Иманлы авыл – нык авыл

Журналның чираттагы санында үзәккә авыл темасын куябыз дигәч тә, «Түр башы»на кемне чыгару буенча сорау тумады. Әлбәттә, Җәлил хәзрәт Фазлыев кирәк безгә. Сәбәпләре берничә. Мәсәлән, республиканың баш казые авылда яшәп ята. Икенчедән, ул яши торган Балтач районындагы Бөрбаш авылы – Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә иң төзек, иң матур, иң тырыш авылларның берсе.

Әлбәттә, дин һәм авыл яшәеше арасында ниндидер элемтә булырга тиеш. Бу мәсьәләдә абруйлы кешедән абруйлы фикер ишетү – күпләргә үрнәк тә, сабак та, гыйбрәт тә булыр иде.

Җәлил хәзрәт, Балтач, Кукмара, Саба яклары өчен бәлки бик үк актуаль дә түгелдер, әмма күп кенә җирләрдә авылларны саклау белән бәйле мәсьәләләр көн үзәгенә килеп басты: эшсезлек, акчасызлык, эчкечелек, гаиләләр юклыгы, яшьләрнең шәһәргә качуы… Глобальләшү, урбанизация шартларында авылларның күпме гомере калды икән?

Авыл яшәр инде ул. Кешегә шәһәрдә үлү җайлы түгел бит. Шуңа да бөтен авылларда диярлек буш урыннарны алып, өйләр салып кую гадәткә керде. Пенсиягә чыккач яки чыгар алдыннан кешедә җирсү хисе барлыкка килә, туган ягына тарта башлый, чөнки ул инде үлем турында уйлана. Соңга калып булса да.

Безнең якларда авыллар чыннан да төзек, анысы белән килешәм. Бөтен шартлар бар хәзер, хәтта ки, шәһәр белән чагыштырганда, яхшырак та. Суы, газы кергән, юлы бар, мәктәпләр-балалар бакчалары төзекләндерелә… Тагын ни кирәк? Элек бит кеше шәһәргә ни өчен китә иде? Мичкә ягасы юк, су кертәсе юк, бәдрәфкә урамга йөрисе юк, янәсе.

Шәһәргә түгел, район үзәкләренә күчеп китүчеләрне дә аңламыйм әле мин. Менә безнең авылдан Балтачка ун минутлык юл бит инде, йөреп кенә дә эшләргә була. Юк, кайберәүләр район үзәгендә тыгыла-тыгыла өй сала, шуңа аптырыйм. Эш дип аңлаталар инде.

Авыл кешесе нигә шәһәргә омтыла соң?

Шәһәргә омтылу, авылдан качу теләге күптән башланды. Чөнки үзебез үк биздереп тәрбияләдек. Олы һәм урта буын кешеләре хәтерлидер: укытучылар дәрескә керә, «яхшы укыгыз, начар укысагыз, авылда калырсыз, фермада, тракторда эшләрсез», дип әйтәләр иде. Укучыда, әлбәттә, авылда иң булмаган, начар укыган кешеләр генә кала дигән караш барлыкка килде, җирдә эшләү, терлекче, механизатор булу гарьлек дигән караш тудырылды. Шул фикер кешенең канына сеңде. Тормыш та авыр иде анысы. Ата-анасы баласын «без күргән дә җиткән, улларыбыз, кызларыбыз булса да, бездән яхшырак яшәсен» дип үстерде, шәһәргә җибәрү ягын карады.

