Җәй-2017: печән, исерек йөзләр, кыска итәкләр

Дөресен генә әйткәндә, минем җәем тик июльдә генә башланды, чөнки май-июнь айларында мине һәрбер студентны кебек үк бер генә әйбер борчыды – ул да булса сессия. Әле берәү генә булса ярар, параллель рәвештә өстәмә белгечлек алганга күрә – икәү бит алар. Ничек тапшырганымны… аны мин генә беләм, шулай да көзгә калмадым, һаман да стипендия алам.

Июльнең икесендә туган ягыма, Башкортстанның башкаласы Уфага юл тоттым. Кемдер өчен сигез сәгатьлек юл җәфадыр, бәлки, мин инде ияләнеп беттем, шуңа күрә дыңгычлап тутырылганнан чемодан һәм скотч белән уралган өч “Ашан” капчыгын остановкага кадәр алып барырлык хәлем калган иде әле.

Авылдагылар районын сагынган кебек үк, мин шәһәремне сагынам. Җимерек юллы, надан идарәчелекле булса да, мин монда туган һәм монда кайтам.

Уфа. “Округ Галле” тукталышыннан кузгалган тирле “Пазик” исе… әе… монда инновацион транспортны минем оныкларым күрәлсә, шөкер.

Ун көн чамасы үземә бераз хәл алырга биргәч (хәл алу дип – авылдагы печән эшен күздә тотам инде мин) эш эзли башладым. Монысы ошамый, монда акчасы юк… аңлыйсыз инде, амбицияләр! Хәлләр начар. Көннәрнең берсендә иртән “вконтакте”ны актарып утырганда “ресторанга хезмәткәрләр кирәк” дигән игълан очраттым. Ярар, дим бит инде. Шалтыратып карыйк.

— Килегез шунда-шунда, собеседование уздырабыз. Кемлеккә-нәрсәлеккә? Мин бит әле теләгән вазифаны да әйтеп өлгермәдем!

 Килдем.

  • Безгә пешерүчеләр кирәк. Белемең бармы?
  • Юк!
  • Тәҗрибәң бармы?
  • Юк!
  • Кулыңнан нәрсә килә?
  • Ике ел общагада яшим…
  • Ә! Моңардан башлыйсы иде. Туры киләсең! Иртәгә тугызга!

Шулай итеп администратор я бармен, хет официант, булмагае шунда, итеп урнашырга теләгән Илназ үзенә фартук киергә мәҗбүр булды.

Төп нәрсәне мин шунда ук аңладым – ач калмаячакмын.

Җомгаларын, халык ташып торганда, инде бөтен Уфаны ашаттым бугай дигән уйлар туа иде.

Шунысы куанычлы, мин эшләгән дәвердә берсе дә агулануга зарланмады… яки инде зарланырлык хәле булмаган.

Бераз эш рәтен аңлый башлагач, график буенча ялга туры килгән көннәрдә икенче урынга, ниһаять, бармен булып чыга башладым. Монда эшләү күңеллерәк булып чыкты, чөнки бертуктаусыз өч әйбергә карап була: ут янганына, су акканына һәм барда биюче кыска итәкле кызларга. Соңгысына барның теге ягыннан карау тагы да рәхәтрәк һәм данлырак диимме.

Ике урын белән чикләнмичә, корпоративларда звукооператор вазифасын үти башладым, ярый татар эстрадасында дус-танышларым байтак һәм бу өлкәдә тәҗрибәм дә җитәрлек: мәктәп, район һәм шәһәр күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә еш кайныйсы туры килгәләде заманында.

Аңлавыгызча, исерек йөзләр күрү минем җәйге юлдашым булып чыкты.

Дуслар күп дигәннән, игезәк баянчы, җырчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның өр яңа җырларына төшерелгән клипта баш рольне уйнау да насыйп булды. Бердәнбер ял көнемдә тыныч-тын гына йоклап ята идем, Алмаз шалтырата: “Илназ, энекәш, ярдәм ит. Син — соңгы өмет!” Йөрәккә май булып яткан шушы сүзләрдән соң, ничек кире кагып булсын инде? Йөзне бераз рәткә китердем дә, киттем… Юнысовлар белән мин күптәннән таныш: мин “Нур”да (Уфа Дәүләт Татар Театры) уйнап йөргәндә, алар шушы бинада үз тавыш студиясен булдырганнар иде, мөгаен, шуңа миңа ышанганнардыр да.

Уйлый күрмәгез, бу мескен бала эшләп кенә йөргән дип. Минем өчен дөнья тик уникедән соң гына ачыла иде. Дүрт сәгать йокларга инде ияләшеп беткән мин. Параларга торалган өчен акча түләсәләр, әле дә беренчесенә йөрер идем, әмма анысы инде бөтенләй башка хикәя…

Илназ

Комментарий язарга