Илнар Шәрәфетдинов «Күңел спортка да, җырга да тарта»

Күп кенә танылган җырчыларның интернет-сәхифәләрендә Илнар Шәрәфетдиновның акустик җырлары урын алган. Көчле, профессиональ тавыш белән танылган җырларны башкаручы егетнең популярлыгы интернет-канал аша арта гына. Гимнастик күнегүләре күпләрне гаҗәпләнеп карарга мәҗбүр итә. Башкортстан якларында  иҗат итүче  яшь җырчының гаиләсе дә моңлы: әтисе баянда оста уйный, әнисе дә, апасы да бию белән шөгыльләнгәннәр. Илнарның сүзләре буенча, гаилә мохите аны музыкаль яктан баетучы, рухи хәзинәсенә зур йогынты салучы көч. Өч яшендә үк Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “Туган көн” җырын көйләп йөрүче Илнар Шәрәфетдинов бүгенге көндә Уфа сәнгать көллиятендә һәм Башкорт дәүләт университетында белем ала.

— Илнар, синең интернетта үз каналың бар, видеоларыңны шунда урнаштырып барасың. Канал популярлаша, кулланучылар нинди фикерләр, нинди тәкъдимнәр язалар? Бәлки бик кызыклы очраклар да булгандыр?

— Кулланучылар бары яхшы, нигезле фикерләр белән бүлешәләр һәм мин моңа бит шат. Тәкъдимнәргә килгәндә, һәрберсе үзенчәлекле. Мәсәлән, кемдер гитара белән генә чикләнеп калмаска, ә башка уен коралларын да үзләштерүне тели, кемдер үзләренең яраткан җырларын минем тарафтан башкаруны көтә. Фикерләр төрле, алар булганда иҗат итәсе килә.

7

— Гадәттә син гитара белән чыгыш ясыйсың. Кайчан беренче тапкыр гитараны кулыңа алдың? Башка уен коралларында уйныйсыңмы?

— Гитарада уйнарга хыялым электән үк бар иде. Бигрәк тә бу уен коралының тере тавышын ишеткәч кызыксынуым артты. Минем сөенечкә, 16 яшь тулуга әтием гитара бүләк итте, шул вакыттан бу уен коралының уйнау ысулларына төшенә башладым, әле дә дәвам итәм. Гитарадан тыш баян һәм фортепианода уйнаштырып алам.

— Син физик яктан үз өстеңдә ныгытып шөгыльләнәсең. Профессиональ спортчы булып китү теләге тумадымы? Гомүмән, каян башланды спорт белән мавыгуың?

— Балачактан ук спортка кызыксынуым бар иде. Биш яшемдә апам белән бергә дзюдо түгәрәгенә йөрдек. Спортка тартылу шулай ук әтием аша килгән. Ул һәрвакыт үз өстендә эшли, спорт уеннарыннан читтә калмый, футбол, волейбол, көрәшне үз итә. Ә инде урам гимнастикасы белән шөгыльләнүгә этәргеч булып Youtube видеохостингы торды. 2011 елда Михаил Баратов бастырган видеоязмаларга юлыктым. Турникта ул эшләгән күнегүләр мине шаккаттырды. Үзем дә шуннан кызыксынып, физик яктан үз көчләремне үстерә башладым.8

— Музыка, спорттан кала сине ниләр кызыксындыра?

— Спорт һәм музыка минем өчен мөһим. Алардан тыш әдәбият белән мавыгам. Алтынчы сыйныфта классташлар белән бергә мавыгып «Гарри Поттер һәм серле бүлмә» романын кулдан-кулга йөртеп укып чыктык. Джоан Роулингның «Гарри Поттер» романнар сериясы белән тулысынча таныштым. Татар әдәбиятына килгәндә, Габдулла Тукайның әсәрләрен яратып укыйм, өйрәнәм. 11 сыйныфта укыганда «Тукай моңнары» бәйгесендә «Шүрәле» әкиятен инглиз телендә укып 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Рус әдәбиятыннән Лев Толстойның «Война и мир» роман-эпопеясын яратып укыдым.

— Синең тавыш куелган, музыкаль яктан үз өстеңдә эшләгәнлеген күренә. Ничә яшьтән җырлыйсың? Кайсы укытучылар белән шөгыльләндең?

— Өч яшьтән җырлый башлаганмын. Әнием кечкенә чагымнан ук матур җырлар сайлап, шуларны өйрәтеп бәйгеләргә әзерләп торды. Бүгенге көндә тәҗрибәле укытучыларым бар, академик вокал бүлегендә белем алам.

— Кайсы музыкаль бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаштың?

— Бәйгеләрдә, җыр фестивальләрендә  актив катнашам. Республика күләмендә үткәрелгән «Язгы тамчылар», бөтенроссия «Сәләт канатларында», халыкара «Дуслык моңы» бәйгеләрендә гран-при яулап алдым.
33

— Сәхнәдә сиңа игътибар итеп хезмәттәшлек тәкъдим итүче җырчылар, продюссерлар булдымы? Әллә зур сәхнәгә үз көчләрең белән күтәрелергә телисеңме?

— Казанда урнашкан продюссерлык үзәкләреннән тәкъдимнәр килә, ләкин укуым тыгыз булу сәбәпле, продюссерлар белән эш алып бару мөмкинлеге әлеге юк.

— Алга таба иҗади яктан нинди планнар?  Бәлки инде зур сәхнәгә чыгарга вакыт җиткәндер?

— Каналымны үстерү өстендә эшлим, аны сыйфатлы, кызыклы һәм шул ук вакытта мәгънәле контент белән тулыландырып, караучыларымны шатландырырга телим. Иҗади яктан үземне ачарга күп көч куярга кирәк.

gongtv.ru

Комментарий язарга