Хэзрэт2

Шәһәр дибез шул. Яшәргә уңайлы, җиңел, дибез…

Кайсы ягы белән? Төптәнрәк уйлап карыйк, әйдәгез. Ишетеп-күреп торабыз, лабаса. Бакча дигән проблема бар, мәктәпләргә чират үзәкләргә үтә, йөртергә кирәк. Яшьләр шәһәргә китә дә, торырга урыны юк, ипотека ала да авылдагы ата-анасы түләп бара. Ашарга авылдан алып килә. Егерме-утыз мең акча эшләп була, дип кызыгып китә күпләр, ә бит шәһәрдә ул егерме-утыз мең сумга яшәве бик авыр! Яшәп булмый да! Монда исә – авылда – унбиш меңгә яшәп була. Әлбәттә, тырышырга кирәк, эшләмичә булмый. Гомумән, мин үзем авылда эш юк, дигән фикер белән бөтенләй килешмим. Ничек инде авылда яшәп, эшсез ятарга мөмкин? Без менә бер дә эшсез тормыйбыз.

Яшь буында авылга мәхәббәтне сабый чагыннан сеңдерә башларга кирәктер алайса? Өйрәтеп, акылга утыртып…

Без бит хәзер улларыбызны, кызларыбызны бик кызганабыз. Балаларны эшләтмичә, хезмәттән биздереп үстерәбез. Әнә, элек бездә дә ике зур көтү чыга иде, ә хәзер кечкенә генә бер көтү калды. Печән дә җитәрлек, печәнне дә электр чалгысы белән чабабыз, кайтару да проблема түгел, югыйсә. Ә кеше эшләми. Баласын да эшләтми. Абзарда эшләү, терлек карау, печән әзерләү, утын, су ташу да юк. Бала эшсез үсә. Эшләмичә бер яши башладымы инде ул, алга таба да шулай дәвам итәчәк.

Бездән тормаган сәбәпләр дә бар, әлбәттә. Бөрбашта ике йөз алтмыш бер хуҗалык, сигез йөз кырык бер кеше яши. Балалар бакчасында кырык ике бала, мәктәптә Бөрбаш җирлегенә керүче өч авылдан йөздән артык бала укый. Мәктәптә (димәк ки, авылда да) бала саны күбрәк булыр иде дә, БДИлардан куркып, тугызынчы сыйныфтан китә башладылар. Мәктәп, укытучылар үзләре дә шул якны кайгырта шикелле.

«Бөрбашта бүген-иртәгә өйләнәм дигән яки яңа гына өйләнгән кырыктан артык кеше бар» диям дә, күпләр аптырап калалар. Күп авылларда андыйлар берничәү генә икән. Кырык яшьтәгеләр гаилә төзеп, барысы да авылда калса, нинди шәп булыр иде дә бит… Кызлар авылда калмый, диләр күпләр. Кызлар табу – проблема дигән нәрсә белән килешмим. Егет булсаң, кыз табу авырмыни инде ул? Хатын табу авыр түгел лә ул, ләкин нинди хатынга эләгәсең бит. Араларында авылга инде береккән ирләрен дә район үзәгенә яки шәһәргә тартучылары бар. Менә безнең килен егерме яшендә кайнана-кайната янына килеп яши башлады, яши бит, алай артык зарланмый.

Җәлил хәзрәт, хәзер төрле программалар, стратегияләр булдыру модада. Авылны саклыйбыз, балаларны һәм шуңа бәйле мәктәпне бетермибез, дип ниндидер чаралар күрәсезме?

Әллә ни эшлибез дип мактанмыйм. Дога кылам инде мин. Әңгәмәләр алып барам, аңлатырга, төшендерергә тырышам. Әле менә бер егетебезне орышып алдым, Балтачта әйбәт кенә эше дә бар иде, юк, Казанга китеп барды. «Кайтам мин, хәзрәт», – дип акланып маташа үзе. Әлбәттә, кайтачак. Пенсия яшенә җиткәч, бар да туган авылына тартыла башлый…

Бүгенге яшьләргә нәрсә җитми? Нәрсәдән зарланалар?

