Илдус Әхмәтҗанов: Мине бүген дә «Тукай!» дип сәламлиләр

Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов гаиләсендә тәрбия дигәнең үзгә бер рецепт белән булдымы икән әллә, бер гаиләдә татарның ике күренекле шәхесе үссен дә! Сүзебез абыйсы – шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алудан башланды.

Илдус абый, сезне абыегыз – шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка охшаталармы?

– Кыяфәтләр белән охшаган, дип әйтәләр анысы. Рухи яктан аеруча охшаган, дип тә өстәр идем. Гаиләдә без 11 бала үстек. Арадан икебез генә сәнгатькә тартылдык. Ул шагыйрь булды менә, мин артист… Заманында аның шигырьләр язганын күреп, мин дә каләм тибрәткәләп карадым, шагыйрьлегем шуның кадәр генә булгандыр инде, хәзер язганым юк. Мәктәпне тәмамлап, КДУга укырга керергә дип башкалага килгәч, ул мине көчләп диярлек Ленинград театр студиясенә кертергә теләде. Имтиханга җитәкләп алып барды. Кабул итү имтиханнары Казанда булгач, ризалаштым. Соңга калып килгән идем, бөтен турларны бер көндә үтеп, ахыргы имтиханга – изложение язарага кердем.

Анда текст укылган, барысы да тырышып-тырышып язып утыра иде. Шуннан миңа сочинение язарга рөхсәт иттеләр, мин мәктәптәге чыгарылыш имтиханында язган Тукай турындагы сочинениене тагын бер кат язып чыктым. Кабул итү комиссиясендә Хәй Вахит та бар иде. Соңыннан Рәшидә апа Җиһаншина сөйләде, Хәй ага: «Әллә бу егетне КДУда гына калдырыйк микән, Тукайны бигрәк оста тасвирлап, яратып язган бит», – дигән ди.

Ленинградка барып уку өчен шактый әзерлек соралгандыр.

– Алай түгел ул, ялгыш фикер йөртәсез. Минем ул чакта сәхнәгә бер тапкыр да чыкканым юк иде. Театр студиясенә беркайчан да үзешчән артистларны алмадылар. Чөнки алар бозылган, төзәлмәслек сынган була. Чын артист әвәләр өчен табигать баласы булу кирәк. Ә үзешчәннәр «Мин кем!» дип харап була.

Студияне тәмамлап кайтканда ул һавалык сездә дә барлыкка килгәндер иңде. Ә менә Сезне шунда җитәкләп алып барган абыегыз: «Молодец, энем, булдырдың!» – дидеме?

– Юк. Гәрчә, һәр спектаклемне карап барса да, мактаганы булмады. Әмма канәгать иде. Ул гомере буе гаделсезлек белән көрәште. Мин дә ялганны, хыянәтне яратмыйм. Әмма аның кебек беркайчан да изүне ертып көрәшкә ташланмадым. Куркаклык түгел бу, ә безнең җәмгыятьтә көрәшүнең мәгънәсе юк икәнлегенә төшенү генә. Ленинградта профессор Кох укытты безне. Ул гомере буе үз-үзеңне тоту турында лекцияләр укып йөргән оста психолог иде. Соңгы очрашуда, хәтта ул да: «Тәрбияләүнең мәгънәсе юк, мондый эчтәлектәге лекцияләрне башка укымам инде», – дип кул селтәде.

Гафу итегез, халык, милләт язмышы өчен аяусыз көрәшкән Тукай образын тудырган кеше – артист авызыннан мондый төшенке сүзләр ишетермен дип һич уйламаган идем…

– Гаделсезлек яныннан үтеп китәм дигәч тә, газапланмый бу дип уйламагыз, бәлки гомерем буе оныта алмыймдыр мин аны… Тукай да «Татар кызына» шигырендә: «Сизмисең бит, янәшәңнән нечкә күңелле шагыйрь узганын», – дип яза.

илдус абый фото

Тукай иҗаты белән беренче тапкыр шулай ук абыегыз таныштырдымы?

– Арабыз 10 яшь булгач, ул Казанга укырга киткәндә үзенең китапханәсен миңа калдырды. Арада Тукайның коңгырт төстәге 4 томлык сайланма әсәрләре дә бар иде. Мин аларны вакыт булган саен алып укый, артындагы искәрмәләрен өйрәнә, гарәп сүзләренең асылына төшенә башладым. Шигырьләрен ятлаган саен ул яшәгән чорны күзалдына китердем. Минем өчен хыял дөньясы иде ул. Хәтта үз иҗатым кебек, Тукайның бер кисәге кебек тоя башладым. Бу соңыннан да тукталмады, «Казан утлары» яки башка басмаларда шигырьләрен укысам, күңелем үсеп китә иде. Гомумән, шигырьләр укырга бик яратам мин, хәтта тәхәллүсен куймасалар да, кемнең иҗаты икәнен шундук әйтеп бирә алам.

Шулай да беренче тапкыр Тукайны уйнавыгыз кайчанрак булды?

