Илсөядән торт рецепты

Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм. Өстәвенә, мультиваркада пешереп була. Иллә дә җайлы инде менә! Аны дустым Илсөядән (җырчы түгел!) язып алган идем. Пешереп карагыз әле!

5 яшьлек Мөхәммәдулла әбисе белән серләшеп утыра икән. Әбисе:

– И-и-и, улым, хәзер бөтен нәрсә дә бар, ашарга җитәрлек, ипидән өзелгән юк, Аллага шөкер! Менә без синең кебек кечкенә чакта ашарга юк иде, ипигә тилмереп йөри идек инде, – дип әйткәч, Мөхәммәдулла:

– Нигә соң кибеттән берәр тартма прәннек алып кайтып куймадың, – дип әйткән ди.

62a03e39-0392-4677-bf10-ba396270804b

Әйе, ни теләсәң шул бар, шөкер! Ризыкны талымлыйбыз, тәмледән-тәмлесен, татлыдан-татлысын ашыйсы килә, сайланабыз да әле. Кибеткә керсәң дә җаның теләгән ризыкны сатып алып була. Чат саен камыр ризыклары пешереп саталар. Шулай да гаиләңне җан җылыңны, күз нурларыңны салып пешергән ризыклар белән дә иркәлисе килә бит. Ә вакыт ягы чамалы. Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм. Өстәвенә, мультиваркада пешереп була. Иллә дә җайлы инде менә! Аны дустым Илсөядән (җырчы түгел!) язып алган идем. Пешереп карагыз әле!

Кирәк:

Камыр:

5 йомырка;

1 стакан шикәр комы;

1 стакан он;

бераз чәй содасы.

Йомырка белән шикәр комын күбекләнгәнче миксерда болгатабыз. Шуннан соң он, чәй содасы кушып, яңадан туглыйбыз. Шуны мультиваркага “выпечка” төймәсенә басып, бер сәгатькә пешерергә куябыз.

Камыр пешкәндә нык кына кабара. Шуларны өч кисәккә бүлеп, корж ясыйбыз.

Крем:

1:1 күләмендә каймак һәм куертылган сөтне туглап, кисәкләр арасына сылыйбыз.

Тортны төрле җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин.

Тәмле булсын!

Комментарий язарга