Эш урыны кирәк, акча кирәк, дип әйтәләр күпләр. Белмим. Менә бездә элек тә эш урыны җитми иде. Бөрбашны юкка гына «Кытай» дип атап йөртмәгәннәрдер инде. Без яшь чакта да, мәсәлән, хатын-кызлар эш сорап тилмерделәр, фермага эшкә чыгарга чират иде, тракторга-машинага да шундый чират булды. Көнлек булса да, эш сорыйлар иде. Кыш көннәрендә бөтенләй эш урыны булмады. Шуңа халык йә итек басты, йә кап сукты, терлек асрады…

Бүгенге яшьләргә исә эшләмичә генә акча ала торган эш кирәк төсле. Кирәк чакта тиешле һөнәр ияләрен дә табып булмый: таш салучы, маляр, хәтта сугым осталары да бетеп бара. Шуңа эш бирүчеләр үзбәкләргә, таҗикларга, килгән халыкка мөрәҗәгать итә башлый. Әнә күрше авылда гына бер үзбәк гаиләсе яши. Бакчасын тутырып виктория үстерә, виноградлары гөрләп үсә, берничә баласы бар… Аның балалары көн-төн йорт тирәсендә, бакчада эшләп үсә. Эшлиләр бит! Яшиләр дә. Ә үзебезнекеләр җиләккә дә бармый хәзер. Урман тулы җиләк үсә, башкасын җыярга мөмкин, ә баручы юк!

Эчкечелек проблемасы бармы Бөрбашта?

Әлеге проблема Бөрбашта гына түгел, бөтен авылларга хас булгандыр инде ул. Ләкин бездә, элеккеге чорлар белән чагыштырганда, бик каты кимеде. Бер буын бар – кырык белән алтмыш-җитмеш арасында булганнар – көнлек эштә эшләп, салып йөрүчеләр алар. Өйләнми дә калганнар. Андыйларга яучы тапсаң да файдасыз, бер бүлмәгә ябып куеп та, акыл кертеп булмый. Алар әнә шул укытучылар начар яктан мисал итеп китергән кешеләрдер инде. Хәер, шәһәргә китеп барган егетләр-кызлар арасында да өйләнми, кияүгә чыкмый калганнар бар анысы. Ә кырыкка кадәргеләр арасында, шөкер, өйләнми калганнар, эшсез йөрүчеләр юк диярлек.

Мондый шартларда диннең роле бермә-бер артуы шикләнү тудырмый кебек.

Әлбәттә, дин кирәк. Иманлы булу ул бит бик күп якларга файдалы. Әлбәттә, динле булсалар, әнә теге егетләр эчкечелек юлына басмас иде. Эчмәсәләр, матур гаиләләр кора алыр иделәр. Гаилә коргач, балалары туар иде дә, мәктәптә йөз түгел, бәлки йөз илле бала укыр иде.

…1988 елдан мин авылда балаларга дин сабаклары бирә башладым. Мәчет ачкан елны (1992) йөз егерме бала укыттым шулай, аннан тагын артты. Шул балаларның күпчелеге бүген иманы белән дә, эше-гамәле белән дә күпләргә үрнәк булып торалар. Шундый шәкертләремнең берсе районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин еш кына: «Хәзрәт, әгәр дә дин юлына өндәмәгән, укытмаган булсагыз, без дә шул ук хәлдә калган, эчеп йөри торган кешеләр булыр идек бит», – дип, еш кына рәхмәтен җиткерә. Шул ук вакытта, кызлар өчен, мәсәлән, тегү, бәйләү түгәрәкләре оештырдык, малайлар каратэ, көрәш белән шөгыльләнде, штанга-гер белән дуслашты. Шулай итеп, туксанынчы еллар башында – юлдан язу өчен иң куркыныч заманнарда – без үсеп килүче буынны саклап кала алдык. 1998 елдан Балтачның бөтен мәктәпләрендә әхлак дәресләре алып бара башладык, ягъни үзебез мәктәпкә бардык.

Үз балаларыгызга, улларыгызга, авылда кал, дидегезме?