– Германиядә солдат хезмәте срогын тутырып кайтып, театрда эшли башлаган елларым гына иде. Режиссер Әхтәм Зарипов, телевидение өчен, Сибгат Хәкимнең «Яз сулышы» әсәрен сәхнәләштерә башлады. Тукай ролендә – Рәсим Сәлахов, ә мин Сәгыйть Сүнчәләйне уйнарга тиеш идем. Шунда егетләр сценарийны укып чыктылар да, «Илдус Әхмәтҗанов – коеп куйган Тукай бит инде», – диделәр. Әхтәм абый да: «Мин дә шулай дип уйлаган идем, тик ул бөтенләй тәҗрибәсез бит әле, Тукай – бик җитди роль» – ди. Шулай да мине сынап карарга булды. Ул чакта кичергән җаваплылык хисен әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Уйнавы бик авыр булды, режиссер да бик таләпчән. Телевизион спектакльне язып бетергәч: «Их, тагын бер кат яздырсак, шәбрәк уйнар идем», – дип уфтандым. Аны телевизордан 1976 елның 26 апрелендә күрсәттеләр. Ул көнне утлар йотып, үзем генә утырып карадым һәм… өстемнән таулар төшкән кебек булды – әйбәт кенә килеп чыккан бу.

Иртән урамга чыккач, миңа Тукай дип кенә эндәшә башладылар инде. Бервакыт, Актерлар йортына баргач, Мөхәммәт, Мәһдиев бөтен халык алдында: «Менә егетләр, татар халкына Тукайны уйнар өчен Аллаһы Тәгалә җибәргән кеше», – дип канатлар куеп җибәрде. Шагыйрьнең 100 еллыгына Камал театрында Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» спектаклендә Тукай ролен һич тә икеләнмичә миңа бирделәр инде. Марсель Сәлимҗанов тулысынча ышанды, уйнавы да җиңел булды. Рухым белән мин Тукай белән бербөтен булдым. Кайберәүләр тышкы кыяфәтең белән охшаган ди. Рухың бер булса, тышкы кыяфәтләр дә охшый башлыйдыр инде ул. Мин бик бәхетле кеше, чөнки сәхнәдә йөзгә якын образ тудырсам да –  ә арада яхшылары да бар бит – миңа бүген дә «Тукай!» дип сәлам бирәләр.

Илдус абый, Сез шагыйрьнең моңсу, ачы хәсрәт, ятимлек, милләт фаҗигасе белән сугарылган әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итәсез шикелле. Моны да рухи охшашлык белән аңлатасызмы?

–  Тукайның әсәрләре генә түгел, үз язмышы да фаҗигадән тора: «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, кирәк түгел уен-көлке», –  дип яза ич. Тик ул юмордан да читтә булмый, тагын бер кат «Кисекбаш»ын гына укып карагыз!

– Сезне Аманулланың «Әлепле әртисләре»ндә комик рольдә күреп, исем-акылым киткән иде, җитди кешедән бу кадәр осталык ни өчендер көтмәгән дә идем. И-и рәхәтләнеп бер көлдем, ичмасам.

– Шаянлык күңелем төпкелендә элек-электән яшәп килгән бер сыйфат ул. Гомер итә-итә бастырылдым мин һәм комплекс барлык ка килде. Бер җитди роль башкаргач, башканы булдыра алмас диптер инде, гел шул юнәлештәге рольләр генә бирә башладылар. Гәрчә, заманында шаян рольләрне уйнавымны да тамашачы үз иткән иде. Мәсәлән, Празат Исәнбәт куйган «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) спектаклендә миңа бай малаен уйнарга туры килде. Традицион калыпларны җимереп, аны эчкече, җирәнгеч дәрәҗәсендә түбән кеше итеп уйнарга алындым. Празат абый беркайчан да артистларга үз фикерен көчләп такмады, мине дә хуплады. Бик кызык килеп чыкты ул.

Бервакыт, якын кешеләрем билет сорап килгәч, администратор Фәридунга бер-ике чакыру кәгазе сорап мөрәҗәгать иткән идем. «Урын юк, –  ди бу. –  Шулай кызык итеп уйнарга кирәкми иде, кассада да билетлар калыр иде».

Аннан соң Г.Камалның «Бәхетсез егет»ендә кыска гына эпизодик рольдә –  Кәрим байның абыйсы Мансурны уйнадым. Спектакльдә ул энесенә хәбәр генә кертә, мин чыгып бер-ике сүз әйтүгә халык тәгәрәп көлә башлый, күпмедер мизгелгә хәтта уенны туктатып торырга туры килә. Равил Шәрәфи артка борылып көлә, ә артистлар барысы да шуны карар өчен сәхнә читенә җыелыша. «Әлепле әртисләре»ндә рәхәтләнеп уйнадым инде. Мин бик якын кешеләремә генә ачыла алам шул. Ә болай –  дөньяда бик күңелсез кешемен. Мәҗлестә берәр чит кеше булса, сөяп куйган багана хәлендә калам инде…

Беләсезме, ничәнче ел Тукай булып уйнасам да, һәрчак бик дулкынланам, ихластан борчылам…

Комментарийлар

  1. Сәйлән
    Сен 17, 2017 @ 15:16:48

    Сиңа ошатам

    Иртә киттең, бигрәк иртә, Габдулла!
    Инде мин дә уздым сине…
    Тиздән утыз яшь тула.

    Әйтче,Тука й, син зур яшькә җиткәндә,
    Нинди булыр идең микән,
    алтмыш, җитмеш, сиксәндә?

    Бер кеше бар, әгәр үзең ошатсаң,
    Әллә нишләп,синдер димен,
    ә ул- Роберт Әхмәтҗан!

Комментарий язарга