Илсөя Бәдретдинованың зур кайгысын уртаклашабыз

Яраткан җырчыбызның кайгысын уртаклашабыз. Бу көннәрдә ул зур югалту кичерде.

Кичә җырчы Илсөя Бәдретдинованың әтисе китеп барган. Ул моның турында үзенең инстаграм битендә пост куйган.

Әтисенең үзен яхшы хис итмәвен белгәч, Башкортстанда булырга тиешле концертларыннан баш тарткан һәм әтисе янына кайткан. Җырчы әтисен соңгы юлга озатырга өлгергән.

Зур кайгыңны уртаклашабыз. Әтиегезнең урыны җәннәтнең түрендә булсын.

Комментарий язарга