Китмәгез, дип әйтмәдем. Күңелләрендә булса, барыбер киткән булырлар иде. Олысы Булат башка чыкты менә. Казанга күчәргә теләге дә бар иде кебек, аннан Балтачта өй салам дип йөргән иде, сөйләшеп алганнан соң ул фикердән кайтты аннан. Үзебезнең йортта яшәүче Алмаз улым әнә ук, шәһәрдән башы авыртып кайта. Кызым Айсылу исә Казанда кияүдә.

Ә үзегезнең бер дә Казанга яисә башка шәһәргә күчү теләге булмадымы? Безгә калса, сезгә башкалада эшләргә дә тәкъдимнәр булгандыр, фатир да вәгъдә ителгәндер…

Юк! Чыннан да, мине күп тапкырлар Казанга чакырдылар. Мин бит яхшы гына икътисадчы идем. Унсигез ел районның баш икътисадчысы булып эшләдем. Шул елларда Казанга министрлыкка чакырулар булды. Балтачта да фатир тәкъдим иттеләр. Инде соңгы елларда мөфти яки, һичьюгы, мөфти урынбасары бул, дип тә әйттеләр, фатир, машина белән дә кызыктырып карадылар. Шәһәр минем өчен кызык түгел ул. Тартма эчендә яшә инде – ни бакчасы юк, ни кояшны күрмисең. Ә минем бит иң яраткан нәрсәм ул бакча. Шуңа чит илләргә, диңгезләргә дә йөрергә яратмыйм. Бакчага чыгам, урманга йөрергә яратам, чит илләр дип, бер кылым да селкенмәде.

Менә кайчандыр шәһәргә киткән безнең яшьтәшләрне, әтиләрнең чордашларын алыйк. Шуларның кайсы бездән яхшырак шартларда яши икән? Коттеджда яшибез, дип мактанучылар бар. Ләкин авылда да бар ич коттеджлар! Шәһәрдә сиксән яки йөз квадрат метрда яшибез, дип мактаналар. Ә авылда бүгенге көндә андый гына метрларда яшәмибез бит! Кимендә йөз илле-ике йөз квадрат метрда гомер итәбез! Менә минем яшьтәшләрне алыйк. Әйтик, Альберт тракторда эшләде, Рәхимулла төзелештә йөрде, Әнәс бар, башкалар… Аларның йорт-җирләрен карагыз – андыйлар шәһәрдә бик сирәкләрдә генә бар. Ә без һаман эш юк дип, баланы шәһәргә китәргә өндибез.

Аллага шөкер, Бөрбашта яшь буын матур гына кичәләр уздыра, киленнәр кичләрен урам әйләнә, ир-егетләр мәчетне тутырып тәравихларга йөри. Безнең буын алай күп түгел, берничә кеше генә йөрдек мәчеткә, ә яшьләр йөри! Балаларын да алып киләләр. Әнә, чишмәләрне төзекләндердек. «Нәрсәгә инде ул, кеше хәзер чишмәгә йөриме инде?» – диючеләр дә булды. Нишләп йөрмәсен ди! Ул чишмәләрдән балалар да өзелми.

Балалар дигәннән, әби-бабай канаты астында яшәү кирәклеген алга сөрәсезме?

Нишләп сөрмәскә ди? «Семья» дигән сүзгә карагыз әле – «семь+я» дигән сүзләрдән бит ул, ягъни әби-бабай, уллары-киленнәре һәм ким дигәндә өч бала! Әби-бабай булмагач, «семья», ягъни тулы гаилә буламы? Юк! Без инде дүрт буын хәзер әби-бабай белән торабыз. Мин инде безгә түзәрлек килен булса ярар иде дип, күпме дога кылдым. Безнең авылда бу гадәти хәл. Кызларга да йортка килен булып төшүдән курыкмаска киңәш итәр идем. Элеккеге кебек авыр эшләр юк инде хәзер, баланы карашырга да әби-бабай бар, бергә-бергә күңелле дә. Әйе, элегрәк авырга туры килде, әлбәттә. Әнә, кызым Айсылу туган елны бәрәңге уңды. Мең ике йөз чиләк эре бәрәңге алган идек шунда. Айсылу июльдә туды, ике айдан инде әнисе бәрәңге алды. Мин колхозда эшлим, кайткан арада казып китәм дә, кич тагын бәрәңге казыйм. Күпме мал-туар шуның өстенә. Менә хәзер ике айлык баласы белән кем чүпләр иде икән мең ике йөз чиләк бәрәңге?

