Илгиз Шәйхрәзиевка рәхмәт!

Соңгы арада ял көннәрендә «Секреты татарской кухни» тапшыруын карарга ияләшеп киттем әле. Диванга җайлап утырам да, рәхәтләнеп карыйм. Студия кунаклары ризык әзерләү турында шундый тәмле итеп сөйли ки, кайберләрен сикереп торып тизрәк пешереп карыйсы килә. Беркөнне шулай яшь җырчы Илгиз Шәйхрәзиев чәй эчәргә десерт – җиңел генә итеп пирог пешерде.

Тапшыру бетүгә аш-су бүлмәсенә йөгердем һәм шуннан бирле әлеге рецептны яратып кулланам. Ул десерт белән кемне генә сыйламадым да, күчтәнәч итеп кемгә генә алып бармадым!

rMQQfBYZZdE

Пирог өчен күп ингредиентлар да кирәкми. 2-3 йомырканы сытып, шуңа 1 стакан чамасы шикәр комы салып болгатасың. 1 каптан чүт кенә әзрәк атланмай эретеп өстәп, яхшылап туглыйсың. Аннары 1 кап «разрыхлитель» һәм он кушып камыр ясыйсың. Аны артык каты итмәү хәерле. Әзер камырның яртысын суыткычның катыру бүлегенә куярга кирәк. Ул арада майланган табага камырның икенче өлешен салып, кул белән баскалап җәясең. Җырчы эчлек итеп җиләк-җимеш кайнатмасы салды. Мин исә катырылган җиләк, эремчек ише әйберләр белән пешерәм. Кура җиләге салсаң, гомумән телне йотарлык. Шуңа да сак булыгыз! Эчлектән соң, каткан камырны угычтан кырып, пирог өстенә саласың да, 30-35 минутка куясың. Пешеп чыгар алдыннан өйгә пирогның хуш исе тарала. Мммм… Шул мизгелен бигрәк тә яратам. Өйдәгеләр өстәл тирәсендә бөтерелә башлый… Син гүя патшабикә… Угычтан кырып салынган камыр кызарып пешеп, пирогка үзенчәлекле төс бирә, «әппәтитный» күренә. Менә шундый шәп һәм җиңел рецепты өчен Илгиз Шәйхрәзиевка рәхмәт!

 

Комментарий язарга