ИНСТАГРАМДАГЫ ТОРМЫШ ЯКИ БЕРЕНЧЕ ТАТАР БЛОГЕРЫ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Кеше үз шәүләсен куып тотарга һәм хәтта аны узып китәргә омтылып яшәгән заманда без барыбыз да диярлек тормышыбызны интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Элек әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз ничек кенә аралашкан да, кирәкле мәгълүматны каян тапкан дип баш ватабыз. Моңа бәйле шул ук интернет челтәрендә төрле кызык-мызыклар да таралды. Мәсәлән, шундыйларның берничәсе: «Әти-әниегезне хөрмәт итегез, алар мәктәпне дә, башка уку йортларын да интернетсыз тәмамлаган» яки «Бүген барлык хезмәткәрләрне дә җыелышка чакыруның иң тиз ысулы – ул «Вконтакте» сайтында хәбәр бирү» һ.б.

Чыннан да, барлык яшәешебезне интернет чолгап алды. Ни өчен һәм кайчаннан башлап, кеше үзенең һәр адымын, һәр фикерен нинди дә булса социаль челтәрдәге сәхифәсенә куеп бару ихтыяҗы туды соң? Һәм иң мөһиме: бу начармы, әллә инде яхшымы? Әлбәттә, һәр таякның ике ягы да була. Бу мәсьәләгә карата беренче татар блогеры, инстаграм челтәренең актив кулланучыларына «Татар Малай» буларак яхшы таныш булган Ринат Галиәхмәтовның фикерен ишетәсебез килде. Егетне тиз арада эзләп табу өчен, үзем дә сизмәстән, иң элек шул ук интернет ярдәменә мөрәҗәгать иттем. Шулай булмыйча?! Бүгенге көндә зур тизлек белән популярлашып килгән блогерны тагын кайдан табып була иде соң…ринат галиахметов

Кыскача белешмә:

Исеме: Ринат Галиәхмәтов

Тәхәллүсе: Татар Малай

Туган көне: 22 август 1986 ел

Төп шөгыле: креатив индустрия үзәге хезмәткәре

Белеме: юрист, банк эше хезмәткәре

Гаилә хәле: өйләнмәгән

Хыялы: барлык дөньяда таралып яшәүче татарларны берләштерү

«Бөтен дөнья татарлары, берләшегез!»

Ринат, блог алып бару, аны кызыклы итү күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Әлеге шөгылегез эштә комачауламыймы?

Татар Малай: Юк, комачауламый, чөнки мин эшемне бик яратам һәм һәрвакыт төп шөгылемне беренче урынга куям. Хәзерге вакытта барлык буш вакытымны «Татар Малай» проектына бирәм, чөнки мин әлегә өйләнмәгән, буш вакытым күп.

Һәркайсыбызның инстаграм, вконтакте, фейсбук һ.б. социаль сайтларда үз сәхифәләре бар. Без аларны төрле максатлардан булдырабыз: аралашу; фото, документ, музыка, видео белән алышу; үз продуктыңа (эшеңә) реклама ясау һ.б. Сез инстаграмда үз сәхифәгезне булдырган чакта үз алдыгызга нинди максат куйдыгыз? Әллә инде ул бөтенләй уйламаганда килеп чыктымы?

Татар Малай: Социаль челтәрләрдә төрле татар сәхифәләре бик күп, ләкин аларның күбесендә бары тик администраторлар һәм редакторлар үзләре генә утыра, алар артык тонык һәм халыкны җәлеп итми, әле күбесе коммерция битләренә дә әйләнеп бетте. Мин үземнең сәхифәне ачканда төп максат итеп дөньядагы барлык татарларны интернет аша берләштерүне күз алдында тоттым. Дөрес, иң башта бу тормышка ашмастай хыял, утопия сыман гына тоелса да, бүгенге көндә ул инде алай ук өметсез күренми кебек…

Сезгә күпләр инде лаеклы рәвештә «беренче татар блогеры» таҗы кидерде. Бу исем зур җаваплылык сорый түгелме?

Татар Малай: Хәзерге вакытта минем инстаграмдагы сәхифәмә дөньяның төрле почмакларында яшәүче егерме меңнән артык татар кушылды! Һәм бу сан һәр көн саен үсә. Мин милләттәшләрем алдында зур жаваплылык хисе тоям. Беренче татар блогеры буларак, үземне барысына да үрнәк булырга тиешмен дип уйлыйм. Шуңа күрә дә бар дусларымның сорауларына жавап кайтарырга, киңәш сораганнарына кулымнан килгәнчә булышырга тырышам.

Татарны татар иткән – җыр

Сезне популярлаштырган ике әйбергә игътибар иттем: беренчесе – «Яраткан җырым» проекты, ә икенчесе – җырчы, якташыбыз Алсуның сезнең сәхифәдән репост ясавы. Соңгысы, аңлашыла, бәхет эше, ә менә проект идеясе каян килде? Аны уйлап тапкан чакта мондый зур популярлык алыр дип уйлаган идегезме?