Хэзрэт

Әлбәттә, авылларны яшәтү буенча хөкүмәт кул кушырып утырырга тиеш түгел. Бер яктан, чыннан да, ниндидер эш бара кебек: программалар кабул ителә, әллә нинди грантлар уйлап табыла, башкасы… Икенче яктан, авыл барыбер тарала. Бар районнарда-төбәкләрдә дә хәлләр һәм вәзгыять Бөрбаштагы кебек түгел бит.

Әйе, кәгазьдә барысы да яхшы. Ләкин… Шул уңайдан шунда ук түбәндәге хәл искә төште. Улым башка чыкканда бер йортны ипотекага алдык. Шуны рәсмиләштерү өчен генә ике ел да җиде ай вакыт узды. Өйне рәсмиләштердек, җирне рәсмиләштермәгән булып чыкты, анысы белән тагын йөрдек. Әле бит әле мин – республикада азмы-күпме билгеле кеше, башкалар ни эшлидер.

Хөкүмәткә иң ачуым чыкканы өченче балага җир бирү белән бәйле. Елга ике-өч тапкыр Ульян өлкәсендәге Кулаткы районына барырга туры килә. Берсендә шулай губернатор зарлана, янәсе, менә җир дә бирәбез, ләкин авылда калучы юк. Ташландык йортлар күпме шунда, ничә гектар җир… Шәһәрдә әле аңлашыла, чөнки җир – ул, ни генә әйтсәң дә, капитал. Кеше аны сатар өчен алырга мөмкин. Авылда исә бер миллионны акчалата гына бирсәләр, җире-ние белән өй алырлар яки төзеп куярлар иде бит. Шул җиргә кызыгып, дөресрәге, сатарга кызыгып, күпләр район үзәкләренә, шәһәрләргә күчәләр. Тагын авылдан китәләр. Һичьюгы инде сайлау куйсыннар иде: йә җир ала, я акча. Әйткәнемчә, бер миллионга авылда рәхәтләнеп менә дигән йортлы булырга мөмкин. Авылда бит җир болай да җитәрлек!

Ана капиталы да кызык. Ярый, ана кеше бәби таба, беркая бара алмый, эшкә урнашмый, ләкин акчасы хәзер кирәк бит аңа! Нигә аны, мәсәлән, капитал буларак ай саен биреп бармаска ди? Балалар йортыннан бала алучыларга да акча бирәләр. Шул рәвешле, бала табу файдалы түгел, ә балалар йортыннан бала алу – файдалы булып чыга. Ләкин бит андый юл белән демографияне яхшыртып булмый. Ни өчен үзең тапкан балага, әйтик, уналты яшенә кадәр ай саен биш мең сум акча бирмәскә ди? Әгәр берничә бала табып, шуларны ашатырга, киендерергә акча алып торса, аңа эшкә дә йөрергә кирәкми, баласын да рәхәтләнеп үзе табар иде. Акча бар бит! Әнә, хоккей, футбол командаларына күпме акча түгәләр. Сугыштан соң, без үскән чорларда дүртенче бала өчен бәби акчасы дигән акча бар иде. Күпмедер ипилек-чәйлек булса да файдасы булды.

