Ипи “агачы”

Яхшы әти-әни баласына үрнәк булырлык итеп, башта үз-үзен тәрбияләп, аннан балага дөрес юл күрсәтергә, киләчәктә бала “Мин дә шундый булам” дип үсәргә тиеш.

Олылар эшләгәндә тик ял итеп утырмаска — булышырга, эшне җиренә җиткереп эшләргә, кыш җитүгә,урманнардан очып килүче кошларга, чыпчыкларга, песнәкләргә ярдәм итеп агачларга берәр ит кисәге, ипи элергә, битараф булмаска, кулдан килгәнчә  булышырга өйрәтәләр.Безне дә әти-әниләр нәкъ менә шундый булыгыз дип үстерәләр.

Бу 2017 нче елны да, аш бүлмәсе тәрәзәсеннән күренеп торган алмагачка, күп итеп ипиләр элеп куйдык. Ник без генә тәмле итеп ашап утырыйк эле, кошларның да тамаклары туйсын. Бу елны ипине аеруча күп итеп элдек,  чөнки безгә урманнан ук сойка кошы, бүрекле кошлар, песнәкләр очып килә башлады. Иртә белән аны тәрәзәдә күрешкә әтием дә “Әнә-әнә, теге кош”- дип безне дә чакыра.  Ничек кызык һәм шул вакытта рәхәт икән, чөнки  синең дә ипиләрне элгән чакта ярдәмең һәм файдан тигән.

Мин шушы мәкаләм белән башка кешеләргә шулай итеп яхшылык эшләргә чакырам, болай да салкын көннәрне кошлар “Эхэ, иртәгә кая барып ашыйм икән, исән калырмын микән” дип уйлар урынына: “Иртәгә менә теге ипи “агачына” очырга кирәк, анда ашарга була бит” дигән фикерләр белән тыныч кына төннәрен уткәреп чыксыннар иде. Яхшылык сезгә дә яхшылык булып кире әйләнеп кайтачак.

Ипи

Комментарий язарга