Татар Малай: Алсу репост ясаганнан соң мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис иттем! «Яраткан Җырым» проектына иң баштан ук бик зур җаваплылык белән алындым. Дөресен генә әйткәндә, бу флешмобны уйлап чыгарыр өчен миңа биз озак вакыт кирәк булды. Беренчедән, әби-бабам, әти-әнием, туганнарым һәм авылдашларым белән киңәшләштем. Мин барысына да «Татар халкын нәрсә берләштерә?» дигән бары тик бер генә сорау бирдем. Әмма җаваплар мин көтелгәнчә бертөрле генә булмады. Шулай итеп бер көнне телевизордан чираттагы концертны карап утырган чагымда артистның җырын барлык зал дәррәү кубып җырлый башлавына игътибар иттем. Шул чакта минем өстемә салкын су койгандай булдылар: таптым! Таптым серен! Дөньядагы барлык татарларны да җыр берләштерә ала!

Иң мөһиме – максат!

Сез бик максатчан кеше, Ринат. Ел ярым эчендә утыз килограммга ябыккансыз! Бу сокландыргыч нәтиҗә! Бик күп кенә яшьләр бүгенге көндә сәламәтлеген яхшырта алмыйча җафа чигә. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез? Бәлки, формага килүнең кайсыбер серләре белән уртаклашырсыз?

Татар Малай: Беренчедән, сәламәт булу өчен үз-үзеңне яратырга өйрәнү мөһим. Икенчедән, үзеңнең киләчәгең турында уйларга кирәк. Ябыгуыма килгәндә мин даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәм һәм, әлбәттә, диета тотам. Дөрес туклану гадәтен булдыруда миңа әнием бик нык ярдәм итте. Әтием спорт белән шөгыльләнүгә карата үзенең акыллы киңәшләрен биреп торды. Гомумән, алар авыр чакта миңа бик нык булыштылар һәм үз-үземә булган ышанычымны ныгытып, иңнәремә канат куеп тордылар! Бүгенге көндә мин инстаграмда «Татар Малай ябыга» дигән рубрика алып барам. Үзем белән бергә дусларыма да ябыгырга булышам. Бүгенге көндә минем әлеге флешмобыма интернеттагы утыз дустым да кушылды.

Күптән түгел сез туган шәһәрегез Түбән Камага мәхәббәт хисен белдереп, видеоконкурста да җиңдегез дип беләм. Котлыйм! Бу бәйгедә катнашуыгыз турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

Татар Малай: Рәхмәт! Минем туган шәһәремә быел илле яшь тула – бу минем өчен бик әһәмиятле чара. Шушы уңайдан шәһәр җитәкчелеге инстаграм челтәрендә конкурс оештырды. Конкурсның шартлары бик гади иде: туган шәһәреңә мәхәббәт хисен белдереп, видео төшерергә һәм аны инстаграмда тәкъдим ителгән хештеглар белән үз сәхифәңә йөкләргә. Бәйгедә утыздан артык кеше катнашты, бәйрәм тантанасында безнең барыбызга да бүләкләр тапшырдылар. Барлык Түбән Камалылар алдында чын күңелемнән шәһәремә мәхәббәтемне белдерә алуым – минем өчен зур куаныч!

Киләчәккә нинди максатларыгыз, планнарыгыз бар? Алда яңа проектлар көтеләме?

Татар Малай: Киләчәктә ашырыласы планнарым да, проектларым да бик күп. Минем хыялларымның берсе, мәсәлән, рәхәтләнеп популяр артистлар белән бергә җырларга! Барлык идеяләремнең дә серен ачмыйм, алайса кызык булмый. Бары тик шуны гына әйтәсем килә: дусларым арткан саен минем илһам хисем дә арта. Шуның өчен дә аларга зур рәхмәт!

Интернетның уңайлы, яхшы яклары белән беррәттән, зыяны да байтак. Әмма күп кенә яшьләр моны кире кагалар яки ишетергә теләмиләр. Шул мәсьәләгә карата фикерегез?

Татар Малай: Интернетта төрле максатлар белән вакытны уздырырга мөмкин: кемдер эш буенча утырса, кемдер вакыт үткәрү өчен генә. Һәр кеше шәхси вакытын ничек уздырырга икәнлеген үзе хәл итә. Яшь чакта мин үзем дә интернетны уен уйнау урыны буларак кына кабул итә идем. Үскән саен вакытның кадерен белә башлыйсың. Киңәшемне күбрәк зурларга карата әйтәсем килә: кече яшьтән үк балаларыгызның кулларына гаджетлар тоттырасыз икән, балагызның интернетта нинди максатлардан утыруына битараф булмагыз!

Бүгенге яшьләргә, үзегезнең язылучыларыгызга (подписчикларга) нинди теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бар?

Татар Малай: Туган телләрен белсеннәр, өйрәнсеннәр, туган якларын яратсыннар, гореф-гадәтләрен онытмасыннар! Дус булып яшәсеннәр һәм, әлбәттә, һәрвакыт яраткан җырларын җырласыннар!

 

Комментарий язарга