Инвесторларны сүгәләр әнә. Безнең якларда алар күренмәде, анысы. «Киләчәгегез юк, чөнки инвесторларыгыз юк», дип әйткәннәрен хәтерлим әле. Киресенчә булып чыкты. Инвесторлар өчен авыл кирәк түгел, әлбәттә, продукциясе генә кирәк. Элек колхоздан башка яшәп булмады. Нидер кирәксә дә, безгә колхозга чаба идек. Кеше кол кебек колхозга, колхоз рәисенә бәйле иде. Ә менә бүген колхозга мөрәҗәгать итүнең хаҗәте дә юк, бер карасаң. Машина кирәксә, машинасыз йортлар бик сирәк, пилорамы эшләп тора, тегермәнне тартып китәләр, ашлыкны өй саен таратып йөриләр… Бәйлелек юк. Сөткә-ашлыкка бәяләр түбән булу авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә файдалы түгел. Ләкин… Җитәкчеләргә еш кына бер фикерне әйткәлим мин. Теге заманнарда, финанс тотрыклылыгы булганда, колхоз-совхозлар гөрләп яшәгәндә, колхоз рәисе җимерек уазикларда йөри иде, өйләре дә башкаларныкыннан әллә ни аерылмады. Бүген акча юк, ашлыкка-иткә бәя түбән дигән вакытта, берсе дә җимерек уазикта йөрми! Ә халыкка акча түләргә дигәндә, акча юк, диләр, аз түлиләр. Җитәкчеләргә киңәшем шул: кешегә кешечә мөнәсәбәт һәм хезмәт хакы түләргә кирәк.

Узган ел әнә рекордлы уңыш җыеп алдык. Бер яктан шатландык, икенче яктан көендек, чөнки ашлыкны сатып булмый, бәясе түбән, диләр. Ашлык кирәк булса шулай, син җитәкче янына барасың, ул тәрәзәгә карап утыра, биш центнер сорасаң, икене бирә, бодай сорасаң, арыш бирә, дигәндәй… Ә бит кеше сатып алырга килә! Нигә соң алай булгач, ашлык сатылмый, дип утырырга? Әле менә Кукмара районында шундый хәлне ишеттем. Склад мөдиренә күпме сатасың, шуның кадәр сат, сатуыңа карап, премия бирәбез, дигәннәр. Теләгән кеше кассага кереп түли дә, күпме тели, шулкадәр ала. Рәискә дә бәйлелек юк, ашлык та сатыла!

Гошер дигән әйбер бар. Сата алмыйсың икән, нигә һәрбер колхозда эшләүчегә бер тонна ашлыкны, әйтик, гошер итеп бирмәскә? Бәрәкәте күбрәк булыр иде түгелме?..

Җәлил хәзрәт белән без авыл мәчетендә сөйләшеп утырдык. 1992 елда ачылган ул. Элек авылда ике мәчет булса, бүген берәү. Бөрбаш мәчете үзенә күрә авылның иң мөһим мәсьәләләре хәл ителә торган урыннарның берсе икән. Мәктәп тә мәчеткә (хәзрәткә дисәң, бәлки дөресрәк тә булыр) карап тора, авыл җирлеге дә, халык та. Шунысы да сөендерә: мәчет беркайчан да буш тормый, ә гает намазларында, гомумән, басып торырга да урын юк, диләр. Иманлы авыл – ул инде чын авыл. Яши торган авыл!

…Сөйләшүебез ахырында хәзрәт безгә үзе төзеп куйган мөһим бер рухи документ – авыл шәҗәрәсен күрсәтте. Матур итеп тышланган, язылган әлеге шәҗәрә Бөрбашта яшәүче бар халыкның, гаиләнең нәселен өйрәнү өчен, элгәреләр белән элемтәләрне җуймыйча, киләчәккә карап яшәп өчен чын мәгънәсендә рухи таяныч ул, безнеңчә.

Хэзрэт1

Комментарий язарга