Җир җиләге квасы вакыты

Базарлар җиләк исе белән тула башлады. Көннәрне дә ниһаять эсселәтте. Димәк, җир җиләге квасы вакыты дигән сүз! Ничек ясарга? Бик тә җиңел! Укыйбыз!

 

Җиләкле квас гади квас кебек үк ясала, ләкин ачыткыч урынына ипи түгел җиләк-җимеш кулланыла.

Кирәк булачак:
  • 800 г җиләк
  • 250 г шикәр
  • 4 л су
  • 25 г чүпрә
  • 1 бал кашыгы лимон кислотасы 

Җиләкләрне җиңелчә юып, яфракларын алып, бераз изгәлибез. Кайнар, кайнатылган су салабыз һәм тагын бер мәртәбә кайнатөп алабыз. 2-3 сәгать өстен каплап тынычлыкта калдырабыз. Суны берничә кат марля аша сөзәбез. Чүпрәне су белән богатып салабыз, шикәр һәм лимон кислотасы өстибеә 6-10 сәгатькә ачытырга куябыз. 6-10 сәгатьтән тагын бер мәртәбә марля аша сөзеп суытырга куябыз. Җиләк квасы әзер!

 

Комментарий язарга