыгын күрүдән мәхрүм. Авыл халкы үткән саен аларның хәлен белеп китмичә, юлын дәвам итми. Әби белән бабай аларга фатиха бирә. Үз балалары яннарында булмагач, авылның бар кешесенә дә шат йөз белән, елмаю белән мәхәббәтләрен белдерә алар.

Дүрт яшьлек күрше малае Илсур да гел алар тирәсендә. Бабай аңа әкиятләр сөйли, әби матур көй көйли. Шул ике кешене яратып үсә бу сабый бала. Әнә урамда, төрле кызыклы тавышлар чыгарып, йөгереп, сикереп, нидер сөйләп Касыйм бабай янына Илсур килә.

– Бабай, бабай. Хәлләрең ничек?

– Әйбәт улым, әйбәт, – ди бабай, аны аркасыннан кагып. – Нишләп болай тузынып йөрисең, ник тавыш кузгатасың?

– Син ишетсен өчен, бабай. Кара әле, әти миңа нинди матур уенчык алып бирде.

– Шулаймыни, улым. И-и-и, әйбәт булган. Бар, уйна, йөгер. Уйнап туйгач, безгә чәй эчәргә керерсең.

– Ярый, бабай, сау булып тор.

Ак сакаллы бабайның аның уенчыкларын да, алсу йөзен дә күрә алмаганын аңламый шул әле бу бала. Ләкин бабай сабыйга ачу тотмый. Ачу тотсаң, картлыкка ачулансаң гына. Яшь вакытта авылда аның кебек үткен, зирәк, тиктормас, тырыш егет юк иде бит. Һәр башлаган эшне ахырына җиткерә, әйтерсең кулларында ут уйната. Тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган Касыйм бабай.

Авылда Сәхипҗамал әбине дә, Касыйм бабайны дә хөрмәт итәләр, гел ярдәм итеп торалар. Тик алар үзләрен ярдәмгә мохтаҗ, хәлсезләр дип күрсәтмиләр. Бәрәңгене дә, кишерне дә бергә чәчеп, бергә алалар. Бабай сәнәкне кара җиргә батыра, ә әби аны турылап тора. Бабай ындырда саташып ерак китмәсен өчен, Сәхипҗамал әби аның биленнән нечкә җеп белән әйләндереп ала да, үзенең биленә бәйләп куя. Менә шулай итеп яши карт белән карчык.

Авыл халкы аларның бу гадәтләренә күнегеп бетте шикелле. Урта яшьләрдәге Клавдия генә… Бервакыт аңа Сахипҗамал әби белән бергә сарык көтүен каршы алырга туры килде. Сарыклар гадәттәгечә бәэлдәшеп, кычкырышып кайта. Тик әби кешегә, саңгырау булгач, аны ишетү язмаган ич.

– Элекке сарыклар «мә» дип кычкыралар иде, ә хәзер нигәдер авызларын гына ачып ябалар, – дип, Сәхипҗамал әби көтү кайтканын карап торды.

Клавдия шаркылдап көлеп, бу хәлне авыл халкына таратты. Тик аңа берәү дә игътибар итмәде шикелле. Бу вакыйгадан озак та үтмәстән, әби белән бабай кояш баешына оеп, эскәмиягә чыгып утырдылар. Шулчак яннарыннан күрше Гөлбану, артыннан улы – нәни Илсур йөгереп үтте.

– Әнә күршеләр каядыр чаба. Нидер булган мәллә? Сора әле, карт, – диде Сәхипҗамал әби.

Бабай сорагач, кечкенә Илсур, йөгерүеннән туктап:

– Бозавыбыз авырып киткән, шуның янына чабабыз! – дип, үз юлында булды.

Бабайның да колаклары катылана башлаган, ишетсә дә, якыннан сөйләгәнне генә ишетә. Менә бу юлы да Илсурны ул үзенчә аңлады:

– Клауҗә асылынган, ди.

– Клауҗә асылынган? Булыр, булыр каһәрдән! – дип, Сәхипҗамал әби дә үз уйларына бирелә.

Төн кунарга картлар янына Илсурны керттеләр. Әби белән бабайны яратса да, болай ул аларда кунарга яратмый. Аны аңларга була. Бабай агач карават өстенә тире җәеп, тире астына калай кисәге куеп калдыра да, йоклап китә. Әби белән Илсур идәнгә яталар. Шуннан бөтен тирә-як караңгылыкка күмелә. Тынлык. Урамда эт эргән тавыш та ишетелми. Ичмасам, ник бер карга каркылдасын. Өйдә булса, Илсур әнисен йоклатмыйча, әкиятләр сөйләтер, үзенең яраткан уенчыклары белән уйнап ятыр иде, ә монда? Караңгылыкта почмактан кемдер карап тора, нидер әйтергә тели шикелле. Җитмәсә, бабайның өйне тутырып гырылдап йоклавы, әбинең авыр сулышы сабый күңеленә шом сала. Куркудан, эссе булса да, аяк-кулларын юрган астына кертеп, башына кадәр ябына ул. Бары кечкенә борыны гына күренеп калырлык хәлдә йоклап китә. Ул да түгел, Касыйм бабай аяклары белән үзе астына салып яткан калайга тибеп, Сәхипҗамал әбине уята.

– Ни булды? Нигә Хуҗа ишәге булып, калай тибеп ятасың? Баланы уятасың ич. Мин дә дүрт баламны уйлап, әле генә йоклап киткән идем.

– Карчык, мин дә йоклый алмый әле генә алар янында йөреп кайттым. Аның өчен уятуым түгел: иртәгә суга барасы бар, көянтә, чиләк әзерме?

Бу сүзләрне әби, әлбәттә, ишетми. Ул күптән инде уйлары белән янә балалары янында…

Иртән алар икәүләшеп чишмәгә суга китә. Көянтәләрне бабай үз җилкәсенә ала, әби исә, биленә бәйләгән җепне алып, Касыйм бабайны турылап, авыл көен көйләп атлыйлар. Суны әби тутырган арада, Касыйм бабай яшь вакытында бу урыннарда курай сыздырган вакытларын искә төшерә:

– Эх, хәзер кулымда курай булса, күңелләремне бушатыр идем. Сагыш- кайгыларымны көй аша чыгарыр идем. Булмады инде, булмады…

Кайтыр юлда сулы чиләкләрне күтәреп кайтырга Гөлбану килә. Килә дә, әби белән бабай атлаган көйгә чиләкләрне алып кайта. Ә ике карт, билләренә җепләрен бәйләгән килеш, күрше кызыннан калмаска тырыша. Вакыт дигәнең дә алар адымына тигезләшеп, салмак ага шикелле…

 

Комментарий язарга