Социаль челтәрләр законлаша

Социаль челтәрләр иртәнге, төшке һәм кичке ашыбызны алмаштыра башлагач кына яңа хәбәр күпләрне аяктан ега язды. Яңа елдан социаль челтәрләргә 14ең тулмаган килеш керергә ярамаячак, имеш. “Ярамый”лар бу гына түгел иде, билгеле. Тагын ниләр бар?

Бу көннәрдә Дәүләт Думасына карамагына „Социаль челтәрләр эшчәнлеген хокук нигезендә җайга салу” турында закон проекты тәкъдим ителде. Бер сөендек, бер көендек без мондый канун проекты эшләнә, дигәч. Аны эшләүчеләр шактый кырыс таләпләр кертмәкче. Хәзер социаль челтәрләргә теркәлгәндә мулла кушкан исемне куеп, аны паспорт мәгълүматлары белән расларга да кирәк булачак, имеш. Әгәр бу кагыйдәләрне бозсаң, сайт хуҗасын 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф көтә. Паспорттагы мәгълүматларың үзгәрсә, аны да вакытында күрсәтү кирәк, югыйсә, акча янчыгың бер меңнән 3000 сумга кадәр юкаруы бар. Башка кеше исеме белән теркәлсәң дә, җаваплылыктан качып котыла алмаячаксың. Кулланучыга 5000 сум штраф чәпәячәкләр. Гомумән, 14 яшькә кадәр бала-чагага, гомумән, социаль челтәр белән маташмау хәерле. 14 чиген узып, 18гә җитмәсәң дә иркенәя алмыйсың, балаларга укырга ярамаган мәгълүмат булган төркемнәргә керсәң, ата-анаң кесәсен 2000 сумга юкартасың булып чыга.

Балигъ булмаганнарга теләсә нинди, хәтта юк кына товар тәкъдим итү дә ярамый, башың Себер китмәсә дә, канун якаңнан каты тотарга мөмкин. Сихер-михер белән бәйле һәм тәмәке тартучыларга нидер тәкъдим итү дә (спиртлы эчемлекләр турында әйтеп тә торасы юк) моннан соң тыелыр кебек. Тагынмы? Фотоларны тагын бер кат күздән кичерәсе инде. Чөнки монда тыюлар шактый җитди күренә. Дусларыгыз белән табын артында утырган мәҗлес алай ук самими булмаска да мөмкин. Әйтик, табында спиртлы эчемлек бар ди. Яки берәрсе авызына тәмәкесен капкан ди. Моннан соң боларны күрсәтергә ярамый, җәмәгать. Милләтара низаг тудырырлык язма, фото яки видеолар моңарчы да игътибарга алына иде. Хәзер исә моны тагын да энә күзеннән үткәрмәкчеләр.

Әлеге закон проекты авторы – Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров әйтүенчә, Дәүләт Думасы расласа, бу канун 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Депутат исә, бу вакыт эчендә социаль челтәрләрне рәткә китерергә һәркемнең дә хәленнән киләчәк, дип саный. Хәзер инде үз сүзеңне үз авызыңнан әйтергә курыкмаска гына кирәк.

Безне һәм балаларыбызны интернетта авызлыкларга тырышкан закон проектының асылы шуннан гыйбарәт. Барыгыз да сөенә-сөенә нигә кул чапмыйсыз әле? Ниһаять, барысы да контрольдә! Балаларыбыз виртуаль тоткынлыктан азат була түгелме? Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге бу хакта сораштырулар да үткәрергә өлгергән, сораштыруда катнашкан халкыбызның 62 проценты бу закон проектын хуплаган. Бер бездә генә түгел, әнә Америкада да гамәлдә бит ул – балалар социаль челтәрләргә фәкать олылар күзәтчелегендә генә теркәлә һәм аралаша ала. Европа берлеге илләрендә социаль челтәрләр куллану яше “13+” дип билгеләнгән. Хәер, ике ел элек Европарламент “16+” дигән чик кертүне хуплаган карар кабул иткән иде. Мондый чикләүләр Кытайда да бар – паспорт мәгълүматларыннан гына башка социаль челтәрләргә берничек тә теркәлә алмыйсың. Безнең илдә дә 2012 елда мондый чикләүләр кертергә бер омтылыш булып алган иде. Ул чакта онлайн басмаларга яшь чикләүләрен күрсәтүне мәҗбүриләгән закон проектын кабул итү белән генә чикләнделәр.

Инде хәзер гамәлдә ничек буласын күзаллап карыйк. Балага тәмле кәнфит тоттырдың да, аннан теге тәмләп ашый башлагач кына, кисәк кенә кире уйлап, тартып алдың ди. Ни булачак? Менә шул-шул. Әле үзебез дә тансык әйбер күргән кебек шул челтәрләргә ябышып ятабыз түгелме? Безгә ярый, дип, утырыруыбызны дәвам итәчәкбез бит. Теге тәмле кәнфит безнең авызга да килешеп тора түгелме? Без үзебез дә аны ни йотып җибәрмәгән, ни төкереп атмаган. Шулай булгач, балагыз белән менә шул каршылыкны да җиңәргә әзерләнәсе инде. Тагын бер эшебез бар – әгәр социаль челтәрләр чыгып, бала белән күзгә күз басып калсак, нишләргә белми аптырап бетмәбезме? Канун кабул ителә калса, көтүгә беренче тапкыр чыккан сыерлар халәтендә буласы алда әле. Ә эшкуарлар нишләр? Күбесе шул социаль челтәрләр аша алып-сату эшләрен көйләгән иде бит. Алар моңа юл куярмы?

Тагын бер үзгәрешне искәртергә онытып торам икән: әгәр әлеге канун проекты кабул ителсә, эштә чакта социаль челтәрләргә керү тулысынча тыелачак! Бюджет өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючылар, моңарчы һәр үткәргән чара, яңалыклар турында социаль челтәрләрдә бәян итә иде. Хәзер эш сәгатендә ярамагач, эштән соң калып утырасы була микән?

Голливуд йолдызы Кейт Уинслет балаларына социаль челтәрдә утыруны тыйган, дип чәйни анда чит ил матбугаты. Вәт зур эш башкарган бит ә! Үзе дә бер генә челтәргә дә теркәлмәгән икән. Ә ире белән болай килешкәннәр: эштән кайткач та, смартфоннарын йокы бүлмәсенә алып кермичә, ишек катында калдыралар икән. Телефоннарыбызны кочаклап йоклаган безләргә шактый тырышасы булыр кебек. Акчалата тыя башлаганчы, диюем. Менә шундый хәлләр.

Комментарий язарга